Подстрочник (сүзгә-сүз тәрҗемә)
«Подстрочник» дип тәрҗемә ителгән латин сүзе «юллар арасында» дигән мәгънә белдерә. Изге Язмаларның андый тәрҗемәсе төп нөсхәнең телен белмәгән кешеләргә үз телләрендәге тәрҗемәнең нигезен аңларга булыша ала.
Ләкин сүзгә-сүз тәрҗемә, төп нөсхә теленең грамматикасын чагылдырганга күрә, аңлау өчен авыр була. Шуңа күрә еш кына андый тәрҗемәләрдә текст кырыенда Изге Язмаларның берәр танылган башка тәрҗемәсе китерелә. Мәсәлән, инглиз телендәге «Грек Язмаларының Патшалык подстрочнигы» (Маттай — Ачылыш) дигән тәрҗемәдә текст кырыенда 1984 елгы «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән дә текст китерелә.