ЛҮК
Аңлатмалар. 14 нче бүлек
сары су авыруыннан: Яки «водянкадан». Тән тукымаларына сары су җыелу авыруы; ул шешенүдән күренә. Бу төшенчәне борынгы табиблар б. э. к. V һәм IV гасырларда яшәгән грек табибы Гиппократ заманнарыннан бирле куллана башлаган. Сары су авыруы тәннең мөһим органнарының начар хәлдә булуын күрсәткәндер, һәм ул куркыныч булган, чөнки еш кына кешенең кинәт үләчәген күрсәткән. Кайберәүләр уйлаганча, шушы кешене Шимбә көнне, Гайсәгә тозак корып, фарисейлар китергән, чөнки 1 нче шигырьдә болай диелә: «Барысы да аны игътибар белән күзәтеп торды». Лүк кенә башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынмаган ким дигәндә алты могҗиза турында яза; бу аларның берсе. («Лүк китабына кереш сүз» кара.)
иң хөрмәтле урыннарны: Гайсә көннәрендәге мәҗлесләрдә кунаклар өстәл тирәли торган өч ятакта яткан килеш ашаганнар. Ризыкны өстәлнең буш, дүртенче ягыннан китергәннәр. Ятаклар саны өстәлнең зурлыгына карап төрле була алган. Бер ятакта дүрт я биш кеше сыя алган, ләкин гадәттә анда өч кеше яткан. Һәр кеше ятакта, сул терсәген мендәргә куеп, башы белән өстәлгә таба яткан, ә уң кулы белән ашаган. Гадәттә ятактагы өч урын кунакларның югары, уртача һәм түбән дәрәҗәсен күрсәткән.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
икмәк ашаучы: Яки «мәҗлестә катнашучы». Изге Язмалар язылган чорда икмәк төп ризык булганга, еврей һәм грек телләрендә «икмәк ашау» сүзтезмәсе «ашауны» аңлаткан. «Икмәк ашау» дип тәрҗемә ителгән еврей төшенчәсе еш кына «ашау» (Яр 37:25; 2Пат 4:8), «туену» (2Иш 9:7) яки «икмәк ашау» (Вг 9:7) дип тәрҗемә ителгән.
җанын: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. Ул монда кешенең тормышын аңлата. Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, чын шәкерт Гайсәне үзенең тормышына караганда күбрәк яратырга һәм, кирәк булса, хәтта аны югалтырга әзер булырга тиеш. (Сүзлектән «Җан» кара.)
нәфрәт итмәсә: Изге Язмаларда «нәфрәт итү» дигән төшенчәнең мәгънәсе төрле төсмерләргә ия. Ул ачудан чыккан һәм башкаларга зыян китерергә этәргән дошманлык хисен белдерергә мөмкин. Яисә ул көчле күралмау я көчле җирәнү хисен аңлатырга мөмкин; андый хис аркасында кеше үзе нәфрәт иткән кешедән я нәрсәдән качарга тырыша. Яки бу төшенчә «әзрәк ярату» дигәнне генә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, Ягъкуб турында ул Лияне «яратмаган [сүзгә-сүз «нәфрәт иткән»]», ә Рәхиләне яраткан дип әйтелгәндә, бу аның Лияне Рәхиләгә караганда әзрәк яратканын аңлата (Яр 29:31; Кн 21:15), һәм бу төшенчә шул ук мәгънәдә башка борынгы яһүди әдәбиятта кулланыла. Шуңа күрә Гайсәнең сүзләре аның шәкертләре үз гаиләләренә һәм үзләренә карата дошманлык я нәфрәт хисе тоярга тиеш дигәнне аңлатмый; чөнки бу Язмаларның башка өлешләренә каршы килер иде. (Мк 12:29—31; Эф 5:28, 29, 33 белән чагыштыр.) Бу контекстта «нәфрәт итмәсә» дигән сүзтезмәне «әзрәк яратмаса» дип тәрҗемә итеп булыр иде.
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Классик грек телендә стауро́с дигән грек сүзе башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Изге Язмаларда символик мәгънәдә кулланылганда, бу төшенчә еш кына Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. Монда Гайсә үз шәкертләре турында алар җәфалану баганасын күтәреп барырга тиеш дип өченче мәртәбә әйтә; элегрәк булган ике очрак: 1) Мт 10:38; 2) Мт 16:24; Мк 8:34; Лк 9:23 тә язылган. (Сүзлекне кара.)
тоз: Ризык саклау һәм азык тәмләткеч сыйфатында кулланылган ак минерал. (Мт 5:13 кә аңлатманы кара.)
үз тәмен югалтса: Мт 5:13 кә аңлатманы кара.