МАРК
Аңлатмалар. 3 нче бүлек
Җанны: Яки «тормышны». (Сүзлектән «Җан» кара.)
Җанны коткарумы яки аны һәлак итү: Яки «Тормышны коткарумы яки аны һәлак итү». (Сүзлектән «Җан» кара.)
тирән кайгырып... ачу белән: Марк хәбәрендә генә бу очракта Гайсәнең, дини җитәкчеләрнең таш йөрәкле булуларын күргәч, кичергән хисләре турында языла (Мт 12:13; Лк 6:10). Гайсәнең хисләрен чагылдырган бу сүзләр тирән хисле Петернең сүзләренә нигезләнеп язылгандыр. («Марк китабына кереш сүз» кара.)
Һируд тарафдарлары: Сүзлекне кара.
киңәш кора башлады: Изге Язмаларда ике очракта бер-берсенә каршы килгән ике төркемнең — фарисейлар һәм Һируд тарафдарларының — Гайсәне үтерү турында киңәш корганы ачык итеп искә алына; бу — беренчесе. Икенче очрак якынча ике ел үткәч, Гайсәнең үлеменә өч көн калганда булган. Бу шушы ике төркемнең озак вакыт дәвамында Гайсәгә каршы мәкер корып йөргәнен күрсәтә (Мт 22:15—22).
диңгезгә: Ягъни Гәлиләя диңгезе. (Мт 4:18 гә аңлатманы кара.)
Идумиядән: Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытында Идумия Рим провинциясе Яһүдиянең иң көньяк өлкәсе булган. (Ә10 кушымт. кара.) Грекча бу исем «Эдомлылар [җире]» дигәнне аңлата. Эдомлылар башта Үле диңгезнең көньяк ягындагы җирләрдә яшәгән. (Ә3 һәм Ә4 кушымт. кара.) Б. э. к. VI гасырда аларны Бабыл патшасы Набонид яулап алган. Б. э. к. IV гасырга Набатея гарәпләре аларның җирләрен басып алган, шуңа күрә эдомлылар төньякка Нәгебкә, Хебрун тирәләренә кадәрге җирләргә күчкән. Һәм бу җир Идумия дип аталган булган. Аларны хасмонейлар (маккавейлар) яулап алган һәм аларга, сөннәткә утырып, яһүдләр кануны буенча яшәргә ризалашсалар гына, калырга рөхсәт иткән. Һирудларның ата-бабалары яһүдләрнең канунына һәм гореф-гадәтләренә буйсындырылган кешеләр арасында булган.
Үрдүн аръягыннан: Күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкә; ул шулай ук Перея дип тә билгеле булган (пе́ран дигән грек сүзеннән барлыкка килгән, мәгънәсе «икенче як, аръяк»).
үзенең кем икәнлеген әйтмәскә: Нәҗес рухлар Гайсәнең «Аллаһы Улы» булганын белсәләр дә һәм аны шулай дип атасалар да (11 нче шиг.), Гайсә җеннәргә үзе турында шаһитлек бирергә рөхсәт итмәгән. Алар — кире кагылган фетнәчеләр, изге нәрсәләрне нәфрәт итүчеләр һәм Аллаһының дошманнары. (Мк 1:25 кә аңлатманы кара.) Шулай ук бер очракта бер кызны «күрәзәче җен» Паул белән Силасны «Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре» һәм «котылу юлын» вәгазьләүчеләр дип атарга этәргән. Һәм Паул бу җенне аңардан куып чыгарган (Рс 16:16—18).
рәсүлләр: Яки «җибәрелгәннәр». Грек сүзе апо́столос «җибәрү» дигән мәгънә йөрткән апосте́лло дигән фигыльдән барлыкка килгән. Шушы фигыль бу шигырьнең ахырында кулланыла һәм «җибәрде» дип тәрҗемә ителгән. (Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)
Гайсә аны Петер дип тә атый иде: Гайсә Шимунга биргән исемнең мәгънәсе «кыяташ кисәге» (Ях 1:42). Натанаилдә «һичнинди мәкер» булмаганын аңларга сәләтле булган Гайсә (Ях 1:47) Петернең дә асылын аңлый алган. Петер, аеруча Гайсә үлеп терелтелгәч, кыядай нык булып көчле сыйфатлар күрсәткән. (Мт 10:2 гә аңлатманы кара.)
Буанергес: Монда кулланылган семит сүзтезмәсе Марк хәбәрендә генә очрый. Гайсә Ягъкубка һәм Яхъяга бу исемне, күрәсең, аларның кызу канлы холыклары аркасында биргән (Лк 9:54).
ягъни: Марк яһүд укучыларына билгеле булган төшенчәләрне аңлата я тәрҗемә итә. Бу аның үз хәбәрен яһүд булмаганнарны күздә тотып язганын күрсәтә.
күк күкрәү угыллары: Еврей, арамей һәм грек телләрендә сүзтезмә «угыл(лар)ы» берәр кешене аерып торган сыйфатны яки үзенчәлекне күрсәтер өчен я берәр кеше төркемен сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин. (Бу шигырьдәге Буанергес сүзенә аңлатманы һәм Рс 4:36 га аңлатманы кара.)
