Елмаегыз! Бу бүләк!
БЕРӘРСЕ сезгә бөтен йөзе белән балкып елмайса, сез ни эшләрсез? Сез дә аңа, бәлки, җавапка елмаерсыз. Мөгаен, бу сезгә шатлык өстәр. Әйе, дусларның я һич таныш булмаган кешеләрнең эчкерсез елмаюы йогышлы була һәм яхшы хис-тойгылар уята. Магдалена исемле бер хатын болай дигән: «Мәрхүм ирем Георгның елмаюы бик җылы иде. Без бер-беребезгә караганда, мин үземне тыныч-имин хис итә идем».
Кеше эчкерсез елмайганда, ул шатлык, бәхет һәм рәхәтлек кебек уңай хисләр кичерә. Чыннан да, психологиягә багышланган онлайн журналның бер мәкаләсендә әйтелгәнчә, «елмаю безнең табигатебезнең аерылгысыз өлеше булып тора». Бу журналда хәтта яңа туган нарасыйлар да «кеше йөзендә чагылган хисләрне төп-төгәл аңлый» ала дип әйтелгән. Мәкаләдә шулай ук болай диелгән: «Кешеләр башкаларның елмаюыннан мөһим нәрсәләр турында белә, һәм шул ук вакыт бу мәгълүматка үз тәртипләренә тәэсир итәргә мөмкинлек бирә» («Observer»)a.
Кушма Штатларның Гарвард университетының тикшерүчеләре медицина хезмәткәрләренең йөзләрендә чагылган хисләре олы яшьтәге пациентларга ничек тәэсир иткәнен өйрәнгән. Медицина хезмәткәрләренең йөзендә «җылылык, кайгырту, игътибарлылык һәм кызгану чагылганда», пациентлар үзләрен канәгатьрәк хис иткән һәм аларның физик һәм психик сәламәтлеге яхшырган. Ә персоналның йөзендә игътибарлылык һәм елмаю булмаганда, киресе күзәтелгән.
Елмайганда сез үзегезгә дә файда китерәсез. Тикшеренүләр буенча, елмайган кеше үз-үзен ышанычлырак, бәхетлерәк хис итә һәм азрак стресс кичерә. Кашларны җыерып йөрү исә капма-каршы нәтиҗәләргә китерә.
ЕЛМАЮ «РУХЫМНЫ КҮТӘРДЕ»
Югарыда искә алынган Магдалена Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһите булган. Нацистлар идеологиясен кабул итмәгәне өчен аны гаиләсе белән бергә Германиядәге Равенсбрюк концлагерена җибәргәннәр. Ул болай дип исенә төшергән: «Кайвакыт сакчылар безгә бүтән тоткыннар белән сөйләшергә рөхсәт итми иделәр. Әмма алар йөзебездә чагылган хисләребезгә хуҗа була алмады. Әниемнең һәм апамның елмаюы минем рухымны күтәрә иде һәм какшамас булып калырга тәвәккәллегемне ныгыта иде».
Кайвакыт тормыш мәшәкатьләре аркасында елмаю өчен сәбәпләр аз булып тоеладыр. Әмма шуны онытмагыз: хис-тойгыларга гадәттә уйларыбыз тәэсир итә (Гыйбрәтле сүзләр 15:15; Филипиялеләргә 4:8, 9). Шуңа күрә, авыр булса да, уңай нәрсәләр турында уйланырга тырышыгызb. Күпләргә бу яктан Изге Язмаларны уку һәм дога булышкан (Маттай 5:3; Филипиялеләргә 4:6, 7). Изге Язмаларда «бәхет», «шатлык» дигән сүзләр һәм аларның тамырдаш сүзләре йөзләгән тапкыр очрый! Без сезне Изге Язмалардан һәр көн бер-ике бит укырга чакырабыз. Кем белсен, бәлки, сез дә ешрак елмая башларсыз.
Башкаларның елмайганнарын көтеп тормагыз. Үзегез елмаегыз. Көләч йөзегез белән берәрсенең тормышына ямь өстәгез. Әйе, елмаю — Аллаһыдан бирелгән бүләк. Ә бу бүләк сезне һәм сезне күргән кешеләрне бәхетле итә.
a Изге Язмаларда Аллаһы турында образлы тел белән ул елмая дип әйтелә. Зәбур 119:135 тә: «Хезмәтчеңә якты [елмаюлы] йөз күрсәт»,— диелгән.
b 2013 елгы «Әхлакый принциплар — иң зур байлык» дигән брошюраның (рус) «Сез көн дә бәйрәм итәсезме?» дип исемләнгән мәкаләсен карагыз.