РӘСҮЛЛӘР
Аңлатмалар. 27 нче бүлек
Безне: Рс 16:10 һәм 20:5 кә аңлатмаларда искә алынганча, Рәсүлләр китабының кайбер өлешләрендә аның язучысы Лүк, вакыйгаларны сурәтләгәндә, «без», «безне» һәм «безнең» дигән беренче зат алмашлыкларын куллана (Рс 27:20). Бу Лүкнең Паул белән бергә аның кайбер сәяхәтләренең өлешләрендә катнашканын күрсәтә. Рәсүлләр китабының моннан алып Рс 28:16 га кадәрге өлешендә андый алмашлыкларның кулланылуы Лүкнең Паул белән Римга сәяхәт иткәнен күрсәтә.
йөзбашына: Яки «гаскәр башлыгына». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.
игелек күрсәтеп: Монда кулланылган грек сүзе филантро́пос һәм аңа тамырдаш сүз филантропи́а назлы кайгыртуны һәм кешеләр белән кызыксынуны аңлата. Диңгездә бер көн үткәреп, төньякка таба якынча 110 км үткәннән соң, кораб Сидонда, Сурия ярында тукталган булган. Күрәсең, гаскәр башлыгы Юли үзен Паул белән гади җинаятьче белән тоткандай тотмаган. Моның сәбәбе Паулның Рим гражданы һәм гаебе расланмаган булуы булгандыр (Рс 22:27, 28; 26:31, 32).
кораб: Ашлык төялгән кораб (Рс 27:37, 38). Ул көннәрдә Рим өчен ашлыкны башлыча Мисыр җитештергән. Мисырның ашлык төялгән кораблары Мирада тукталган. Мира Кече Азиянең көньяк-көнбатыш яры янында урнашкан зур шәһәр булган. Гаскәр башлыгы Юли андый корабны табып, гаскәриләр белән тоткыннарны шуңа утырткан. Бу кораб, аларны сәяхәтләренең беренче өлешендә алып барган корабка караганда, күпкә зуррак булган (Рс 27:1—3). Ул кыйммәтле йөкне — ашлыкны — һәм 276 кешене: команда, гаскәриләр, тоткыннар һәм, күрәсең, Римга баручы башка кешеләрне алып барган. Мира Искәндәриядән төньякка таба урнашкан булган һәм Мисырның шул шәһәреннән килгән корабларның маршрутына кергәндер. Яки Искәндәриядән килгән бу кораб, бәлки, җил каршы булганга (Рс 27:4, 7), маршрутын үзгәртергә һәм Мирада якорь салырга мәҗбүр булгандыр. (Ә13 кушымт. кара.)
Йолу көне белән бәйле ураза тоту: Яки «көзге ураза». Сүзгә-сүз «ураза». «Ураза» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе Муса кануны буенча тотарга кирәк булган бердәнбер уразаны күрсәтә. Бу уразаны ел саен үткәрелгән Йолу көнендә тотарга кирәк булган. Бу бәйрәм Йом-Киппур (еврейчә йом хаккиппури́м, мәгънәсе «каплаулар көне») дип тә аталган. (Лв 16:29—31; 23:26—32; Сн 29:7; сүзлектән «Йолу көне» кара.) Йолу көне турында әйтелгәндә искә алынган «үзеңне басынкыландыру» сүзтезмәсе, гадәттә, үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата (Лв 16:29, иск.). Рс 27:9 да «ураза» сүзенең кулланылуы кешеләр Йолу көнендә үз-үзләрен башлыча ураза тотып басынкыландырган дигән фикерне раслый. Йолу көне белән бәйле ураза сентябрь ахыры — октябрь башларына туры килгән.
җаннарыбызга: Яки «тормышларыбызга». Монда кулланылган грек сүзе психе́ кешене я шул кешенең тормышын күрсәтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Эвракилон: Грекча Эураки́лон; латинча эуроаквило. Ягъни Урта диңгез диңгезчеләренә грегаль буларак билгеле булган көчле төньяк-көнчыгыш җиле. Бу — Урта диңгездә иң көчле җил. Ул зур җилкәнле кораблар өчен бик куркыныч булган, чөнки аларны җиңел генә әйләндереп ташлый алган.
көймәне: Монда кулланылган грек сүзе ска́фе кечкенә көймәне аңлата. Аны кораб үз артыннан тартып барган, ә зур корабларда ул палубада булган. Аны, кораб яр янында якорь салгач, ярга барып җитәр өчен, йөкне бушатыр өчен я корабны тарттырып борыр өчен кулланганнар. Кораб һәлакәткә очраса, ул шулай ук котылу өчен кулланыла алган. Давыл вакытында бу көймәне, ул су белән тулмасын я җимерелмәсен өчен, судан тартып чыгарганнар һәм корабта саклаганнар.
Сиртта: Монда кулланылган грек исеме Си́ртис «тартырга» дигәнне аңлаткан тамырдан килеп чыккан. Сирт дип Африканың төньяк яры (хәзерге Тунис белән Ливия яры) буендагы ике култык аталган булган. Көнбатыш култык (Тунис белән Триполи арасында) Кече Сирт (хәзерге Габес култыгы) дип аталган булган. Аның көнчыгышында Зур Сирт (хәзерге Сидра култыгы) урнашкан булган. Су күтәрелү һәм чигенү вакытында су астындагы комнар даими рәвештә бер урыннан икенче урынга күчкәнгә, борынгы диңгезчеләр, кораблары комга утырмасын өчен, аларны читләтеп үткән. Б. э. I гасырында яшәгән грек географы Страбон сайга утырган кораблар турында «аннан кораб сирәк котыла» дип язган («География», 17, III, 20). Иосиф Флавий сүзләре буенча («Яһүдләр сугышы» II, 16, 4), кешеләрнең Сирт исемен ишетеп котлары очкан. (Ә13 кушымт. кара.)
көчле давыл: Сүзгә-сүз «кечкенә булмаган давыл». Бу грек сүзтезмәсе көчле давылны күрсәтә. Паул көннәрендә матрослар юнәлешне кояшка я йолдызларга карап билгеләгән, шуңа күрә болытлы һава торышы аларга моны эшләргә бик комачаулаган.
чөнки мондагы бер җан да һәлак булмаячак: Яки «чөнки арагызда берегез дә тормышын югалтмаячак». Бу сүзтезмәдә кулланылган грек сүзе психе́ кешене я шул кешенең тормышын күрсәтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Мин... аңа изге хезмәт башкарам: Яки «Мин... аңа хезмәт итәм (гыйбадәт кылам)». (Рс 26:7 гә аңлатманы кара.)
Әдрән диңгезендә: Паул көннәрендә бу төшенчә хәзерге Әдрән диңгезеннән зуррак өлкәне аңлаткан. Грек географы Страбон сүзләре буенча, бу исем Атрия шәһәре исеменнән барлыкка килгән; бу шәһәр По елгасы тамагы (хәзерге Венеция култыгы) янында урнашкан булган («География», 5, I, 8). Хәзерге Адрия шәһәре (Италия) диңгез ярыннан берникадәр ераклыкта урнашкан. Күрәсең, Адрия (Әдрән) исеме борынгы шәһәр тирәли суларга карата кулланыла башлаган, һәм әкренләп бу төшенчә үз эченә бөтен хәзерге Әдрән диңгезен, Ионик диңгезне, шулай ук Сицилиядән (һәм Мальтадан) көнчыгышка таба һәм Криттан көнбатышка таба яткан Урта диңгез суларын үз эченә алган. (Ә13 кушымт. кара.)
20 колач: Якынча 36 м. Колач су тирәнлеген үлчәү берәмлеге. Бер колач дүрт терсәккә (якынча 1,8 м) тиң дип санала һәм ян якка сузылган ике кулның бармак очлары арасына тиң диярлек. Шунысы игътибарга лаек: «колач» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе оргюйа́ «сузарга» дигәнне аңлаткан тамырдан барлыкка килгән. (Ә14 кушымт. кара.)
15 колач: Якынча 27 м. (Бу шигырьдәге 20 колач дигән сүзтезмәгә аңлатманы һәм Ә14 кушымт. кара.)
276: Кайбер кулъязмаларда корабта күпме кеше булганы турында төрле саннар китерелсә дә, 276 саны борынгы кулъязмалар белән яхшы раслана, һәм күпчелек белгечләр бу сан белән килешә. Ул чактагы кораблар шулкадәр кешене сыйдыра алган. Иосиф Флавий сүзләре буенча, 600 кешене алып барган бер кораб Римга барышлый һәлакәткә эләккән булган.
җан: Яки «кеше». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда тере кешене аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)