Кайсар Август
Рим империясенең беренче императоры Октавиан булган. Аның тулы исеме Гай Юлий Цезарь Октавиан. Ул б. э. к. 44 елны үтерелгән Рим диктаторы Юлий Цезарьның үги улы булган. Б. э. к. 31 елның сентябрь аенда Октавиан Рим империясенең императоры булып киткән, ә б. э. к. 27 елны, 16 гыйнварда Рим сенаты аңа Август титулы биргән. Б. э. к. 2 елны кайсар Август империядә яшәүче бар кешеләрнең санын алырга, һәр кешегә «үз туган шәһәрендә» теркәлергә дигән боерык чыгарган (Лк 2:1—7). Бу боерык аркасында Гайсә Бәйтлеһемдә туган, һәм шулай итеп Изге Язмалар пәйгамбәрлеге үтәлгән (Дн 11:20; Мик 5:2). Август б. э. 14 елында, 17 августта (Юлиан календаре буенча, 19 августта), үзе хакына атаган август аенда үлгән. Монда күрсәтелгән бронза скульптура б. э. к. 27—25 елларга карый һәм хәзер Британия музеенда саклана.
Чыганак:
© Trustees of the British Museum. Licensed under CC BY-NC-SA 4.0 (http://creativecommons.org/licenses/by/4.0/). Source: http://www.britishmuseum.org/research/collection_online/collection_object_details/collection_image_gallery.aspx?partid=1&assetid=737314001&objectid=466397
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: