ЛҮК
Аңлатмалар. 10 нчы бүлек
Шуннан соң: Лк 10:1—18:14 тә язылган вакыйгалар башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынмый. Әмма бу бүлекләрдәге кайбер тәгълиматлар белән күрсәтмәләрне башка Яхшы хәбәр язучылар, күрәсең, Гайсәнең хезмәтендәге иртәрәк булган очраклар белән бәйле хәбәрләрдә китергән. Лүк бәян иткән вакыйгалар, күрәсең, б. э. 32 елының көзендә Чатыр (Куыш) кору бәйрәменнән соң булган. (А7 кушымт. кара.) Ул вакытта Гайсә үз игътибарын көньякта — Иерусалим белән аның тирә ягындагы өлкәдә һәм Яһүдия белән Перея төбәкләрендә хезмәт итүгә туплаган, ахры. Ул үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы алты аенда шул өлкәдә вәгазьләгән.
тагын 70 шәкертне: Элегрәк Гайсә 12 рәсүлен өйрәтеп, вәгазьләргә җибәргән булган (Лк 9:1—6). Ә монда, күрәсең, вәгазьләргә җибәрелгән өстәмә 70 шәкерт турында сүз бара.
70 шәкертне: Кайбер борынгы кулъязмаларда «72 шәкертне» диелә, һәм кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә шулай язылган да. Әмма «70 шәкерт» дигән язылышны күп кенә башка борынгы ышанычлы кулъязмаларда табып була. Мәсәлән, ул б. э. IV гасырына караган Синай кодексында, шулай ук б. э. V гасырына караган Александрия һәм Ефрем кодексларында очрый. Изге Язмалар белгечләре кулъязмалар язылышындагы бу кечкенә аерманы төрлечә аңлата, ләкин ул тулаем хәбәргә тәэсир итми. Күп кенә борынгы кулъязмаларда һәм тәрҗемәләрдә Гайсәнең зур төркем шәкертләрне, икешәр-икешәр бүлеп, вәгазьләргә җибәргәне раслана.
аяк киеме: Монда, күрәсең, өстәмә аяк киеме турында сүз бара, чөнки Гайсә үз шәкертләренә үзегез белән аяк киеме алмагыз дип әйтә. Озын сәфәргә өстәмә аяк киемен алу гадәти булган, чөнки киелгән аяк киеменең табаннары таушалып бетә алган я баулары өзелә алган. Элегрәк рәсүлләргә охшаш күрсәтмәләр биргәндә, Гайсә аларга аяк киемнәрен «кияргә» кушкан (Мк 6:8, 9). Ә Мт 10:9, 10 да әйтелгәнчә, ул аларга үзләре белән аяк киеме, ягъни алмаш аяк киеме, «алмаска» кушкан.
кочаклашып исәнләшер: Яки «сәлам бирү». Билгеле очракларда грек сүзе аспа́зомай («исәнләшү») «сәлам» я «хәерле көн» дип әйтүдән күбрәкне аңлата алган. Бу сүз дуслар очрашкан чактагы кочаклашуларны һәм озак сөйләшүләрне үз эченә ала алган. Гайсәнең үз шәкертләрен әдәпсез булырга өндисе килмәгән, юк. Ул үз шәкертләренә кирәкмәгән нәрсәләрдән сакланырга һәм вакытларын акыллы кулланырга кирәк икәненә басым ясаган. Бер тапкыр Илиша пәйгамбәр үзенең хезмәтчесе Гыйзигә охшаш күрсәтмәләр биргән (2Пат 4:29). Бу ике очракта да бирелгән йөкләмәләр ашыгыч булган, шуңа күрә тоткарланыр өчен вакыт булмаган.
тынычлык яратучы кеше: Сүзгә-сүз «тынычлык улы». Бу сүзтезмә, грекча язылган булса да, күрәсең, еврей идиомасын чагылдыра; бу идиома тынычлык сөюче я үзен дусларча тоткан кешене күрсәтә. Бу контекстта шушы сүз Аллаһы белән татулашырга теләгән һәм «тынычлык хакындагы яхшы хәбәрне» тыңлаган һәм кабул иткән кешене сурәтли; бу яхшы хәбәр аңа Аллаһы белән тынычлык бирә (Рс 10:36).
Өйдән өйгә күчеп йөрмәгез: Элегрәк Гайсә охшаш күрсәтмәләрне 12 рәсүленә биргән (Мт 10:11; Мк 6:10; Лк 9:4). Монда исә 70 вәгазьчегә җитәкчелек бирелгән. Аның буенча, алар, шәһәргә барып җиткәч, үзләренә кунакчыллык күрсәтелгән йортта калырга һәм «өйдән өйгә күчеп йөрмәскә» тиеш булган. Аларга өй хуҗасы үзләренә уңайлырак шартлар, күңел ачулар я материаль нәрсәләр тәкъдим итә алган урынны эзлисе булмаган. Шулай итеп, шәкертләр андый нәрсәләр вәгазьләү йөкләмәсенә караганда икенче урында тора икәнен күрсәтер иде.
әдүмгә. . . җиңелрәк булачак: Гайсәнең сүзләре буенча, Сәдүм һәм Гамурада юк ителгән кешеләрнең ким дигәндә кайберләре Хөкем көнендә үледән терелергә мөмкин (Мт 10:15; 11:22, 24; Лк 10:14). Алайса, алар «үледән тереләчәк» «тәкъва булмаганнар» арасында булачак (Рс 24:15). Сәдүм белән Гамурада яшәгәннәрнең барысы да тереләчәкме, юкмы, бу бөтен җирнең гадел Хакиме Йәһвәдән һәм аның Улыннан тора. (Яр 18:25; Ях 5:22; шулай ук Ях 5:29 га аңлатманы кара.)
Тир белән Сидонда: Урта диңгез ярында урнашкан бу Финикия шәһәрләре яһүд шәһәрләре булмаган. (Ә10 кушымт. кара.)
матәм киеме: Мт 11:21 гә аңлатманы кара.
күккә: Мт 11:23 кә аңлатманы кара.
Кабергә: Мт 11:23 кә аңлатманы кара.
70 шәкерт: Лк 10:1 гә аңлатманы кара.
Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем: Гайсә, күрәсең, пәйгамбәрлек әйткән: Шайтанның күктән ыргытылуын инде булган хәл буларак күргәнен сурәтләгән. Ач 12:7—9 да күктәге сугыш тасвирлана һәм Шайтанның төшкәне Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тууы белән бәйләнә. Гайсә монда Шайтан белән аның җеннәренең шул киләчәк сугышта, һичшиксез, җиңеләчәген ассызыклаган, чөнки Аллаһы 70 шәкерткә — камил булмаган кешеләргә — җеннәрне куып чыгарыр өчен көч биргән (Лк 10:17).
еланнарны, чаяннарны: Бу контекстта Гайсә шушы хайваннарны образлы итеп кулланган. Алар зыян китерә алган нәрсәләрне аңлата. (Йз 2:6 белән чагыштыр.)
балаларга: Мт 11:25 кә аңлатманы кара.
Йәһвә: Монда өземтә итеп китерелгән Кн 6:5 тә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
йөрәгең... җаның... кодрәтең... акылың: Канунны яхшы белүче кеше монда Кн 6:5 не өземтә итеп китергән. Еврей телендәге төп нөсхәдә шул шигырьдә өч төшенчә кулланыла: йөрәк, җан һәм кодрәт. Әмма грек телендә язылган Лүк хәбәре буенча, бу кеше дүрт төшенчәне: йөрәк, җан, кодрәт һәм акылны искә ала. Аның җавабы, күрәсең, шуны күрсәтә: Гайсә көннәрендә төп нөсхәдәге өч еврей сүзе бөтен дүрт грек төшенчәсен үз эченә алган дип саналган. (Күбрәк нечкәлекләрне белер өчен, Мк 12:30 га аңлатманы кара.)
бөтен җаның: Яки «бөтен барлыгың (тормышың)». (Сүзлектән «Җан» кара.)
якыныңны: Мт 22:39 га аңлатманы кара.
Бер самарияле: Яһүдләр, гадәттә, самариялеләргә нәфрәт белән караган һәм алар белән уртак эшләр алып бармаган (Ях 4:9). Кайбер яһүдләр «самарияле» атамасын хәтта кимсетү һәм хурлау сүзе итеп кулланган (Ях 8:48). Мишнада бер раввинның мондый сүзләре китерелә: «Самариялеләрнең икмәген ашаган кеше дуңгыз итен ашаган кешегә тиң» (Шебиит 8:10). Күп кенә яһүдләр самарияленең шаһитлегенә ышанмас иде я аңардан һичнинди ярдәм кабул итмәс иде. Күпчелек яһүдләрнең җирәнүле карашын белгәнгә, Гайсә игелекле самарияле турындагы бу мисал ярдәмендә җитди сабак биргән.
яраларына шәраб белән май салып бәйләгән: Табиб Лүк монда Гайсәнең мисалын җентекләп яза һәм ул көннәрдәге яра дәвалау ысулларын тасвирлый. Май да, шәраб та, гадәттә, җәрәхәтләр дәвалау чаралары итеп кулланылган. Майны кайвакыт яраларны йомшартыр өчен кулланганнар (Иш 1:6 белән чагыштыр), ә шәраб, дәвалау чарасы буларак, антисептик һәм көчле булмаган дезинфекцияләү үзлегенә ия. Лүк шулай ук самарияленең, яраланган кешенең хәле начарланмасын өчен, яраларын бәйләгәнен искә ала.
кунак йортына: Монда кулланылган грек сүзенең сүзгә-сүз мәгънәсе «бар кешеләр кабул ителгән урын». Андый урыннарда юлчылар үз хайваннары белән тукталган. Кунак йорты хуҗасы юлчыларның төп ихтыяҗларын канәгатьләндергән һәм, аерым түләү өчен, үз карамагына калдырылган кешеләрне кайгырта алган.
динар: Сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.
Аңа шәфкать күрсәткәне: Канунны яхшы белгән бу кешенең, бәлки, «самарияле» дип җавап бирергә теле әйләнмәгәндер. Ничек кенә булмасын, аның җавабы һәм Гайсәнең соңгы сүзләре бу мисалның асылын ачыклый: кешенең чын якыны — игелек күрсәткән кеше.
бер авылга: Күрәсең, Битания турында әйтелә. Ул Зәйтүн тавының көнчыгыш-көньяк-көнчыгыш битендә, Иерусалимнан якынча 3 км ераклыкта урнашкан авыл булган. (Ях 11:18 гә аңлатманы кара.) Бу авылда Марта, Мәрьям һәм Лазар яшәгән. Гәлиләядә Кәпернаум шәһәре Гайсәнең туктала торган төп урыны булган (Мк 2:1), ә Яһүдиядә Битанияне андый урын дип атап булган.
Марта: Монда Гайсәне үз өендә Марта кунак иткән дип әйтелә. Гадәттә эшләрдә җитәкчелекне үз өстенә Марта алган (Лк 10:40; Ях 11:20); бу аның, бәлки, Мәрьямнән олырак булганын күрсәтәдер (Лк 10:39).
Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр: Кайбер борынгы кулъязмаларда кыскарак язылыш китерелә, һәм аны: «Ә бит бер нәрсә кирәк»,— дип тәрҗемә итеп була. Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә шулай язылган да. Ләкин мондагы язылышны ышанычлы кулъязмалар раслый. Нинди генә язылыш булмасын, Гайсә киңәшенең төп мәгънәсе үзгәрми, ягъни рухи нәрсәләрне беренче урынга куярга кирәк. Аннары Гайсә Мәрьямне, рухи нәрсәләрне өстен куеп, «яхшырагын» сайлаганы өчен мактый.
яхшырагын: Яки «иң яхшы өлешен». Монда «өлеш» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе мери́с Септуагинтада ризыкның өлешен (Яр 43:34; Кн 18:8) һәм шулай ук рухи мәгънәдә «өлешне; мирасны» (Зб 16:5; 119:57) белдерер өчен кулланыла. Мәрьям очрагында «иң яхшы өлеш» Аллаһы Улыннан рухи ризык алуны үз эченә алган.