Бартолмай: Мәгънәсе «Толмай улы». Ул Яхъя искә алган Натанаил дип фараз итәләр (Ях 1:45, 46). Яхшы хәбәрләрне чагыштыру шуны күрсәтә: Маттай һәм Лүк Бартолмай белән Филипне бергә искә алган кебек, Яхъя да Натанаил белән Филипне бергә искә ала (Мт 10:3; Лк 6:14).
Алфай улы Ягъкуб: Күрәсең, Мк 15:40 та «Кече Ягъкуб» дип аталган шәкерт. Алфай Ях 19:25 тә искә алынган Кләпәс дип санала; димәк ул «башка Мәрьямнең» ире дә булып чыга (Мт 27:56; 28:1; Мк 15:40; 16:1; Лк 24:10). Монда әйтелгән Алфай, күрәсең, Мк 2:14 тә искә алынган Левинең атасы Алфай түгел.
Фаддай: Лк 6:16 һәм Рс 1:13 тә китерелгән рәсүлләр исемлекләрендә Фаддай исеме юк. Аның урынына «Ягъкуб улы Яһүд» диелә. Шуңа күрә мондый нәтиҗәгә килеп була: Фаддай бу — Яхъяның Яхшы хәбәрендә «Яһүд (Искариот булганы түгел)» дип аталган рәсүлнең башка исеме (Ях 14:22). Аны, хыянәтче Яһүд Искариот белән бутамасыннар өчен, күрәсең, кайчак Фаддай дип атаганнар.
Кәнәни: Бу кушамат рәсүл Шимунны рәсүл Шимун Петердән аерып тора (Мт 10:4). Ул «ашкынучы» дигәнне аңлата һәм еврей я арамей теленнән килеп чыккан дип санала. Лүк бу Шимунны «ашкынучан» дип атый; ул мәгънәсе шулай ук «ашкынучы» булган зелоте́с дигән грек сүзен куллана (Лк 6:15; Рс 1:13). Бәлки, Шимун кайчандыр зелотларның берсе — Римга каршы торган партия әгъзасы булгандыр. Бу кушамат аңа шуның аркасында я, бәлки, аның ашкынучан булуы аркасында бирелгәндер.
Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.
Туганнары: Алар арасында Гайсәнең бер анадан туган энеләре Ягъкуб һәм Яһүд булгандыр; бу энеләр Изге Язмаларга кергән китаплар язган. Гайсәнең бер анадан туган дүрт энесенең исемнәре Мт 13:55 һәм Мк 6:3 тә искә алына. (Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)
Билзибул: Бу исем Шайтанга карата кулланыла. (Мт 10:25 кә аңлатманы кара.)
мисаллар: Мт 13:3 кә аңлатманы кара.
гаилә: Ягъни өйдәгеләр. Төп нөсхә язылган телдә «гаилә» дип тәрҗемә ителгән төшенчә берәр гаиләне я ерак туганнарны, шул исәптән патшалар сараендагы кешеләрне аңлатырга мөмкин (Рс 7:10; Фп 4:22). Бу төшенчә Һирудлар һәм кайсарлар кебек идарә итүче династияләргә кулланылган. Ул династияләрдә эчке ызгышлар гадәти һәм җимергеч булган.
таркалачак: Яки «алга таба (бергә тормаячак)». (Бу шигырьдәге гаилә сүзенә аңлатманы кара.)
изге рухка каршы көфер сүз әйтүче: Аллаһыга я рухи нәрсәләргә каршы әйтелгән яла ягучы, зарарлы һәм хурлыклы сөйләм. Изге рух Аллаһының үзеннән иңә, шуңа күрә белә торып аның тәэсиренә каршы тору я аның тәэсирен кире кагу Аллаһыга каршы әйтелгән көфер сүзгә тиң булган. Мт 12:24, 28 һәм Мк 3:22 дә күрсәтелгәнчә, яһүд дине җитәкчеләре Гайсәдә, ул могҗизалар кылганда, Аллаһы рухының эш итүен күргән; шулай да алар бу көчне Шайтан Иблискә караткан.
мәңгелек гөнаһта гаепле булыр: Күрәсең, беркайчан да кичерелмәс гөнаһны аңлата; андый гөнаһны капларлык корбан юк. (Бу шигырьдәге изге рухка каршы көфер сүз әйтүче дигән аңлатманы һәм параллель урында Мт 12:31 гә аңлатманы кара.)
энеләре: Ягъни Гайсәнең бер анадан туган энеләре. Аларның исемнәре Мт 13:55 һәм Мк 6:3 тә китерелә. («Эне» төшенчәсенең мәгънәсен белер өчен Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)
Менә минем әнием һәм минем энеләрем!: Монда Гайсә үзенең рухи кардәшләрен — шәкертләрен — үзенең кан кардәшләреннән аера; Гайсәнең кайбер энеләре, күрәсең, аңа иман итмәгән (Ях 7:5). Үзе һәм туганнары арасындагы бәйләнешләрнең никадәр кадерле булуына карамастан, ул «Аллаһы ихтыярын» үтәүче кешеләр белән мөнәсәбәте күпкә кадерлерәк икәнен күрсәтә (Мк 3:35).