Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 36 бүл. 92 б.-93 б., 7 абз.
  • Нык иманлы йөзбашы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нык иманлы йөзбашы
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нык иманлы йөзбашы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Хәрби кием кигән Рим йөзбашы, ягъни гаскәр башлыгы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Йөзбашы
    Сүзлек
  • Изге Язмаларның бер өзеге икенчесенә каршы киләме?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 36 бүл. 92 б.-93 б., 7 абз.
Йөзбашы үзенең каты авырган хезмәтчесенә карап тора; арткы планда яһүди өлкәннәр Гайсәгә мөрәҗәгать итә

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Нык иманлы йөзбашы

МАТТАЙ 8:5—13 ЛҮК 7:1—10

  • ГАЙСӘ БЕР ЙӨЗБАШЫНЫҢ ХЕЗМӘТЧЕСЕН САВЫКТЫРА

  • ИМАНЛЫ КЕШЕЛӘР ФАТИХАЛАНЫР

Яһүди өлкәннәр Гайсәгә мөрәҗәгать итә

Таудагы вәгазен сөйләгәннән соң Гайсә Кәпернаум шәһәренә бара. Монда аның янына яһүдләрнең кайбер өлкәннәре килә. Аларны аның янына Рим армиясенең бер йөзбашы җибәргән; ул — башка халык кешесе.

Бу йөзбашының кадерле хезмәтчесе авырып үлем түшәгендә ята. Йөзбашы мәҗүси булса да, Гайсәдән ярдәм эзли. Аның хезмәтчесе «өйдә параличтан бик нык газапланып ята», бәлки, авыртудан тилмерә, һәм яһүдләрнең өлкәннәре моны Гайсәгә сөйләп бирә (Маттай 8:6). Алар: «Аңа ярдәм итче, ул моңа лаек, чөнки ул халкыбызны ярата һәм безгә синагога салып бирде»,— диеп, Гайсәдән аның өчен үтенә (Лүк 7:4, 5).

Гайсә йөзбашының йортына якынлашкач, йөзбашының дуслары аның каршысына чыга

Тиздән Гайсә бу өлкәннәр белән йөзбашының өенә китә. Алар анда якынлашкач, йөзбашы дусларын Гайсәне каршы алырга җибәреп, аңа болай дип әйтергә куша: «Әфәнде, мәшәкатьләнмә. Мин сине үз йортымда кабул итәргә лаеклы түгелмен. Шуңа күрә үземне синең яныңа килергә дә лаеклы дип санамадым» (Лүк 7:6, 7). Башкаларга боерыклар бирергә гадәтләнгән йөзбашы нинди гаҗәеп басынкылык күрсәтә! Моннан бу кешенең үз коллары белән үзләрен мәрхәмәтсез тоткан римлылардан никадәр аерылып торганы күренә (Маттай 8:9).

Бу йөзбашы, һичшиксез, яһүдләрнең башка халык кешеләре белән аралашудан тыелганын белә (Рәсүлләр 10:28). Бәлки, моны күздә тотып, ул үз дусларын Гайсә янына болай дип әйтергә җибәрә: «Син әйт кенә, һәм хезмәтчем савыгыр» (Лүк 7:7).

Моны ишеткәч, Гайсә гаҗәпләнә. «Сезгә шуны әйтәм: хәтта Исраилдә дә андый нык иманны күргәнем булмады»,— дип әйтә ул (Лүк 7:9). Йөзбашының дуслары, аның өенә кайткач, каты авырып яткан хезмәтченең сәламәт булуын күрә.

Йөзбашының хезмәтчесен савыктырганнан соң, Гайсә бу очракны яһүд булмаган иман итүчеләргә фатихалар биреләчәге турында әйтер өчен куллана. Ул болай ди: «Көнчыгыштан һәм көнбатыштан күпләр килер һәм күкләр Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә табын янында утырыр». Ә имансыз яһүдләр турында нәрсә әйтеп була? Гайсә алар «тышкы караңгылыкка ыргытылачак. Анда алар үкереп елап, тешләрен шыкырдатачаклар» ди (Маттай 8:11, 12).

Шулай итеп, үзләренә Мәсих белән бергә Патшалыкта идарә итәргә беренче итеп тәкъдим ителгән мөмкинлекне кабул итмәгән яһүдләр кире кагылачак. Ә мәҗүсиләр, образлы әйткәндә, күктәге өстәл янында, «күкләр Патшалыгында», утырыр өчен чакырылачак.

  • Ни өчен яһүдләр мәҗүси йөзбашы өчен үтенә?

  • Ни өчен йөзбашы Гайсәне үз өенә чакырмыйдыр?

  • Гайсә мәҗүсиләр өчен нинди фатихалар турында әйтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу