Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 февраль 25 б.
  • Бер елмаю җитә!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бер елмаю җитә!
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Бердәмлек кадерле, аны саклагыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Алар пандемия вакытында да вәгазьләүләрен дәвам иткәннәр
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Аллаһы хатын-кызларны хөрмәт итә һәм кайгырта
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Елмаегыз! Бу бүләк!
    Уяныгыз! 2017
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 февраль 25 б.

Бер елмаю җитә!

Хелен күчмә стенд янында елмаеп басып тора. Ике яшь кыз аның яныннан үтеп бара.

ФИЛИППИН утрауларының Багио шәһәрендә ике яшь кыз, урам буйлап барганда, күчмә стендыбызны күреп алган. Үтеп барганда, алар стенд янында басып торучы Хелен исемле апа-кардәшнең киң итеп елмаюына игътибар иткән. Алар тукталып тормаган, әмма бу елмаю аларны битараф калдырмаган.

Соңрак, автобуста өйләренә кайтканда, алар Патшалык Залында jw.org логотибын күреп алган. Алар шундый ук логотибның күчмә стендта да булганын исләренә төшергән, шуңа күрә, автобустан төшеп, Патшалык Залына таба киткән. Керү урыны янында алар җыелыш очрашулары үткән вакытны күргән.

Шул ук ике кыз Хеленны Патшалык Залында очрата һәм аңа карап елмая.

Берникадәр вакыттан соң бу ике кыз Патшалык Залына килгән. Алар анда кемне күргән дип уйлыйсыз? Хеленны! Алар аны шунда ук танып алган. «Алар миңа таба килә башлагач,— дип әйтә Хелен,— мин аптырап калдым, чөнки аларның максатын белми идем. Ләкин алар барысын сөйләп бирде».

Аларга очрашуда бик ошаган. Кардәшләр бу ике кызны җылы кабул иткән. Кардәшләрнең җыелыштан соң җыештыруда катнашканнарын күреп, бу ике кыз да үз ярдәмнәрен тәкъдим иткән. Бу кызларның берсе чит илгә күченгән, ә икенчесе очрашуларга йөри һәм Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ә бит барысы да бер елмаюдан гына башланган!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу