Хәрби кием кигән Рим йөзбашы, ягъни гаскәр башлыгы
Йөзбашы гади гаскәри ирешә алган иң югары дәрәҗә булган. Ул хәрби күнегүләр уздырган. Гаскәриләрнең коралларын, кирәк-яракларын тикшергән; аларны ничек ашатканнарын, гаскәриләрнең тәртипләрен күзәткән. Рим гаскәренең сугышка әзер һәм сәләтле булуы башлыча йөзбашларыннан торган. Алар, асылда, Рим гаскәрендә иң тәҗрибәле һәм югары бәяләнгән кешеләр булган. Шуңа күрә Гайсә янына ялварып килгән йөзбашының басынкылыгы һәм иманы хәйран калырлык булган.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: