Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g16 № 6 4-6 б.
  • Үзегезне авырулардан саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үзегезне авырулардан саклагыз
  • Уяныгыз! 2016
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 СУ
  • 2 РИЗЫК
  • 3 БӨҖӘКЛӘР
  • 4 ХАЙВАННАР
  • 5 КЕШЕЛӘР
  • Сәламәтлекнең алтын кагыйдәләре
    Уяныгыз! 2015
  • Дөрес тукланыр өчен җиде киңәш
    Төрле темалар
  • Кереш сүз
    Уяныгыз! 2016
  • Авырулар. Саклану чаралары
    Уяныгыз! 2016
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2016
g16 № 6 4-6 б.

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | АВЫРУЛАР. САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ

Авырулардан сакланыгыз

КҮП кенә борынгы шәһәрләрне зур калын диварлар яклап торган. Дошман диварның кечкенә генә бер өлешен җимерсә, бөтен шәһәрнең иминлегенә куркыныч янаган. Сезнең тәнегез диварлы шәһәр сыман. Сәламәтлегегез саклану чаралары турында кайгыртуыгызга бәйле. Әйдәгез, авырып китүгә китерә алган биш чыганакны һәм иң яхшы саклану чараларын ничек корырга икәнен карап чыгыйк.

Бер ани кеше кызы белән базарда йөри

1 СУ

КУРКЫНЫЧ: зыянлы организмнар пычрак су белән сезнең тәнегезгә турыдан-туры «марш атлап» керә ала.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: иң яхшы чара — суны пычранудан саклау. Суыгызның пычрак булуын белсәгез я моңа шигегез булса, аны өйдә чистартып булаa. Эчә торган суны ябык савытта саклагыз, аннан суны чиста чүмеч белән алыгыз я краныннан агызыгыз. Чиста суга кулыгызны тыкмагыз. Мөмкин булса, якындагы су чыганаклары пычранмасын өчен, кеше тизәкләреннән дөрес арынган җәмгыятьтә яшәргә тырышыгыз.

2 РИЗЫК

КУРКЫНЫЧ: зыянлы организмнар ризыкта булырга мөмкин.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: зыянлы ризык тәмле һәм файдалы булып күренергә мөмкин. Шуңа күрә җиләк-җимешне һәм яшелчәләрне әйбәтләп юу гадәтегезгә керсен. Ризык һәм өстәл әзерләгәндә аш бүлмәсендәге кирәк-яраклар, өстәл өсләре һәм кулларыгыз чиста булсын. Кайбер ризыкларны зыянлы микроблары үлсен өчен тиешле температурада пешерергә кирәк. Төсен үзгәрткән, ис кергән я ачыган ризыктан сакланыгыз. Андый билгеләр микроблар гаскәренең сезне көтеп торганын күрсәтә. Кулланылмаган ризыкны мөмкин кадәр тизрәк суыткычка куегыз. Авырган чакта башкалар өчен ризык әзерләмәгезb.

3 БӨҖӘКЛӘР

КУРКЫНЫЧ: сезгә кайбер бөҗәкләр аша аларда яшәүче микроблар үтеп керергә мөмкин.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: авырулар таратучы бөҗәкләр актив чакта, өйдә калып я озын җиңле кием һәм чалбар киеп, алардан сакланыгыз. Махсус эшкәртелгән челтәр корып, аның астында йоклагыз, һәм бөҗәкләрдән шәхси саклану чаралары кулланыгыз. Черкиләр үрчи алган торгын сулы урыннарны бетерегезc.

4 ХАЙВАННАР

КУРКЫНЫЧ: хайваннар эчендә аларга зыян китермичә яшәүче микроблар сезнең сәламәтлегегезгә янарга мөмкин. Берәр йорт хайваны я башка берәр хайван сезне тешләсә я тырмап алса яисә аның тизәкләре ачык җирдә ятса, сезгә куркыныч яный.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: кайберәүләр хайваннарын ишек алдында тотарга булган. Йорт хайванына кагылгач, кулларыгызны юыгыз, ә кыргый хайваннарга бөтенләй кагылмагыз. Берәр хайван сезне тешләсә я тырмаса, яраны яхшылап юыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегезd.

5 КЕШЕЛӘР

КУРКЫНЫЧ: кайбер микроблар сезнең тәнегезгә берәү төчкергәндә я йөткергәндә һавага очкан вак тамчылар белән керергә мөмкин. Алар шулай ук тәнгә кагылу, мәсәлән, кочаклашу я кул кысышу аша тарала ала. Башкаларның микроблары, мәсәлән, ишек тоткычларында, баскыч тоткаларында, телефоннарда, идарә пультларында я компьютер мониторлары белән клавиатураларында булырга мөмкин.

САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ: шәхси әйберләрегезне, мәсәлән, бритвагызны, теш щеткасын һәм сөлгегезне башкаларга бирмәгез. Хайван я башка кеше тәненнән килгән бүлендекләргә, шул исәптән канга һәм канлы нәрсәләргә кагылмагыз. Кулларны әйбәтләп һәм еш юу файдалы, моны онытмагыз. Бу — бәлки, йогышлы авыруларны таратмас өчен иң яхшы чарадыр.

Чирләгәндә, мөмкин булса, өйдә калыгыз. Авыруларны контрольдә тоту һәм булдырмау үзәкләре (АКШ) йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз-борынны кулларыгыз белән түгел, ә кулъяулык я җиңегез белән капларга тәкъдим итә.

Бер борынгы гыйбрәтле хикәядә әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Куркыныч авырулар тулы дөньяда бу сүзләр нинди урынлы! Сәламәтлек саклау оешмалары биргән киңәшләргә колак салыгыз һәм гигиена кагыйдәләрен үтәп, куркынычлардан качыгыз. Саклану чаралары күрегез һәм авырып китү куркынычын киметегез!

a Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы суны өйдә чистартыр өчен берничә ысул тәкъдим итә, мәсәлән хлорлау, кояш нурлары белән чистарту, фильтр аша үткәрү һәм кайнату.

b Ризык саклау турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, «Ризыгыгыз зыянлы түгелме?» (рус) дигән брошюра, 2012 ел, 3—9 нчы битләрне карагыз.

c Маляриядән саклану чаралары турында белер өчен, «Сез үз тормышыгызны контрольдә тота аласызмы?» (рус) дигән брошюра, 2015 ел, 14, 15 нче битләрне карагыз.

d Агулы хайван тешләсә, гадәттә, ашыгыч медик ярдәм таләп ителә.

Эпидемия вакытында кирәкле саклану чаралары

Бер хатын кулларын юа

2014 елны Эбола вирусы тиз арада Көнчыгыш Африка буйлап таралган һәм бөтен дөньяда төп яңалык булып киткән иде. Шул өлкәдәге Йәһвә Шаһитләренең филиаллары имандашларына бу авырудан сакланырга ярдәм итүче мәгълүмат бирү кампаниясен үткәргән. Йәһвә Шаһитләренең вәкилләре туган хәлне ничек хәл иткәннәрен аңлаткан.

  • Презентация

    Сез янаган куркынычны кешеләргә аңларга ничек ярдәм иттегез?

    Без курку-каушауны бетерер өчен, махсус очрашулар үткәреп, вирусның ничек таралганын һәм нәрсәдән тыелырга кирәклеген аңлаттык.

  • Кулларны юу

    Йәһвә Шаһитләре нинди гамәли чаралар күргән?

    Без гыйбадәт кылу урыннарыбызга очрашуларга килүчеләрнең температураларын тикшерер өчен инфракызыл градусниклар кулландык. Һәркем бер-берсенә кагылмаска, мәсәлән, кул кысышмаска һәм кочаклашмаска тырышты, шулай ук көн дәвамында еш кулларын юды. Йәһвә Шаһитләре булган бар җирдә төп урыннарда хлорлы известь эремәсе тутырылган кул юу җайланмалары куелды.

  • Йорт эчендә телефон

    Очрашуларны һәм Изге Язмаларны өйрәтү эшен ничек регуляр үткәреп тору мөмкин булды?

    Хөкүмәт кайбер өлкәләрдә карантин оештырганга, җыелыш очрашулары вакытлыча үткәрелмәде. Шул өлкәләрдә гаиләләр гыйбадәт кылу өчен йортларда очраштылар. Кайберәүләр авырып китү ихтималын киметер өчен Изге Язмалар өйрәнүләрен телефоннан үткәрде.

  • Календарь

    Берәрсендә авыру билгеләре булса, нәрсә эшләнде?

    Моның турында хакимиятләргә әйтелде. Эбола чирен йоктырган кеше белән аралашкан, шул чирдән үлгән кешене күмәргә барган я авыру билгеләре булган һәрбер кеше үзенә 21 көнлек карантин оештырды. Бу — Эбола авыруының гомум кабул ителгән иң озак инкубацион чоры.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу