Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 3 16 б.
  • Диңгез камасының йоны

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Диңгез камасының йоны
  • Уяныгыз! 2017
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2017
  • Мәченең теле
    Иҗади эшләр
Уяныгыз! 2017
g17 № 3 16 б.
Диңгез камасы

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Диңгез камасының йоны

САЛКЫН суларда яшәүче күп кенә җәнлекләрнең тиреләре астында калын катлам май бар. Аның ярдәмендә алар тәннәрендә җылы саклый ала. Ләкин диңгез камасы җылыны башкачарак саклый. Аның шәп кенә туны бар!

Игътибар итегез. Диңгез камасының йоны башка җәнлекләрнекеннән куерак. Бер квадрат сантиметрга якынча 155 000 йон бөртеге туры килә. Кама суга чумганда, йон бөртекләре арасында һава сакланып кала. Нәтиҗәдә, бу һава тәнне салкын судан саклап тора, һәм суык җәнлеккә зыян китерми.

Галимнәр каманың туны суык судан сакланыр өчен шәп идея дип саный. Алар төрле йоннар булдырып һәм алар белән экспериментлар үткәреп мондый нәтиҗәгә килгән: «Йон озынрак һәм куерак булса, су тәнгә әзрәк эләгәчәк». Ягъни диңгез камасының туны үз хуҗасына күп кенә яклардан файдалы булып чыга.

Галимнәр, тикшерүләрен дәвам итеп, су үткәрми торган яңа материал уйлап чыгаруларына өметләнә. Бәлки, тиздән дайверлар каманың тунына охшаш «тун» киеп салкын суга чума башлаячак!

Сез ничек уйлыйсыз? Диңгез камасының туны эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу