ЛҮК
Аңлатмалар. 9 нчы бүлек
Юлга бернәрсә дә... алмагыз: Үз рәсүлләрен «Аллаһы Патшалыгы» турында вәгазьләр өчен җибәргәндә (Лк 9:2), Гайсә аларга бу иң мөһим эшне ничек үтәргә икәне турында күрсәтмәләр биргән. Аның бу күрсәтмәләре бар өч синоптик Яхшы хәбәрләрдә язылган (Мт 10:8—10; Мк 6:8, 9; Лк 9:3). Фикер бирелүдә кайбер аермалар булса да, бар бу күрсәтмәләр бер үк фикерне белдерә: рәсүлләр өстәмә әйберләрне алырга тиеш булмаган, чөнки алар турында Йәһвә кайгыртыр иде. Өч хәбәрдә дә рәсүлләр үзләре белән алмаш күлмәк алырга тиеш булмаган дип әйтелә. Еврейләр гадәттә үзләре белән таяк йөрткән (Яр 32:10), һәм Мк 6:8, 9 да болай диелә: «Юлга юл таягыннан башка бернәрсә дә... алмагыз». Шуңа күрә монда Лк 9:3 тәге «бернәрсә дә: юл таягы да... алмагыз» дигән күрсәтмә юлга юл таягын алмыйча чыгуны түгел, ә өстәмә таякны алмаска дигәнне аңлата. Шулай итеп Гайсә үз шәкертләренә вәгазьгә җиңелчә генә, үзләренә йөк булачак өстәмә әйберләр алмыйча, барырга куша, чөнки Йәһвә алар турында ул вакытта кайгыртыр. (Лк 10:4 кә аңлатманы кара; анда Гайсә икенче очракта 70 шәкертен вәгазьләргә җибәргәндә охшаш күрсәтмәләр бирә.)
көмеш акча: Сүзгә-сүз «көмешне», ягъни акча итеп кулланылган көмешне.
шунда калыгыз: Мк 6:10 га аңлатманы кара.
аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез: Мәҗүси ил аша үткән диндар яһүдләр яһүди җирләргә яңадан керер алдыннан сандалларыннан нәҗес дип санаган тузанны кагып төшергән. Әмма Гайсә, үз шәкертләренә шушы күрсәтмәләрне биргәндә, һичшиксез, башка нәрсәне күздә тоткан. Бу ишарә шәкертләрнең Аллаһыдан киләчәк хөкемнәр өчен җаваплы булмаганнарын күрсәтер иде. Охшаш сүзтезмә Мт 10:14 һәм Мк 6:11 дә очрый. Марк һәм Лүк моңа аларга кисәтү билгесе итеп дигән сүзләр өстәгән. Паул белән Барнаб бу күрсәтмәне Писидиядәге Антиохта кулланган (Рс 13:51). Паул Көринттә моңа охшаш нәрсәне үз киемен кагып эшләгәндә, мондый аңлатма өстәгән: «Үз каныгызда үзегез гаепле булырсыз. Мин гаепле түгел» (Рс 18:6).
өлкә башлыгы: Мт 14:1 гә аңлатманы кара.
Һируд: Мт 14:1 гә аңлатманы кара.
Сез аларга ашарга бирегез: Гайсәнең бу могҗизасы турында гына бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла (Мт 14:15—21; Мк 6:35—44; Лк 9:10—17; Ях 6:1—13).
ул икмәкне сындыргалады: Икмәкне еш кына юка һәм каты итеп пешергәннәр. Шуңа күрә кешеләр аны гадәттә сындыргалап ашаганнар (Мт 14:19; 15:36; 26:26; Мк 6:41; 8:6).
кәрзин: Мт 14:20 гә аңлатманы кара.
Гайсә үзе генә дога кылганда: Бу Филипия Кайсариясе янында булган (Мт 16:13; Мк 8:27). Гайсәнең үзе генә дога кылганы турында Лүк кенә яза. (Лк 3:21 гә аңлатманы кара.)
Чумдыручы Яхъя: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.
Ильяс: Мт 11:14 кә аңлатманы кара.
Аллаһының Мәсихе: Петер Гайсәне «Аллаһының Мәсихе» (грекча хо христо́с ту Теу́) итеп таный. «Мәсих» маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Монда «Мәсих» сүзе алдында грек телендә билгелелек артикле тора; бу, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак вазифасын ассызыклый. (Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.)
өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), аның мәгънәсе олы яшьтәге кешеләр белән генә чикләнми. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Лк 20:1; 22:52, 66; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Өлкән рухани» кара.
канунчылар: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Канунчы» кара.
үз-үзеннән баш тартсын: Яки «үз-үзенә карата булган бар хокуклардан баш тартсын». Бу сүзләр кешенең үз-үзен тулысынча кире кагарга я үз-үзенә ия булу хокукын Аллаһыга тапшырырга әзер булуын күрсәтә. Шушы грек сүзтезмәсе «ул үз-үзенә „юк“ дияргә тиеш» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин, чөнки бу сүзтезмә кешенең үзенең шәхси теләкләренә, омтылышларына я уңайлыкларына «юк» дип әйтүен дә үз эченә алырга мөмкин (2Кр 5:14, 15). Петернең Гайсәдән ваз кичкәнен сурәтләгәндә, Лүк шул ук грек фигылен һәм тамырдаш сүзне кулланган. (Лк 22:34, 57, 61; Мт 16:24 кә аңлатманы кара.)
җәфалану баганасын: Мт 16:24 кә аңлатманы кара.
җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
бөтен дөньяны: Гадәттә «дөнья» дип тәрҗемә ителгән ко́смос дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «тәртип» я «төзелеш». Дөньяви грек әдәбиятында ул кешелек дөньясын күрсәтергә мөмкин һәм еш кына шул ук мәгънәдә Мәсихче Грек Язмаларында кулланыла. (Ях 1:9, 10; 3:16 га аңлатмаларны кара.) Әмма ко́смос төшенчәсе «кешелек» сүзенең синонимы гына түгел. Изге Язмаларда ул «тәртип» я «төзелеш» мәгънәсендә дә кулланыла, чөнки кешелек җәмгыяте билгеле бер төзелешне чагылдыра: ул төрле культуралар, кабиләләр, милләтләр һәм экономик системалардан тора (1Ях 3:17; Ач 7:9; 14:6). Бу һәм кайбер башка контекстларда «дөнья» төшенчәсенең мәгънәсе шундый. Гасырлар дәвамында кешелек санының үсүе белән кеше тормышына тәэсир иткән җәмгыять төзелеше үсә һәм катлаулана барган. (Ях 16:21 гә аңлатманы кара.)
Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч: Маттай һәм Марк хәбәрләрендә «Алты көннән соң» диелә (Мт 17:1; Мк 9:2). Лүк көннәр санын Маттай һәм Маркка караганда башкача китерә: ул, күрәсең, Гайсә бу вәгъдәне әйткән көнне (Лк 9:27) һәм Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе булган көнне дә исәпкә ала. Маттай һәм Марк исә бу ике вакыйга арасындагы вакытны — тулы алты көнне китерә. Шунысы игътибарга лаек: Лүк «сигез көн чамасы» диеп, бу вакыт аралыгын якынча әйтә.
дога кылырга: Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе турында сүз барганда, Лүк кенә дога кылуны искә ала. Киләсе шигырьдә дә Гайсә «дога кылган» дип әйтелә (Лк 9:29). Гайсәнең дога кылуын Лүк кенә искә алган башка очраклар: Лк 3:21; 5:16; 6:12; 9:18; 11:1; 23:46.
аның китүе: Монда кулланылган э́ксодос дигән грек сүзе шулай ук 2Пт 1:15 (китүемнән) һәм Ев 11:22 дә (чыгачагы) очрый. Гайсәнең китүе, ягъни чыгуы, аның үлемен һәм рухи шәхес итеп күктә яшәр өчен терелтелүен үз эченә ала.
болыт эченнән... тавыш ишетелде: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, кешеләргә Йәһвәнең тавышы өч очракта ишетелгән; бу андый очракларның икенчесе. (Лк 3:22; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
бердәнбер: Гадәттә «бердәнбер» дип бирелгән грек сүзе моногене́с «үзенә күрә бердәнбер; үзенә күрә бер генә; нәселнең бердәнбер әгъзасы; уникаль» дигәнне аңлата. Бу төшенчә угылларга карата да, кызларга карата да кулланыла. Бу контекстта ул бердәнбер баланы күрсәтә. Шул ук грек сүзе Наиндагы тол хатынның «бердәнбер» улына һәм Яһирның «бердәнбер» кызына карата кулланыла (Лк 7:12; 8:41, 42). Грек Септуагинтасында моногене́с дигән сүз Ифтахның кызы турында әйтелгәндә очрый: «Ул аның бердәнбер баласы иде. Аннан тыш аның улы да, кызы да юк иде» (Хк 11:34). Рәсүл Яхъяның хәбәрләрендә моногене́с сүзе биш мәртәбә Гайсәгә карата кулланыла. (Бу төшенчә, Гайсә белән бәйле кулланылганда, нинди мәгънә йөрткәнен белер өчен, Ях 1:14; 3:16 га аңлатмаларны кара.)
Аллаһының бөек кодрәтен: Яки «Аллаһының бөеклеген (олылыгын)». Кешеләрне савыктырганда, Гайсә игътибарны үзенә җәлеп итмәгән. Ул бу могҗизаларның Аллаһы көче ярдәмендә башкарылган икәнен күрсәткән.
Гайсәнең күккә алыныр: Грек төшенчәсе ана́лемпсис Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Тамырдаш фигыль Рс 1:2, 11, 22 дә очрый һәм «күккә алыну; алыну» дип бирелә.
Гайсә... барырга тәвәккәл булганга: Сүзгә-сүз «аның йөзе... барганга [я «юнәлгәнгә»]». Охшаш сүзтезмәләрне Еврей Язмаларында очратып була. Алар билгеле бер максатка, нияткә я теләккә ия булуны аңлата (1Пат 2:15; 2Пат 12:17) һәм көчле омтылыш һәм тәвәккәллек турындагы фикерне белдерә (2Ел 20:3; Дн 11:17).
баш төртер урыны да юк: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
Хуҗам: Кайбер кулъязмаларда бу сүз юк, ләкин мондагы язылышны күп кенә борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый.
атамны җирләргә: Бу сүзләр, күрәсең, ул кешенең атасы нәкъ шул вакытта үлгән булганын һәм аның үз атасын җирләргә генә сораганын аңлатмый. Аның атасы үлгән булса, ул анда Гайсә белән сөйләшеп тормас иде. Борынгы Якын Көнчыгышта кеше үлсә, аны бик тиз, гадәттә, шул ук көнне җирләгәннәр. Шуңа күрә бу кешенең атасы әле үлмәгән, ә авыру я карт булгандыр. Һәм Гайсә ул кешегә авыру һәм мохтаҗ атасын ялгызын калдырып китәргә кушмас иде; димәк, аның ихтыяҗларын кайгырта алган башка гаилә әгъзалары булгандыр (Мк 7:9—13). Ул кеше, асылда, болай дигән: «Атам исән чагында мин сиңа иярә алмыйм. Атам үлгәнче һәм мин аны җирләгәнче көтеп тор». Әмма Гайсәнең күзлегеннән ул кеше Аллаһы Патшалыгының эшләрен үз тормышында беренче урынга кую мөмкинлеген югалткан (Лк 9:60, 62).
Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен: Лк 9:59 га аңлатма күрсәткәнчә, Гайсә белән сөйләшкән кешенең атасы әле үлмәгән, ә, күрәсең, авыру я карт булган. Шуңа күрә Гайсә, мөгаен, болай ди: «Рухи яктан үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен», ягъни ул кеше Гайсәгә иярергә карарын кичектерергә тиеш булмаган, чөнки башка туганнары атасын, ул үлгәнче, кайгырта алган. Гайсә артыннан барып, ул Аллаһы алдында рухи яктан үле булган кешеләр арасында булмас иде, ә мәңгелек тормыш юлына басар иде. Үзенең җавабында Гайсә шуны күрсәтә: Аллаһы Патшалыгын тормышта беренче урынга кую һәм аның турында бөтен җирдә вәгазьләү рухи яктан исән калу өчен мөһим.
Кулын сабанга куеп, артына борылып караучы: Гайсә монда, ашкынучан шәкерт булуның мөһимлеген ассызыклар өчен, сөрү эшен искә ала. Ул моның белән шәкерт булырга теләген белдергән, ләкин башта өйдәгеләре белән саубуллашып килергә рөхсәт сораган кешене сурәтли (Лк 9:61). Игенче, эшләгәндә, игътибарын башка нәрсәгә юнәлтсә, кыек буразналар ясар иде я артына борылып карау өчен, эшен туктаса, кырдагы эше тоткарланыр иде. Шул ук рәвешчә, Мәсихнең шәкерте үз вазифаларын үтәүдән бүленсә, ул Аллаһы Патшалыгы өчен яраксыз булып китәр иде.