Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 2 8-9 б.
  • Әти я әни вафат булса

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әти я әни вафат булса
  • Уяныгыз! 2017
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫРЛЫК
  • НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Кайгырган балаларның кичерешләре
    Уяныгыз! 2017
  • Кайгыны ничек җиңеп була?
    Яшьләрнең сораулары
  • Хәзер ничек яшәргә?
    Синең өчен якын булган кеше үлгәндә
  • Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар
    Уяныгыз! 2018
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2017
g17 № 2 8-9 б.
Зиратта бер бала олы кешенең кулына тотынган

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | ЯШЬЛӘР

Әти я әни вафат булса

АВЫРЛЫК

Дэмига алты яшь булганда, аневризм аркасында аның әтисенең гомере өзелгән. Деррикка тугыз яшь булганда, әтисе йөрәк авыруыннан үлгән. Джиннига җиде яшь булганда, әнисе күкәйлек рагы белән бер ел көрәшкәннән соң вафат булганa.

Бу өч яшь кеше бик иртә үз якыннарын югалткан. Син дә андый югалтуга дучар булгансың икән, бу мәкалә сиңа кайгыңны кичереп чыгарга ярдәм итә алаb. Әмма башта кайгы хисе белән бәйле берничә якны карап чыгыйк.

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Кайгыру төрлечә була. Ягъни синең кайгыруың башкаларныкыннан аерылып торырга мөмкин. «[Якыныңның] үлемен кичереп чыгар өчен, ниндидер гади тәртип я кагыйдәләр җыентыгы юк»,— дип әйтелә бер китапта («Helping Teens Cope With Death»). Ләкин шуны әйтергә кирәк: кайгы хисләрен чиктән тыш басу дөрес булмас иде. Ни өчен?

Кайгы хисләрен басу зыянлы булырга мөмкин. Өстә искә алынган Джинни болай ди: «Мин кечкенә сеңелем хакына көчле булырга тиешмен дип уйладым. Шуңа күрә хис-тойгыларымны күрсәтмәдем. Хәтта бүген дә мин күңелсез хисләремне басарга тырышам, һәм бу бер дә файдалы түгел».

Белгечләр моның белән ризалашыр иде. «Йөгәнләнгән һәм йотылган хисләр мәңге шул килеш калмаячак,— дип әйтелә бер китапта.— Алар сез көтмәгәндә кире кайтачак: я хис-тойгылар ташкыны булып бәреп чыгачак, я авыруга китерәчәк» («The Grieving Teen»). Кайгысын йоткан кеше шулай ук, әрнүне басарга тырышып, эчә я наркотиклар куллана башларга мөмкин.

Кайгы каршылыклы хисләр тудырырга мөмкин. Мәсәлән, кайберәүләр үлгән кешегә үзләрен «ташлап киткәне» өчен ачу тота. Башкалар Аллаһыны гаепли, ул бу үлемгә юл куярга тиеш түгел иде дип уйлый. Күпләр үлгән кешегә берәр нәрсә эшләгәннәре я әйткәннәре өчен үзләрен гаепле хис итә, чөнки инде гаепләрен төзәтә алмый.

Күренеп тора, кайгыру катлаулы халәт булырга мөмкин. Андый хәлдә юатуны кайдан табарга һәм алга барыр өчен ярдәмне кайдан эзләргә?

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Берәрсе белән сөйләш. Бу авыр чакта син башкалардан читләшергә телисеңдер. Әмма якын туганыңа я дустыңа күңелеңне бушату сиңа хис-тойгыларыңа хуҗа булырга һәм кайгыга батмаска булышыр. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 18:24.)

Көндәлек алып бар. Югалткан әтиең я әниең турында яз. Мәсәлән, аның турында иң кадерле хатирәләрең нинди? Аның яхшы сыйфатларын язып куй. Аларның кайсыларын син үрнәк итеп тотарга теләр идең?

Тискәре фикерләр интектерсә, мәсәлән, әтиеңә я әниеңә, ул вафат булганчы, әйткән авыр сүзләрең уеңнан чыкмаса, нәрсә һәм ни өчен алай хис иткәнеңне язып куй. Мисал өчен: «Мин әтиемнең үлүенә бер көн кала аның белән бәхәсләшкән идем. Шуңа үземне гаепле хис итәм».

Шуннан соң, гаебеңнең урынлы булмавын исбатла. «Син үзеңне гаепли алмыйсың, чөнки гафу үтенергә мөмкинлекнең булмаячагын белмәгән идең,— дип әйтелә өстә искә алынган китапта.— Кешенең беркайчан да гафу үтенерлек берәр нәрсә әйтмәячәге я эшләмәячәге чынбарлыкка туры килми» («The Grieving Teen»). (Изге Язмалардагы принцип: Әюп 10:1.)

Үзеңне кайгырт. Җитәрлек ял ит, кирәгенчә күнегүләр яса һәм яхшы туклан. Ашыйсың килмәсә, бер утырып ашар урынына көн дәвамында берничә тапкыр файдалы ризыкны капкалап ал. Ашарга теләгең рәтләнеп киткәнче шулай эшлә. Кайгыңны файдасыз ризык я исерткеч эчемлек белән басма; алар хәлне начарлатыр гына.

Аллаһыга дога кыл. Изге Язмаларда: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр»,— дип әйтелә (Зәбур 55:22). Дога үзеңне яхшырак хис итәр өчен чара гына түгел. Дога кылып син Аллаһы белән чын-чынлап сөйләшәсең, ә ул «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын... безне юата» (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

Мәсәлән, Аллаһы кайгырганнарны үзенең Сүзе Изге Язмалар ярдәмендә юата. Мисал өчен мондый сорауларны тикшереп була: үлгән кешеләр белән чынлыкта нәрсә була? Аларның терелтелүгә өмете бармы?c (Изге Язмалардагы принцип: Зәбур 94:19.)

a Дэми, Деррик һәм Джинниның кичерешләре турында киләсе мәкаләдән дә укып була.

b Бу мәкалә әти я әнинең үлеме турында булса да, монда каралган принципларны бертуганның я дусның үлеменә кулланып була.

c «Сорауларыңа җаваплар» (рус) дигән китапның 1 нче томының 16 нчы бүлеген кара.

ТӨП ШИГЫРЬЛӘР

  • «Бертуганнан да якынрак дус була» (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).

  • «Җан әрнүен белдерермен!» (Әюп 10:1)

  • «Борчулар мине биләп алганда, син [Аллаһы] миңа юаныч һәм тынычлык бирдең» (Зәбур 94:19).

СИН БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫҢ

«Безнең гаиләдә бөтенесе Йәһвә Шаһите. Берничә ел элек без белгән ике бала рак аркасында әниләрен югалтты. Аларга 6 һәм 3 яшь иде. Без дә сеңелем белән якынча 17 ел элек әтиебез үлгәндә шул яшьләрдә идек.

Без әнием, сеңелем һәм энем белән бу гаиләгә күбрәк игътибар күрсәтергә булдык. Без аларны кунакка чакырдык. Алар күңелләрен бушатырга теләгәндә, аларны тыңладык. Без алар белән вакыт үткәрдек, һәм уйныйсылары килә идеме, безнең белән сөйләшәсеме я киңәшкә мохтаҗ иделәрме, без һәрчак янәшәдә идек.

Әти я әнине югалту коточкыч, һәм сагыш хисе беркайчан да үтми. Вакыт узу белән җиңелрәк булса да, син югалткан якыныңны һәрчак исеңә төшереп торачаксың. Мин бу кайгы кичерүче гаиләнең нәрсә аша үткәнен белә идем, шуңа күрә гаиләбезнең аларга ярдәм кулы сузганына бик шатмын. Шулай без аларга да, бер-беребезгә дә якынлаштык» (Дэми).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу