РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 23 нче бүлек
гомерем буе: Монда кулланылган полите́уомай дигән грек фигыленең формасы «үзеңне граждан кебек тотарга» дип тәрҗемә ителергә мөмкин («Патшалык подстрочнигы»). Паул монда күрсәткәнчә, ул, үз иленең законнарын үтәгән яхшы граждан кебек, үзен дөрес итеп тоткан. Рим гражданнары, гадәттә, үз дәүләтенең эшләрендә актив катнашкан, чөнки Рим гражданлыгы югары бәяләнгән һәм җаваплылык белән өстенлекләр биргән (Рс 22:25—30). Паул бу очракта үзен Аллаһы каршында ничек тотканын сурәтли, димәк, монда аның башлыча Аллаһы Патшалыгының гражданы булганы күздә тотыладыр. (Фп 3:20; бу фигыльнең шул ук формасы Фп 1:27 дә (иск.) ничек кулланылган икәне белән чагыштыр.)
мин фарисей: Анда булганнарның кайберләре Паулны белгән (Рс 22:5). Паул үзен фарисейларның улы дип атагач, Югары киңәшмә санына кергән фарисейлар ул үзе турында ялган сөйли дип уйламаган, чөнки алар аның ашкынучан мәсихче булып киткәнен белгән. Алар аңлаган: ул бу сүзләре белән элек алар кебек фарисей булганын таныган. Бу контекстта Паулның үзен фарисей дип атавын болай дип аңлап була: ул үзен саддукейларга түгел, ә фарисейларга тиңләгән, чөнки ул фарисейлар кебек терелтелүгә ышанган. Шулай эшләп, ул шунда булган фарисейлар белән уртак тел табарга тырышкан. Ул, күрәсең, бәхәсләр тудырган бу теманы күтәреп, Югары киңәшмәнең кайбер әгъзаларын үз ягына авыштырырга өметләнгән, һәм шулай булган да (Рс 23:7—9). Паулның Рс 23:6 дагы шушы сүзләре соңрак үзен Әгрип патша алдында яклаганда үзе турында әйткәннәренә туры килә (Рс 26:5). Һәм Филипиядәге имандашларына Римнан язганда Паул кабат үзенең элек фарисей булганын искә алган (Фп 3:5). Элек фарисейлар булган башка мәсихчеләр турындагы Рс 15:5 тәге сүзләргә дә игътибар итеп була. (Рс 15:5 кә аңлатманы кара.)
ант иттеләр: Монда кулланылган грек сүзе анатемати́зо, күрәсең, ант итүне белдергән һәм бу ант үтәлмәсә я ялган булып чыкса, бу антны әйткән кешене каһәр сугачак икәнен күздә тоткан.
өлкәннәр: Монда яһүд халкының җитәкчеләре турында сүз бара; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.)
ант бирдек: Рс 23:12 гә аңлатманы кара.
ант иткән: Рс 23:12 гә аңлатманы кара.
төнге сәгать өчләрдә: Бу сан кояш батканнан соң саналган, ягъни кичке тугызларда. Мәсихче Грек Язмаларында, грекларның һәм римлыларның вакыт бүлү системасы буенча, вакыт гадәттә «сак» белән күрсәтелә. (Мт 14:25; Мк 6:48; Лк 12:38 гә аңлатмаларны кара.) Төнне тәшкил иткән 12 сәгатьнең конкрет «сәгате» монда гына искә алына. (Рс 16:25, 33 белән чагыштыр; Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)
Мөхтәрәм идарәче Феликәскә үз сәламнәрен тапшырып, Клавдий Лисий хат яза: Яки «Клавдий Лисийдан мөхтәрәм идарәче Феликәскә сәламнәр!» Андый кереш сүзләр борынгы замандагы хатларда гадәти булган. Башта язучы, аннары кемгә язылганы искә алынган, ә аннан соң сәламләү сүзе китерелгән. Сәламләү сүзе итеп сүзгә-сүз «шатланырга» дигәнне аңлаткан грек сүзе ха́йро кулланылган; ул «сезнең белән барысы әйбәт булсын» дигән фикерне белдерә. Ул папируста язылган дөньяви хатларда еш очрый. Бу контекстта шушы грек сүзен тиешенчә «сәламнәр» дип тәрҗемә итеп була. Охшаш кереш сүзләр Рс 15:23 һәм Яг 1:1 дә очрый. (Рс 15:23 кә аңлатманы кара.)
Рим гражданы: Рс 16:37; 22:25 кә аңлатмаларны кара.
сараенда: Яхшы хәбәрләрдә һәм Рәсүлләр китабында грек сүзе прайто́рион (прэто́риум дигән латин сүзеннән барлыкка килгән) идарәченең сараена я резиденциясенә карата кулланыла. Прэто́риум дип хәрби башлыкның чатыры аталган булган, ә вакыт узу белән бу төшенчә провинция идарәчесенең резиденциясенә карата кулланыла башлаган. Монда бу төшенчә Кайсариядә урнашкан Бөек Һируд төзегән сарайны күрсәтә. Бу вакытка, ягъни якынча б. э. 56 елына, ул Рим идарәчесенең резиденциясе булып хезмәт иткән. (Мт 27:27 гә аңлатманы кара.)