РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 22 нче бүлек
еврей телендә: Ях 5:2 гә аңлатманы кара.
Гамәлиилнең: Рәсүлләр китабында ике мәртәбә, монда һәм Рс 5:34 тә, искә алынган Канун укытучысы. (Рс 5:34 кә аңлатманы кара.)
Юлның: Ягъни «мәсихче юлның».
аксакаллар җыелышы: Яки «аксакаллар советы». Монда кулланылган пресбите́рион дигән грек сүзе пресби́терос (сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр») дигән төшенчәгә тамырдаш; соңгысы Изге Язмаларда башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25 һәм Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. «Аксакаллар җыелышы» сүзтезмәсе монда, күрәсең, Югары киңәшмәне — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары судын белдерә. Ул өлкән руханилар, канунчылар һәм аксакаллардан торган. Бу өч төркем еш кына бергә искә алына. (Мт 16:21; 27:41; Мк 8:31; 11:27; 14:43, 53; 15:1; Лк 9:22; 20:1; Лк 22:66 га аңлатманы кара.)
насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
тавышын ишетмәделәр: Рс 9:3—9 да Лүк Паулның Дәмәшекъкә баргандагы очрагын сурәтли. Бу ике хәбәр бергә шул чакта нәрсә булганын тулырак аңларга ярдәм итә. Рс 9:7 гә аңлатмада әйтелгәнчә, Паулның юлдашлары «тавышны» ишеткән, ләкин, күрәсең, сүзләрне аңлый алмаган. Димәк, алар тавышны Паул ишеткәндәй ишетмәгән. Бу фикер Рс 22:7 дә әйтелгәннәр белән туры килә; анда «тавыш ишеттем» дигән сүзтезмәдәге «ишетү» дигәнне аңлаткан грек сүзе Паулның сүзләрне ишеткәнен һәм аңлаганын күрсәтә. Ә Паулның юлдашлары аңа әйтелгән хәбәрне аңламаган, чөнки бу тавыш берәр ничек басылган яки бозылган булгандыр. Күрәсең, алар шул мәгънәдә «тавышны ишетмәгәннәр». (Мк 4:33; 1Кр 14:2 белән чагыштыр, анда «ишетү» дигәнне аңлаткан шул ук грек сүзе «тыңларга» я «аңларга» дип бирелергә мөмкин.)
күзләрең ачылсын!: Сүзгә-сүз «өскә кара!» Монда кулланылган грек сүзенең төп мәгънәсе «күзләрне өскә юнәлтү» (Мт 14:19; Лк 19:5), ләкин ул шулай ук күрә башлауны (Ях 9:11, 15, 18) яки яңадан күрә башлауны аңлатырга мөмкин (Мк 10:52; Лк 18:42; Рс 9:12).
Гайсәне исеме белән чакырып, гөнаһларыңнан арын: Кеше, үзе суга чумдырыласы су белән түгел, ә Гайсәне исеме белән чакырып, гөнаһларыннан арына. Гайсәне исеме белән чакыру аңа иман итү һәм шул иманны мәсихче эшләр белән күрсәтүне үз эченә ала (Рс 10:43; Яг 2:14, 18).
мин бер күренеш күрдем: Монда «күренеш» дип бирелгән грек төшенчәсе э́кстасис турында күбрәк белер өчен, Рс 10:10 га аңлатманы кара. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й14, 17, 22 дип атала) монда «Йәһвәнең кулы минем өстемдә иде» диелә. Ә тагын бер тәрҗемәдә (Й18 дип атала) «Йәһвәнең рухы мине каплады» дип әйтелә.
