Риторик сорау
Җавап таләп итмәгән, ләкин уйланырга дәртләндергән, басым өстәгән, ниндидер мөһим фикерне ассызыклаган я тыңлаучыларны билгеле бер нәрсә турында фикер йөртергә этәргән сорау.
Көчле өйрәтү алымы булып торган риторик сораулар еш кына Изге Язмаларда кулланыла. Йәһвә аларны борынгы халкын шелтәләгәндә кулланган (Иш 40:18, 21, 25; Ир 18:14). Гайсә, мөһим хакыйкатьләрне ассызыклар өчен, риторик сораулар биргән (Лк 11:11—13). Ул шулай ук аларны, кешеләрне уйланырга этәрер өчен, кулланган, ә кайвакыт моның өчен хәтта берничә сорау биргән (Мт 11:7—9). Рәсүл Паул да риторик сорауларны бик оста кулланган (Рм 8:31—34; 1Кр 1:13; 11:22).
Изге Язмаларны укучы риторик сорауга тап булганда, тукталып, бу сорауга җавап нинди булырга тиеш икәнен аңларга тырышса, яхшы булыр иде. Мәсәлән, Гайсә: «Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер?» — дип сораганда, мондый җавап күздә тотыла: «Ата өчен андый нәрсә эшләү акылга сыймаслык хәл булыр иде». (Мт 7:9 га аңлатманы кара.)