ЛҮК
Аңлатмалар. 17 нче бүлек
Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр: Яки «киртәләр куючылар». Монда кулланылган грек сүзе ска́ндалон берәр тозакны аңлаткан дип санала; кайберәүләр бу сүз җим беркетү өчен тозактагы чыбыкны белдергән дип уйлый. Киң мәгънәдә ул берәр кешенең абынуына я егылуына сәбәп булган теләсә нинди комачаулыкны аңлата башлаган. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул берәүне ялгыш юлдан барырга, әхлакый яктан абынырга я егылырга, ягъни гөнаһ кылырга, этәргән берәр гамәлгә я шартка карый. Бу сүзнең тамырдаш фигыле скандали́зо Лүк 17:2 дә «иманнан ваз кичәргә этәрү» дип тәрҗемә ителгән, аны шулай ук «абыну ташы булу» дип тә тәрҗемә итеп була.
көненә... җиде тапкыр: Бу сүзләр Петергә Гайсәнең элегрәк биргән җавабын хәтерләткәндер. Петер Гайсәдән кардәшен ничә тапкыр кичерергә тиешлеген сораган булган. Ул чакта Гайсә: «77 тапкыр»,— дип җавап биргән. (Мт 18:22 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең шул җавабын һәм мондагы сүзләрен сүзгә-сүз аңларга кирәкми. Монда «җиде тапкыр» дигән сүзләр чиксез тапкыр дигән мәгънә йөртә. (Зб 119:164 тәге «көненә җиде тапкыр» дигән сүзтезмә белән чагыштыр. Ул кат-кат, өзлексез, гел дигәнне аңлата.) Берәр мәсихче үз кардәшенә каршы көненә җиде тапкыр гөнаһ кылырга һәм җиде тапкыр тәүбә итәргә мөмкин. Шелтә алгач, ул тәүбә итә икән, аны һәр тапкыр кичерергә кирәк. Андый чакта гел, чиксез кичереп торырга кирәк (Лк 17:3).
горчица орлыгы хәтле: Яки «горчица орлыгы шикелле кечкенә». (Лк 13:19 га аңлатманы кара.)
тут агачына: Бу агач Изге Язмаларда бер генә тапкыр искә алына. Монда кулланылган грек сүзе гадәттә тут агачының һәр төренә карата кулланылган, ә Израильдә кара тут агачы (Morus nigra) киң таралган. Бу йөрәксыман зур яфраклы нык агачның биеклеге якынча 6 м җитә; аның кара бөрлегәннекенә охшаш җимешләре куе кызыл я кара була. Бу агач үзенең киң җәелгән тамырлары белән билгеле. Шуңа күрә аны тамыры белән чыгару күп көч таләп итә.
билеңне буып: Монда «билеңне буып» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе перизо́ннимай хезмәт итәр өчен алъяпкыч бәйләү я, мәсәлән билбау белән киемне буу, дигәнне аңлата. Бу контекстта шушы грек сүзен шулай ук «киенеп һәм хезмәт итәргә әзер торып» дип тәрҗемә итеп була. Бу грек сүзе Лк 12:35, 37 һәм Эф 6:14 тә очрый. (Лк 12:35, 37 гә аңлатмаларны кара.)
мактауга лаексыз: Сүзгә-сүз «бернигә дә яраксыз». Гайсәнең бу мисал белән хезмәтчеләр — үзенең шәкертләре — үзләрен бернигә дә файдасыз я яраксыз дип санарга тиеш дип әйтәсе килмәгән. Контекст буенча, «мактауга лаексыз» дигән сүзләр шуны аңлата: хезмәтчеләр үзләрен аерым хөрмәткә я мактауга лаек дип санарга тиеш түгел, ә үзләрен тыйнак тотарга тиеш булган. Кайбер белгечләр бу төшенчә гипербола буларак кулланыла дип саный. Аның мәгънәсе «без аерым игътибарга лаек булмаган хезмәтчеләр генә».
Иерусалимга юл тотканда, ул Самария белән Гәлиләя арасыннан үтеп: Бу сәяхәтнең максаты Иерусалим булган, ләкин Гайсә башта Ифраим шәһәреннән төньякка таба Самария һәм Гәлиләя (бәлки, аның көньяк өлеше) аша Переягә юл тоткан. Шушы сәяхәт вакытында Гайсә Самариядәге я Гәлиләядәге бер авылга кергәндә, аны махау авырулы ун кеше күреп алган (Лк 17:12). Шул чакта Гайсә үз үлеме алдыннан Гәлиләядә соңгы тапкыр булган. (Ях 11:54; A7 кушымт. кара.)
махау авырулы ун кеше: Изге Язмалар язылган чорда махаулылар, күрәсең, бергә җыелып, төркемләп яшәгән, һәм шулай итеп алар бер-берсенә ярдәм итә алган (2Пат 7:3—5). Аллаһы кануны буенча, махаулылар башкалардан аерым яшәргә тиеш булган. Махаулы кешегә шулай ук: «Нәҗес, нәҗес!» — дип кычкырып, үзе турында башкаларны кисәтергә кирәк булган (Лв 13:45, 46). Шуңа күрә махаулылар Гайсәдән читтәрәк тукталган булган да. (Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.)
руханиларга күренегез: Гайсә Мәсих җирдә булганда, Муса кануны буенча яшәгән һәм Һарун токымы үтәгән руханилыкның гамәлдә булуын таныган. Махаулы ун кешене савыктыргач, ул аларга руханига барып күренергә кушкан (Мт 8:4; Мк 1:44). Муса кануны буенча, рухани махаулы кешенең савыкканын расларга тиеш булган. Махаудан савыккан кешегә гыйбадәтханәгә барып, корбан яки бүләк итеп ике чиста кош, эрбет агачы ботагы, ачык кызыл төстәге җеп һәм иссоп үсемлеге китерергә кирәк булган (Лв 14:2—32).
Алар... савыктылар: Гайсәнең бу ун махаулыны савыктырганы турында Лүк кенә яза.
ачык билгеле: Монда кулланылган грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бер тапкыр гына очрый һәм «игътибар белән карау; күзәтү» дигәнне аңлаткан фигыльдән барлыкка килгән. Кайбер белгечләр фикеренчә, табиблар үз хезмәтләрендә, берәр чирнең тышкы билгеләрен күзәтүләре турында язганда, бу сүзне кулланган. Бу сүз монда, күрәсең, Аллаһы Патшалыгының килүе кайберәүләр өчен ачык билгеле булмаячак дигән фикерне белдерә.
сезнең арада: «Сез» дигән исем алмашлыгы, һичшиксез, Гайсә белән сөйләшкән фарисейларга карый. (Лк 17:20; Мт 23:13 белән чагыштыр.) «Патшалык» алар арасында булган дип әйтеп була, чөнки Гайсә Патша һәм Аллаһының вәкиле, Аллаһы тарафыннан патшалык итәргә майлаган зат булган. Моннан тыш аның Аллаһы билгеләгән патша булганын раслаучы эшләр башкарырга һәм үзе белән Патшалыкта идарә итәчәк кешеләрне әзерләргә хакимлеге булган (Лк 22:29, 30).
яшен... яктырткан кебек: Гайсәнең килү чоры яшен белән чагыштырылган, чөнки аның Патша булып идарә итүенә дәлил игътибарлы бар кешеләргә ап-ачык күренергә тиеш булган.
Адәм Улы белән дә үз көнендә шул ук рәвешчә булачак: Я, бәлки, «Адәм Улы белән дә шул ук рәвешчә булачак». Кайбер борынгы кулъязмаларда кыска язылыш кулланыла, ә башка борынгы кулъязмаларда монда кулланылган язылыш очрый. Соңгысы Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә кулланыла.
