Силуам сулыгы
Силуам сулыгы Иерусалимдагы Биркет-Сильван исемле кечкенә сулык урынында булган дип уйлаганнар. Әмма 2004 елны бу кечкенә сулыктан көньяк-көнчыгышка таба 100 м диярлек ераклыкта зуррак сулыкның калдыклары табылган. Андагы казу эшләре барышында табылган тәңкәләр яһүдләрнең Римга каршы күтәргән фетнәсе чорына (б. э. 66—70 еллары) карый. Бу шушы сулыкның римлылар Иерусалимны җимергәнчегә кадәр кулланылганын дәлилли. Бүген бу зуррак сулык Ях 9:7 дә искә алынган Силуам сулыгы дип санала. Фоторәсемнән күренгәнчә, бу сулыкның төбенә (хәзер аны балчык каплаган һәм үсемлекләр баскан) баскычлар һәм алар арасындагы мәйданчыклардан төшеп булган. Шуңа күрә су биеклеге төрле булганда да сулыкка керү уңайлы булган.
1. Силуам сулыгы
2. Гыйбадәтханә тавы
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: