ЯХЪЯ
Аңлатмалар. 20 нче бүлек
Атнаның беренче көнендә: Мт 28:1 гә аңлатманы кара.
төрбә: Яки «хәтер төрбәсе». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)
башка бер шәкерт — Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның өченчесе. Монда рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала. (Ях 13:23; 18:15 кә аңлатмаларны кара.) Башка дүрт очракта грек сүзе агапа́о кулланыла. Бу шигырьдә исә синоним, грек сүзе филе́о кулланыла; ул бу тәрҗемәдә еш кына «ярату» дип бирелә. (Мт 10:37; Ях 11:3, 36; 16:27; 1Кр 16:22; Тит 3:15; Ач 3:19; Ях 5:20; 16:27; 21:15 кә аңлатмаларны кара.)
Язмада: Бәлки, Зб 16:10 я Иш 53:10 турында сүз барадыр. Кешеләр, хәтта Гайсәнең шәкертләре дә, Мәсих турындагы кайбер пәйгамбәрлекләрне әле аңламаган. Мәсәлән, Мәсихнең кире кагылуы, газаплануы, үтерелүе һәм үледән терелтелүе турындагы пәйгамбәрлекләр аеруча аңлашылмаган (Иш 53:3, 5, 12; Мт 16:21—23; 17:22, 23; Лк 24:21; Ях 12:34).
еврейчә: Ях 5:2 гә аңлатманы кара.
Раббуни!: Бу семит сүзенең мәгънәсе «минем остазым». Кайбер белгечләр уйлаганча, «Раббуни» сүзе башта, «Равви» титулына караганда хөрмәтлерәк булган яки күбрәк җылылык чагылдырган. Әмма монда һәм Ях 1:38 дә Яхъя бу ике титул да Остаз дигәнне аңлата дип яза. Яхъя үзенең Яхшы хәбәрен язганда, «Раббуни» титулындагы беренче зат алмашлыгының кушымчасы («-и» «минем» дигәнне аңлата), бәлки, махсус әһәмиятен югалткандыр.
Миңа тотынып торма: Монда кулланылган грек фигыле ха́птомай я «кагылырга», я «тотынырга; ябышырга» дигәнне аңлатырга мөмкин. Кайбер тәрҗемәләрдә Гайсәнең сүзләре болай дип бирелгән: «Миңа кагылма». Әмма Гайсәнең Магдалалы Мәрьямнең үзенә нибары кагылуына каршы килгәне шикле, чөнки ул, үзен терелтелгәннән соң күргән башка хатыннарга, алар «аякларын кочаклаганда», каршы төшмәгән (Мт 28:9). Күрәсең, Магдалалы Мәрьям Гайсә менә-менә күккә күтәреләчәк дип курыккан. Ул, үз Хуҗасы янында булырга бик теләгәнгә, Гайсәгә китәргә бирмичә, аңа нык итеп тотынган. Аны үзенең әле китмәячәгенә ышандырып, Гайсә Мәрьямгә үзенә тотынмаска, ә шәкертләргә барып, үзенең терелтелүе турында хәбәр итәргә кушкан.
үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз: Гайсәнең магдалалы Мәрьям белән бу сөйләшүе б. э. 33 елында 16 нисанда булган. Бу сөйләшү күрсәткәнчә, Ата магдалалы Мәрьямнең Аллаһысы булган кебек, үледән терелтелгән Гайсә дә Атаны үз Аллаһысы итеп күргән. Ике көн элек, җәфалану баганасында булганда, Гайсә: «Аллаһым, Аллаһым»,— дип кычкырган, шулай итеп ул Зб 22:1 дәге пәйгамбәрлекне үтәгән һәм үз Атасын үзенең Аллаһысы итеп таныган (Мт 27:46; Мк 15:34; Лк 23:46). Ачылыш китабында Гайсә шулай ук үз Атасы турында «Аллаһым» дип әйтә (Ач 3:2, 12). Бу өзекләр раслаганча, үледән терелтелгән данланган Гайсә Мәсих, үзенең шәкертләре кебек, күктәге Атаны үз Аллаһысы итеп танып, аңа гыйбадәт кыла.
яһүдләрдән: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
Игезәк: Ях 11:16 га аңлатманы кара.
Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!: Сүзгә-сүз «Минем Хуҗа һәм минем Аллаһы [хо тео́с]!» Кайбер белгечләр санавынча, бу сүзтезмә Гайсәгә әйтелгән, ләкин чынлыкта Аллаһыга — аның Атасына юнәлдерелгән гаҗәпләнү сүзләре булган. Әмма башкалар, төп нөсхәнең грек тексты буенча, бу сүзләр Гайсәгә юнәлгән дип уйлый. Хәтта шулай булса да, «минем Хуҗам һәм минем Аллаһым» дигән сүзтезмәнең мәгънәсен, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардагы башка өзекләрне исәпкә алып, яхшырак аңлап була. Контекст күрсәткәнчә, Гайсә моңарчы үз шәкертләренә мондый хәбәр җибәргән: «Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм». Шуңа күрә Томас Гайсәнең чиксез кодрәтле Аллаһы булганына ышанган дип әйтер өчен нигез юк. (Ях 20:17 гә аңлатманы кара.) Томас Гайсәнең үз «Атасына» дога кылганда, аны «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаганын ишеткән (Ях 17:1—3). Шунлыктан Томас Гайсәне мондый сәбәпләр аркасында «минем Аллаһым» дип атагандыр: ул Гайсәне «илаһ» дип санаган, әмма чиксез кодрәтле Аллаһы дип түгел. (Ях 1:1 гә аңлатманы кара.) Яки ул Гайсәгә Еврей Язмаларында искә алынган Аллаһының хезмәтчеләре Йәһвәнең фәрештәләренә мөрәҗәгать иткәнчә мөрәҗәгать иткән. Кайбер очракларда кешеләр фәрештәгә Йәһвә Аллаһыга эндәшкәндәй эндәшкән я кайвакыт Изге Язмаларны язучылар фәрештә турында Йәһвә Аллаһы турында язгандай язган; Томас моны белгән. (Яр 16:7—11, 13; 18:1—5, 22—33; 32:24—30; Хк 6:11—15; 13:20—22 белән чагыштыр.) Шуңа күрә Томас шул мәгънәдә Гайсәне, аны хак Аллаһының вәкиле итеп танып, «минем Аллаһым» дип атагандыр.
Кайберәүләр әйтүенчә, «хуҗа» һәм «аллаһы» сүзләре алдында грек билгелелек артикле кулланылганга, бу сүзләр чиксез кодрәтле Аллаһыга күрсәтә. Әмма бу контекстта артикльнең кулланылуы, бәлки, грек грамматикасын гына белдерәдер. Кайбер очракларда баш килештәге исем алдында билгелелек артикле торса, ул эндәшү сүзе буларак кулланыла, һәм андый очраклар Лк 12:32 һәм Кл 3:18—4:1 дә бар. Төп нөсхәнең грек текстында бу шигырьләрдә грек билгелелек артикле мондый сүзләр алдында кулланылган: «кечкенә көтү», «хатыннар», «ирләр», «балалар», «аталар», «коллар» һәм «хуҗалар». Шул ук рәвешчә, 1Пт 3:7 дә дә «ирләр» сүзе алдында билгелелек артикле кулланылган. Шулай итеп, бу артикльнең монда кулланылуы, Томасның бу сүзләрне әйткәндә нәрсә күздә тотканын билгеләүдә әллә ни әһәмияткә ия түгелдер.