РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 14 нче бүлек
кешеләрен: Яки «кешеләренең җаннарын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
Йәһвә... вәкаләт бирде: Монда «Йәһвә... вәкаләт бирде» дип бирелгән грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «Раббыга» дип тәрҗемә ителә. (Б кушымт. кара.) Рс 14:3 нең контекстында бәйлек эпи́ (-га/-гә) шәкертләрнең кыюлык белән вәгазьләгәненә сәбәпне белдерә дип санала. Бу шигырьнең икенче өлешендә язылганча, Аллаһы шуны раслаган: алар вәгазьләгән хәбәр — аның сүзе, һәм ул аларны бу эшләрендә хуплаган һәм аларга ярдәм иткән. (Рс 4:29—31 белән чагыштыр.) Бу грек сүзтезмәсе шулай ук Септуагинтада еврей текстында тетраграмматон булган сүзтезмәне тәрҗемә итәр өчен кулланыла (Зб 31:6 [30:7, LXX]; Ир 17:7). Шуңа күрә, кайберәүләр уйлавынча, бу сүзтезмә шулай ук «Йәһвәгә таянып» вәгазьләү дигән фикерне дә белдерә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 14:3 кара.)
могҗизалар: Рс 2:19 га аңлатманы кара.
Зевс: Сүзлекне кара.
Гермес: Зевсның улы дип саналган грек илаһы Гермесны илаһларның хәбәрчесе итеп олылаганнар. Ул мифик геройларның акыллы киңәшчесе, шулай ук сәүдә, оста теллелек, гимнастика, йокы һәм төшләр илаһы дип саналган. Паул күбрәк сөйләгәнгә, Рим шәһәре Листраның халкы ул Гермес дип уйлаган. Аларның шулай уйлавы Гермесны илаһларның хәбәрчесе һәм оста теллелек илаһы дип санаганнарына туры килә. Чынлыкта, бу исемгә тамырдаш төрле сүзләр Изге Язмаларда тәрҗемә итү һәм аңлата белү сәләтен күрсәтер өчен кулланыла. (Менә кайбер мисаллар: грек фигыле хермене́уо Ев 7:2 дә «тәрҗемә ителә» дип, ә исем хермени́а 1Кр 12:10; 14:26 да «аңлата белү сәләте» дип бирелгән; шулай ук Лк 24:27 гә аңлатманы кара.) Борынгы Листра тирәсендә табылган археологик табылдыклар арасында Гермес илаһның сыны булган; шулай ук ул тирәдә Зевс һәм Гермеска багышланган мәзбәх табылган. Римлылар Гермесны үзләренең сәүдә илаһы Меркурий дип санаган.
такыялар: Такыялар кайвакыт потларга я руханилар, табынучылар һәм корбанлык хайваннарның башларына кидерелгән булган. Шул рәвешчә Зевс гыйбадәтханәсенең рухание бу такыяларны Паул һәм Барнабның башларына кидерергә ниятләгәндер. Андый такыялар гадәттә яфраклар белән чәчәкләрдән, ә кайберләре йоннан үрелгән булган.
шәкертләрне: Яки «шәкертләрнең җаннарын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
билгеләделәр: Монда, Изге Язмалар күрсәткәнчә, күчеп йөрүче күзәтчеләр Паул белән Барнаб өлкәннәрне билгеләгән. Алар моны ураза тотып дога кылганнан соң эшләгән, шулай итеп алар бу билгеләнүләр җитди нәрсә икәнлеген күрсәткән. Титус һәм, күрәсең, Тимути турында да алар ир-атларны җыелышларда «өлкәннәр» итеп билгеләүдә катнашкан дип әйтелә (Тит 1:5; 1Тм 5:22). Монда «билгеләделәр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хейротоне́о сүзгә-сүз «кулны сузу (күтәрү)» дигәнне аңлата. Бу мәгънә нигезендә, кайберәүләр өлкәннәрне җыелыштагылар кул күтәреп сайлаган дип санаган. Ләкин бу грек сүзе киңрәк мәгънәдә дә, билгеләнү ничек башкарылган икәне күрсәтелмичә, кулланыла. Яһүдләрнең беренче гасыр тарихчысы Иосиф Флавийның бер китабында бу төшенчә шул мәгънәдә очрый; анда ул шул ук грек фигылен Аллаһының Шаулны патша итеп билгеләгәнен сурәтләр өчен кулланган («Antiquities of the Jews», 6 нчы китап, 4 һәм 13 нче бүлекләр). Ул очракта Исраил җыелышы Шаулны патша итеп кул күтәреп сайламаган. Ә Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Ишмуил пәйгамбәр Шаулның башына май агызып, аңа болай дигән: «Йәһвә сине үз халкының җитәкчесе итеп майлады». Моннан Шаулны Йәһвә Аллаһы билгеләгән икәне күренә (1Иш 10:1). Шулай ук, Рс 14:23 тәге грек грамматик конструкциясе буенча, җыелышлар түгел, ә рәсүлләр Паул белән Барнаб өлкәннәрне билгеләгән (сүзгә-сүз «кулларын сузган»). Башка очракларда, беренче гасырдагы җыелышларда яраклы ир-атлар җаваплы вазифаларга билгеләнгәндә, рәсүлләр һәм хакимлеккә ия башка ир-атлар аларның башларына турыдан-туры кулларын куйган; бу раслау, хуплау я билгеләүне күрсәтүче ишарә булган. (Рс 6:6 га аңлатма белән чагыштыр.)
өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Шулай да кайвакыт бу төшенчә олы яшьтәге кешеләрне күрсәтә. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.) Җитлеккән өлкәннәрнең борынгы Исраилдәге җирле җәмгыятьләр өстеннән баш булу һәм идарә итү җаваплылыклары булган кебек, рухи яктан җитлеккән ир-атлар да б. э. I гасырындагы җыелышларда җаваплы вазифалар үтәгән (1Тм 3:1—7; Тит 1:5—9). Паул белән Барнаб бу миссионерлык сәяхәтенә «изге рух тарафыннан җибәрелгән» булса да, алар барыбер, өлкәннәрне билгеләгәндә, ураза тотып дога кылган. Аннан соң алар бу өлкәннәрне «Йәһвәгә тапшырган» (Рс 13:1—4; 14:23). Паул белән Барнаб турында гына түгел, ә Титус һәм, күрәсең, Тимути турында да алар ир-атларны җыелышларда «өлкәннәр» итеп билгеләгән дип әйтелә (Тит 1:5; 1Тм 5:22). Изге Язмаларда беркайда да җыелышлар өлкәннәрне үзләре билгеләгән дип әйтелми. Беренче гасыр җыелышларында, күрәсең, күп кенә өлкәннәр булган, һәм алар бергә «өлкәннәр советы» булып хезмәт иткән (1Тм 4:14; Фп 1:1).
аларны Йәһвәгә тапшырдылар: «Тапшырдылар» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле шулай ук Рс 20:32 дә кулланыла; анда Паул Эфес өлкәннәренә әйтә: «Сезне Аллаһыга... тапшырам». Һәм шул фигыль Лк 23:46 да да Гайсәнең мондый сүзләрен бирер өчен кулланыла: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам». Бу сүзләр Зб 31:5 тән китерелгән өземтә; анда Септуагинтада (30:6, LXX) «тапшыру» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе кулланыла, һәм анда еврей текстының контекстында Аллаһы исеме очрый. Үзеңне Йәһвәгә тапшыру дигән фикер Еврей Язмаларында берничә тапкыр очрый. (Зб 22:8; 37:5; Гс 16:3; Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 14:23 кара.)
иман ишеген: Яки «иманга ишек». Йәһвә, башка халык кешеләренә, ягъни яһүд булмаганнарга, иманга ия булу мөмкинлеге биреп, бу образлы ишекне ачкан. Изге Язмалар буенча, иманга ия булу Аллаһыга таяну үстерү дигән фикерне үз эченә ала; андый таяну тыңлаучанлык күрсәтергә этәрә. (Яг 2:17; Ях 3:16 га аңлатманы кара.) Паул «ишек» сүзен үз хатларында образлы рәвештә өч мәртәбә куллана (1Кр 16:9; 2Кр 2:12; Кл 4:3).