Нух көннәрендә: Изге Язмаларда «-нең/-ның көн(нәр)е» дигән төшенчә кайвакыт аерым бер кеше яшәгән вакытка карата кулланыла (Иш 1:1; Ир 1:2, 3; Лк 17:28). Монда Адәм Улы көннәре «Нух көннәре» белән чагыштырыла. Мт 24:37 дә язылган охшаш сүзләрдә «Адәм Улының килү чоры» дигән сүзтезмә кулланыла. Гайсә бу чагыштыруны Нух көннәренең ахырында булган Туфан белән генә чикләми. Шулай да, аның сүзләре буенча, аның «көннәре» я «килү чоры» охшаш ахыр күрәчәк. «Нух көннәре» чынлыкта күп елларга сузылган, шуңа күрә алдан әйтелгән «Адәм Улының көннәре [яки «килү чоры»]» шулай ук күп елларга сузылырга тиеш дигән нәтиҗә ясарга нигез бар. «Адәм Улының көннәре» дә котылуны эзләмәгән кешеләрнең юк ителүе белән тәмамланачак. (Мт 24:3 кә аңлатманы кара.)
көймәгә: Мт 24:38 гә аңлатманы кара.
Туфан: Яки «су басу; һәлакәт». Грек сүзе катаклисмо́с җимергеч көче булган зур су басуны белдерә. Изге Язмаларда бу сүз Нух көннәрендәге Туфанны күрсәтер өчен кулланыла (Яр 6:17, Септуагинта; Мт 24:38, 39; 2Пт 2:5).
өй түбәсендәге: Монда искә алынган йорт түбәләре яссы булган һәм төрле максат белән кулланылган, мәсәлән, анда нәрсәдер саклаганнар (Йш 2:6), ял иткәннәр (2Иш 11:2), йоклаганнар (1Иш 9:26) һәм дини бәйрәмнәр үткәргәннәр (Нк 8:16—18). Шуңа күрә анда култыкса ясарга кирәк булган (Кн 22:8). Түбәгә баскычтан менгәннәр. Гадәттә, баскыч йортның тышкы ягыннан төзелгән булган яисә баскычны сөяп куйганнар. Кеше түбәдән өйгә кермичә төшә алган. Бу безгә кеше Гайсәнең качу турындагы кисәтүен ничек үти алган икәнен һәм хәлнең никадәр ашыгыч булганын аңларга ярдәм итә.
җанын: Яки «тормышын». (Сүзлектән «Җан» кара.)
алыныр: Монда «алыныр» дип бирелгән грек сүзе төрле контекстта, еш кына уңай мәгънәдә, кулланыла. Мәсәлән, Мт 1:20 дә ул «өеңә алып кайтырга», Мт 17:1 дә «үзе белән... алып» һәм Ях 14:3 тә «яныма алачакмын» дип тәрҗемә ителгән. Бу контекстта ул, күрәсең, «Хуҗабыз» белән яхшы мөнәсәбәтләргә ия булуны һәм коткарылуны аңлата (Лк 17:37). Ул шулай ук Нухның Туфан килгән көнне көймәгә алынганын һәм Лутның Сәдүмнән кулыннан алып чыгарылганын хәтерләтергә мөмкин (Лк 17:26—29). Калдырылган булу, димәк, һәлак ителүгә лаеклы дип хөкем итүне аңлата.
Кайбер борынгы кулъязмаларда: «Ул вакытта кырда ике кеше булыр. Берсе алыныр, икенчесе калдырылыр»,— дип язылган. Ләкин бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк, һәм аларның Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булмаганы ачык. Әмма охшаш сүзләр Мт 24:40 та Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булып тора. Кайбер белгечләр уйлавынча, күчереп язучы бу сүзләрне Маттай хәбәреннән алып Лүк хәбәренә өстәгән. (А3 кушымт. кара.)