Гайсә көннәрендә фарисейлар кигән нәрсәләр
Фарисейлар Кн 6:6—8 һәм 11:18 дәге сүзләрне туры мәгънәдә аңлаган. Үз-үзләрен чиктән тыш тәкъва дип санап һәм хорафатларга ышанып, алар Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкны сул кулларына, ә кайчак маңгайларына да бәйләп йөрткән. Өстәвенә, фарисейлар, Канун кушуы буенча, үз киемнәренең итәкләренә чуклар ясап кына калмаган, ә аларны, яхшырак күренеп торсын өчен, озынайткан да (Сн 15:38; Мт 23:5).
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: