Гәлиләя диңгезе балыклары
Изге Язмаларда Гәлиләя диңгезе турында сүз барганда, күп мәртәбә балыклар, балык тоту һәм балыкчылар турында әйтелә. Гәлиләя диңгезендә якынча 18 төр балык яши. Аларның якынча унысы гына сәүдә өчен яраклы булган. Бу 10 төрне 3 төркемгә бүлеп була. Беренчесе — монда күрсәтелгән каяз балыгы (Barbus longiceps) (1). Бу 3 төр балыкларның авыз кырыйларында мыекча бар, шуңа күрә аның семит телендәге исеме «чәч» дигәнне аңлата. Ул моллюсклар, әкәм-төкәм һәм вак балыклар ашый. Каяз балыгының озынлыгы 75 см җитәргә мөмкин, ә авырлыгы 7 кг артык булырга мөмкин. Икенче төркем тилапия (Tilapia galilea) (2) дип атала. Аның гарәпчә исеме «мушт», ягъни «тарак», чөнки бу төркемгә кергән 5 төр тилапияның арка канаты таракны хәтерләтә. Тилапияның бер төренең озынлыгы якынча 45 см җитә, ә авырлыгы 2 кг чамасы булырга мөмкин. Өченче төркем — монда күрсәтелгән киннерет сардинасы (Acanthobrama terrae sanctae) (3). Бу балык вак сельдька охшаш. Борынгы заманнардан ук аны тозлаганнар.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: