ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Шимбә көнне игелек эшләп буламы?
ГАЙСӘ ЯҺҮДИЯДӘ ВӘГАЗЬЛИ
УЛ СУЛЫК ЯНЫНДА БЕР АВЫРУ КЕШЕНЕ САВЫКТЫРА
Гайсә Гәлиләядәге зур хезмәте дәвамында күп эшләр башкарган. Әмма: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен»,— дигәндә, Гайсә Гәлиләяне дә, башка җирләрне дә күздә тоткан. Шуңа күрә «ул Яһүдия синагогаларында яхшы хәбәрне вәгазьләргә» бара (Лүк 4:43, 44). Бу аңлашыла да, чөнки хәзер яз һәм тиздән Иерусалимда бәйрәм булачак.
Инҗилдә Гайсәнең Яһүдиядәге хезмәте турында, Гәлиләядәге эшчәнлеге турында әйтелгәннәр белән чагыштырганда, бик аз әйтелә. Яһүдиядә кешеләр Гайсәнең хәбәренә тулаем алганда ваемсыз, шулай да ул бар җирләрдә ашкынып вәгазьләвен һәм яхшы эшләр башкаруын туктатмый.
Тиздән Гайсә Яһүдиянең баш шәһәре Иерусалимга б. э. 31 елының Пасах бәйрәмен үткәрергә бара. Шәһәрнең Сарык капкасы янында, күп кеше булган урында, колоннадалар белән уратып алынган Битзата дип аталган сулык бар. Бу урынга күп кенә авырулар, сукырлар һәм аксаклар килә. Ни өчен? Алар, суы дулкынлана башлаган сулыкка төшсәләр, савыга алуларына ышаналар.
Шимбә көнне Гайсә бу сулык янында 38 ел буе авырган бер кешене күрә. Гайсә аңардан: «Савыгасың киләме?» — дип сорый. Ул Гайсәгә: «Әфәндем, су дулкынлана башлагач, мине сулыкка төшерер кеше юк шул. Ә үзем анда барып җиткәнче, башка берәү инде төшеп өлгерә»,— дип җавап бирә (Яхъя 5:6, 7).
Гайсәнең аннары әйткән сүзләре бу кешене һәм моны ишеткән һәркемне шаккатыра булса кирәк. Ул: «Тор! Носилкаңны ал да йөр»,— дип әйтә (Яхъя 5:8). Ул кеше шулай эшли дә. Шунда ук савыгып, ул носилкасын ала да йөри башлый!
Әмма яһүдләр, могҗизага шатланыр урынына, бу кешене күреп, аны хөкем итә: «Бүген Шимбә көне, һәм канун буенча сиңа носилкаңны күтәреп йөрү рөхсәт ителми». Тегесе җавап бирә: «Мине савыктырган кеше миңа: „Носилкаңны ал да йөр“,— дип әйтте» (Яхъя 5:10, 11). Яһүдләрнең Шимбә көнне савыктырган кешегә ачулары чыга.
«Сиңа: „Носилкаңны ал да, йөр“,— дип әйткән кеше кем ул?» — дип сорый алар. Ни өчен аларның моны беләселәре килә? Чөнки «Гайсә җыелган халык арасына кереп югала». Әмма савыккан кеше аның исемен белми (Яхъя 5:12, 13). Ләкин бу кеше Гайсә белән кабат очрашыр. Соңрак гыйбадәтханәдә, Гайсәне күреп, ул аның үзен сулык янында савыктырган кеше икәнен танып ала.
Шунда бу савыккан кеше, теге яһүдләрне эзләп табып, үзен савыктыручының Гайсә икәнен әйтә. Моны белгәч, яһүдләр Гайсә янына бара. Нинди максат белән? Андый могҗизаларны ничек башкара алганын белер өченме? Юк. Аларның аны игелекле эшләрне Шимбә көнне эшләгәне өчен гаеплисе килә. Алар аны хәтта эзәрлекли башлый!