Синең шаһитең: «Шаһит» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе ма́ртис берәр эшне я вакыйганы күргән кешене аңлата. Кайбер беренче гасыр мәсихчеләре Гайсәнең тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүе турындагы тарихи фактлар хакында шаһитлек бирә алган, ягъни аларны раслый алган, чөнки моны үзләре күргән (Рс 1:21, 22; 10:40, 41). Гайсәгә соңрак иман итә башлаган шәкертләр аның тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүенең мөһимлеге турында игълан итеп шаһитлек бирә алган (Рс 22:15). Гайсәгә мөрәҗәгать иткәндә, Паул, Стифәнне «синең шаһитең» дип атап, бу сүзне шул мәгънәдә кулланган. Стифән Югары киңәшмә алдында Гайсә турында төпле шаһитлек биргән булган. Стифән, Зб 110:1 дә пәйгамбәрлек ителгәнчә, Гайсәне күктә күренештә күргәне һәм аның Аллаһының уң ягында басып торганы турында беренче булып шаһитлек биргән (Рс 7:55, 56). Шаһитлек биргән мәсихчеләргә еш кына каршы килгәннәр, аларны кулга алганнар, кыйнаганнар һәм хәтта үтергәннәр; Стифән, Ягъкуб һәм башкалар белән нәкъ шулай булган да. Шуңа күрә соңрак грек төшенчәсе ма́ртис «шаһитлек бирү хакына үз тормышын корбан иткән берәүне», ягъни иманнан ваз кичүдән баш тартып, үлем газабын татыган берәүне, аңлата башлаган. Шул мәгънәдә Стифән беренче булып җәфаланучы буларак үтерелгән булган, һәм аның каны Мәсих турында шаһитлек биргәне өчен коелган булган. (Рс 1:8 гә аңлатманы кара.)
гаскәр башлыгы: Монда кулланылган грек төшенчәсе хили́архос (хилиарх) сүзгә-сүз «мең башлыгы», ягъни мең гаскәринең башлыгы, дигәнне аңлата. Ул трибун дип аталган хәрби Рим башлыгын белдерә. (Ях 18:12 гә аңлатманы кара.) Якынча б. э. 56 елында Иерусалим гарнизонының хәрби башлыгы Клавдий Лисий булган (Рс 23:22, 26). Рәсүлләр китабының 21—24 нче бүлекләрендә хәбәр ителгәнчә, ул Паулны ярсыган халыктан һәм Югары киңәшмәдән коткарган; шулай ук ул Паулны яшертен генә Кайсариягә җибәргәч, идарәче Феликәскә аның турында хат язган.
йөзбашыннан: Яки «гаскәр башлыгыннан». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.
Рим гражданын: Изге Язмалар буенча, Паул үзенең Рим гражданы булуы хокукларын өч очракта кулланган. Бу аларның икенчесе булган. Рим хакимиятләре гадәттә яһүдләр эшләренә сирәк кысылган. Паул очрагына исә римлылар катышкан, чөнки ул гыйбадәтханәгә килгәндә тәртипсезлек башланган, һәм шулай ук соңрак аның Рим гражданы булуы ачыкланган. Рим гражданлыгы кешегә билгеле бер өстенлекләр биргән. Бу өстенлекләр империянең бөтен территориясендә танылган һәм законлы көчкә ия булган. Мәсәлән, хөкем ителмәгән римлыны бәйләргә я кыйнарга законсыз булган, чөнки коллар белән генә алай мөгамәлә итеп булган. (Башка ике очрак турында белер өчен, Рс 16:37; 25:11 гә аңлатмаларны кара.)
бу гражданлыкны күп акча түләп алдым: Бу хәбәрдән күренгәнчә, ниндидер очракларда Рим гражданлыгын акча түләп сатып алып булган. Паул Клавдий Лисийгә үзенең тумыштан Рим гражданы булуы турында әйткән. Бу Паулның ата-бабаларының берсе, бәлки, гражданлыкны ничек тә булса алган икәнен күрсәтә. Рим гражданы булып китәр өчен башка юллар да булган. Берәр кешегә я берәр шәһәрнең яки өлкәнең бөтен азат халкына император Рим гражданлыгының берәр формасын бүләк итә алган. Берәр кол Рим гражданыннан азатлыгын сатып алса я тегесе аны азат итсә, ул Рим гражданы булып китә алган. Гражданлык отставкага чыккан рим армиясе ветеранына бирелгән булган. Я аны мирас итеп алып булган. Б. э. I гасырында Яһүдиядә Рим гражданнары, күрәсең, күп булмаган. Б. э. III гасырында гына Рим гражданлыгы провинцияләрдә яшәүче бөтен кешеләргә бирелгән булган.