Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 15 мәкалә
  • Мәченең теле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәченең теле
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Колибри кошының теле
    Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 15 мәкалә
Мәче үз тәпиен ялый.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Мәченең теле

Өйдәге мәчеләр гел үзләрен чистарта. Алар моңа йокламаган вакытының 24 процентын багышлый ала. Мәчеләрнең теле гаҗәеп итеп ясалганга күрә, алар үзләрен бик яхшы чистарта ала.

Игътибар итегез. Мәченең теле 290 төерчек белән капланган. Бу кеп-кечкенә генә төерчекләр энәләргә охшаш, алар артка, мәченең тамагына таба карый, һәм аларның очлары кеше тырнагы сыман каты. Һәр төерчекнең сыры бар. Мәче үз телен кире авызына кайтарганда, сырлар эчендә шунда ук селәгәй җыела. Мәче үз йонын ялап чистартканда, тел төерчекләре йон төкләре арасына керә һәм селәгәйләре тиресенә барып җитә.

Мәченең тел төерчекләренең зурайтылган рәсеме

Мәче көн саен якынча 48 миллилитр селәгәен теле белән үз тиресенә һәм йонына күчерә. Мәченең селәгәендә пычракны бетерүче ферментлар бар. Өстәвенә, селәгәй, парга әйләнеп, мәче тәненә суынырга булыша. Бу бик мөһим, чөнки мәченең тир бизләре бик аз.

Мәченең йоны буталса, телдәге төерчекләр йонга тирәнрәк керә һәм йонны тарау җиңелрәк була. Шулай ук мәче чистарынганда, тел төерчекләренең очлары тиресенә массаж ясый. Тикшерүчеләр мәче теленең үзлекләре булган таракны ясап караган. Бу тарак белән, гади таракка караганда, чәчне тарау җиңелрәк була. Һәм аны үзен дә чистарту җиңелрәк. Тагын бер уңай ягы: бу тарак белән буталган чәчне тарап була. Тикшерүчеләр мәче теле аларга йонлы я төкле әйберләрне яхшырак чистарту юлларын уйлап чыгарырга булышыр дип өметләнә. Шулай ук йонлач тирегә косметик матдәләр һәм дарулар сөртү ысулларын яхшыртып булыр дип көтелә.

Сез ничек уйлыйсыз? Мәченең теле эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу