Кыр балы
Монда кыргый бал корты умартасы (1) һәм баллы кәрәз (2) сурәтләнгән. Яхъя ашаган балны, бәлки, җирле кыргый бал кортлары ясаган булгандыр. Кортларның бу төре сурия бал корты (Apis mellifera syriaca) буларак билгеле. Бу усал бал кортлары Яһүдия чүленең эссе һәм коры климатына яхшы ияләшкән, ләкин өйдә асрауга бирелми. Әмма б. э. к. IX гасырга Исраилдә яшәгән кешеләрнең цилиндр сыман балчык савытларда бал кортларын асраганнары билгеле. Үрдүн үзәнендә урнашкан булган бер борынгы шәһәрнең (хәзер бу урын Тель-Рехов буларак билгеле) үзәгендә казу эшләре алып барылганда, күп кенә андый умарталар табылган булган. Шул умарталарда табылган балны, күрәсең, хәзер Төркия буларак билгеле җирдән китерелгән бал кортлары ясаган.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: