Ятьмә ыргыту
Гәлиләя диңгезендә балык тоткан кешеләр ике төр ыргытыла торган ятьмә кулланган: берсен, кечкенә балык тотар өчен, вак күзәнәкле итеп, ә икенчесен, зуррак балык тотар өчен, эрерәк күзәнәкле итеп үргәннәр. Башка төр ятьмә — зур ятьмә — белән балык тотар өчен ким дигәндә бер көймә һәм ир-атлар төркеме кирәк булган, ә ыргытыла торган ятьмә белән бер кеше көймәдә, яр буенда я суда торып балык тота алган. Андый ятьмәләр 6 м я зуррак диаметрлы булган, ә аның периметры буйлап ташлар я кургаш батыргычлар беркетелгән булган. Дөрес ыргытылса, ятьмә су өстенә яссы диск булып төшкән. Батыргычлы кырыйлары беренче булып баткан һәм балык ятьмәгә, ул диңгез төбенә төшкәндә, эләгеп калган. Балыкчы чумып балыкны ятьмәдән чыгарган я сак кына ятьмәне яр буена тартып чыгарган. Андый ятьмәне уңышлы кулланыр өчен зур осталык һәм тырышлыклар кирәк булган.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: