«Сөт белән бал аккан җир»
ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ, исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәч, аларны «яхшы һәм киң җиргә, сөт белән бал аккан җиргә» китерергә вәгъдә иткән (Чыгыш 3:8).
Вәгъдә ителгән җирдә исраиллеләр сыер, сарык һәм кәҗә асраган, шуңа күрә аларның сөтләре һәрвакыт күп булган. Ә бал турында нәрсә әйтеп була? Кайберәүләр Изге Язмаларда бал искә алынганда, финик, инҗир я йөземнән ясалган сироп турында сүз бара дип саный. Өстәвенә, анда бал кортлары ясаган бал турында әйтелгәндә, гадәттә умарта кортларының түгел, ә кыргый бал кортларының балы күздә тотыла (Хакимнәр 14:8, 9; 1 Ишмуил 14:27; Маттай 3:1, 4). Алайса, бу җирдә чыннан да сөт кенә түгел, ә шулай ук бал да муллыкта булганмы?
Күптән түгел Израильдә бу сорауга ачыклык керткән бер археологик табылдык табылган булган. Бу табылдык турында профессор Амихай Мазар болай дип әйткән: «Бу — Якын Көнчыгышта табылган иң борынгы умарталык. Ул б. э. к. X гасырга — IX гасырның башына карый».
Бу җирләрдә археологлар өч рәткә тезелгән 30 дан артык умарта тапканнар. Ул умарталыкта якынча 100 умарта була алган дип санала. Умарта эчләрендә бал кортларының һәм балавызның калдыклары табылган. Галимнәрнең исәпләүләре буенча, «бу умарталар елына якынча ярты тонна бал бирә алган».
Борынгы вакытта балны — ашар өчен, ә балавызны күн һәм металлдан әйберләр җитештерер өчен кулланганнар. Моннан тыш, эретелгән балавызны язар өчен кулланылган агач тактачыкларга салганнар. Моның өчен шул тактачыкларда махсус уем ясалган булган. Анда салынган балавызны, эретеп, язар өчен кат-кат кулланып булган. Табылган умарталыкны тикшереп, галимнәр нинди нәтиҗәгә килгән?
Галимнәр болай дигән: «Изге Язмаларда исраиллеләр умарта тоткан дип әйтелмәсә дә, Тел-Реховта табылган умарталык Бабыл әсирлегенә хәтле умартачылык һәм бал җитештерү киң таралган булганын күрсәтә. Шуңа күрә Изге Язмаларда бал турында әйтелгәндә, нәкъ бал кортлары ясаган бал күздә тотылырга мөмкин».
[Чыганаклар]
Institute of Archaeology/Hebrew University © Tel Rehov Excavations