ЯХЪЯ
Аңлатмалар. 9 нчы бүлек
Төн җитә: Изге Язмаларда «төн» сүзе кайвакыт күчмә мәгънәдә кулланыла. Гайсә монда үзе хөкем ителәчәк, җәзаланачак һәм үләчәк вакыт турында әйтә. Шул чакта ул Атасының эшләрендә катнаша алмаячак. (Әп 10:21, 22; Вг 9:10; Лк 22:53 кә аңлатма белән чагыштыр.)
төкереге: Изге Язмаларда язылган өч очракта Гайсә башкаларны могҗизалы рәвештә савыктырыр өчен үз төкереген кулланган (Мк 7:31—37; 8:22—26; Ях 9:1—7). Төкерек дәвалау чарасы итеп киң кулланылган булса да, Гайсәнең могҗизалары Аллаһы рухы ярдәмендә башкарылган булган. Шуңа күрә кешеләр Гайсәнең төкереге ярдәмендә түгел, ә шул рухның көче ярдәмендә савыккан. Гайсә тумыштан сукыр кешегә: «Силуам сулыгына барып юын»,— дип әйткән. Шуннан соң тегесе күрә башлаган (Ях 9:7). Бу, һичшиксез, аның иманын сынау өчен эшләнгән. Ногман очрагында да шулай булган: аңа махау чиреннән арыныр өчен Үрдүн елгасында юынып алырга кирәк булган (2Пат 5:10—14).
Силуам сулыгына: Гыйбадәтханә тавының көньягында б. э. беренче гасырына караган бер сулыкның калдыклары табылган булган. Бу Силуам сулыгы булган дип уйлыйлар. Ул тауның көньяк тармагының нигезендә Тиропеон үзәне Кидрон үзәне белән кушылган урын янында урнашкан. Борынгы Иерусалим шәһәре беренче итеп тауның шул тармагында салынган булган. (Ә12 кушымт. кара.) Силуам «Шилуаһ» дигән еврей исеменең грек телендәге тиңдәш исеме; бу еврей исеме «җибәрү» дигәнне аңлаткан шала́х дигән еврей фигыле белән тамырдаш булырга мөмкин. Шуңа күрә Яхъя Силуам исеменең мәгънәсен Җибәрелгән дип тәрҗемә итә. Иш 8:6 да Шилуаһ дип Иерусалимның су чыганакларының өлеше булган су каналы атала; бу урында Септуагинтада Силуам исеме кулланыла. Силуам сулыгы суны Гихон чыганагыннан алган булган; аннан вакыт-вакыт ургылып су аккан, ягъни су җибәрелгән. Силуам дигән исем шуңа бәйледер. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й7—14, 16—18, 22 дип атала) Ях 9:7 дә «Шилуаһ» төшенчәсе кулланыла.
яһүдләрнең: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
Ул инде үсеп җиткән: Яки «Ул балигъ». Бу сүзтезмә Муса кануны буенча хәрби хезмәткә яраклы ир-атларның яшен, ягъни 20 яшьне, аңлаткандыр (Сн 1:3). Бу шул кешенең бала дип түгел, ә «кеше» (Ях 9:1) дип аталуы белән һәм аның хәер сорашучы булганы белән туры килә (Ях 9:8). Кайбер белгечләр санаганча, бу сүзтезмә Яһүд җәмгыятендә юридик яктан җитлегү яшен, ягъни 13 яшьне, аңлаткан.
яһүдләрдән: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
синагогадан куып чыгарырга: Яки «синагогадан чыгарырга». Грек сыйфаты апосина́гогос монда, Ях 12:42 һәм 16:2 дә генә кулланыла. Куып чыгарылган кешедән читләшкәннәр һәм җирәнгәннәр. Яһүдләр җәмгыятеннән чыгарылу гаиләгә зур матди кыенлыклар китерер иде. Башлыча белем бирер өчен кулланылган синагогалар җирле судларны үткәрү урыннары итеп тә кулланылган. Андый судларның кешене кыйнап җәзаларга һәм синагогадан куарга дигән хөкем чыгарырга вәкаләте булган. (Мт 10:17 гә аңлатманы кара.)
Аллаһы каршында дөресен әйт: Сүзгә-сүз «Аллаһыны данла». Бу берәр кешедән дөресен әйттерер өчен кулланылган идиома. Аның мәгънәсен болай дип биреп була: «Дөресне сөйләп, Аллаһыны данла» я «Аллаһы каршында дөресен әйт». (Йш 7:19 белән чагыштыр.)
аңа сәҗдә кылды: Яки «баш иде; аның алдында йөзтүбән капланды; аңа тирән хөрмәт күрсәтте». Грек фигыле проскине́о Аллаһыга я берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә (Мт 4:10; Лк 4:8). Әмма бу контекстта сукыр булып туган, ләкин савыккан кеше Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп танып, аңа сәҗдә кылган. Ул аны Аллаһы я илаһ дип түгел, ә алдан әйтелгән «Адәм Улы», Аллаһы хакимлек биргән Мәсих дип санаган (Ях 9:35). Гайсәгә сәҗдә кылганда, ул моны, күрәсең, Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр кебек эшләгән. Алар пәйгамбәрләрне, патшаларны я Аллаһының башка вәкилләрен очратканда, аларга сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Күп очракларда кешеләр Гайсәгә сәҗдә кылып, үткәндәге кебек, Аллаһы ачкан хакыйкатьләр һәм Аллаһының хуплавы өчен рәхмәт белдергән. (Мт 14:32, 33; 28:5—10, 16—18; Лк 24:50—52; шулай ук Мт 2:2; 8:2; 14:33; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)