Тут агачы
Тут агачы бер генә тапкыр, Гайсә рәсүлләргә иманнары турында әйткәндә, искә алына (Лк 17:5, 6). Монда кулланылган грек сүзе гадәттә тут агачының һәр төренә карата кулланылган, ә Израильдә кара тут агачы (Morus nigra) киң таралган. Бу йөрәксыман зур яфраклы нык агачның биеклеге якынча 6 м җитә; аның кара бөрлегәннекенә охшаш җимешләре куе кызыл я кара була.
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: