Иманнары өчен төрмәдә. Кырым
2017 елның апрель аенда Россиядә Йәһвә Шаһитләренең оешмасы рәсми рәвештә тыелды. Ләкин хөкүмәт юридик оешма белән генә түгел, ә бу динне тоткан кешеләр белән дә көрәш алып бара башлады. Шул вакыттан бирле полиция, Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына күп тапкыр бәреп кереп, дистәләгән кардәшебезне кулга алды. Кайберләре төрмәгә утыртылды. Эзәрлекләүләр Кырым ярымутравына да килеп җитте.
Иң беренче рейд 2018 елның 15 ноябрендә Джанкой шәһәрендә үтте. Полиция хезмәткәрләре һәм спецназ (якынча 200 кеше) Йәһвә Шаһитләре җыелган 8 йортка бәреп керде. Мәсәлән, Сергей Филатов кардәшнең йортына 35 ләп спецназ хезмәткәре килеп кергән. Анда 6 кардәш җыелган булган. Билгеле, кардәшләребез шок кичергән. 78 яшьлек бер абый-кардәшне башта стенага терәгәннәр, аннан соң идәнгә егып, кулларына наручниклар кидереп кыйнаганнар. Бу мәрхәмәтсез мөгамәлә аркасында аңа ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ике абый-кардәшнең кан басымы күтәрелгән. Алар да хастаханәгә эләккән. Ә бер йөкле апа-кардәшнең бу хәлләр аркасында баласы төшкән.
Бу рейдтан соң Сергей Филатовны Җинаятьләр кодексының 282.2 статьясының беренче өлешен бозуда — «экстремистик эшчәнлек оештыруда» гаепләделәр. 2020 елның 5 мартында Кырым өлкә суды Сергейны гомуми режим колониясенә 6 елга хөкем итте. Аны суд залыннан ук төрмәгә алып киттеләр.
Бу очрактан соң да полиция Йәһвә Шаһитләренең йортларына рейдлар һәм анда тентүләр үткәрүен дәвам итте. Соңгы хәбәрләр буенча, 2024 елның 7 гыйнвар көнендә коралланган һәм маска кигән полиция хезмәткәрләре 5 Йәһвә Шаһитенең йортында тентү үткәрде. Йортларның берсе 68 яшьлек Тамара Братцева йорты иде. Ул Раздольное поселыгында яши. Аны экстремистик оешма оештыруда гаеплиләр. Хәзер аның эше судта карала. 2024 елның октябрь аенда Юрий Геращенко һәм Сергей Парфенович 6 елга хөкем ителгән. Башта аларга условный срок бирелгән иде, ләкин прокурор катырак җәза бирергә кирәк дип нык торды. Суд аның ходатайствосын хуплады. Юрий һәм Сергей суд залында кулга алынды. Аларны колониягә җибәрделәр.
Тентүләр һәм суд утырышлары нәтиҗәсендә 14 Шаһит хөкем ителде һәм хәзер төрмәдә утыра. Аларның һәрберсе экстремистик оешмага кешеләрне тартуда гаепләнде һәм алты ярым елга хөкем ителде.
Кайбер саннар һәм вакыйгалар
2025 ел, 17 июнь
Хәзерге вакытка Кырымдагы 14 Йәһвә Шаһите төрмәдә утыра.
2024 ел, 3 октябрь
Юрий Геращенко һәм Сергей Парфенович 6 елга хөкем ителә.
2024 ел, 7 август
Йәһвә Шаһитләренең 5 йортында, Алуштада һәм Раздольное, Сенокосное поселокларында полиция хезмәткәрләре тентү үткәрә. Тамара Братцевага карата җинаять эше кузгатыла.
2024 ел, 5 август
Йәһвә Шаһитләренең 8 йортында полиция хезмәткәрләре тентү үткәрә. Александр Дубовенко һәм Александр Литвинюк кулга алына.
2021 ел, 1 октябрь
Севастополь шәһәрендә 9 йортка тентү белән киләләр. Игорь Шмидт кулга алына һәм СИЗОга җибәрелә.
2019 ел, 4 июнь
Севастополь шәһәрендә 10 йортта тентү үткәрелә. Виктор Сташевскийны экстремистик эшчәнлек оештыруда гаеплиләр.
2019 ел, 20 март
Алупка һәм Ялта шәһәрләрендә спецназ кардәшләребезнең 8 йортына бәреп керә. Артем Герасимовтан сорау алалар һәм экстремистик эшчәнлек оештыруда гаеплиләр.
2018 ел, 15 ноябрь
Джанкой шәһәрендә якынча 200 полиция хезмәткәре һәм спецназ сугышчысы Йәһвә Шаһитләренең 8 йортына, шул исәптән Сергей Филатов йортына да, бәреп керә.