Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 31 мәкалә
  • Колибри кошының теле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Колибри кошының теле
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Телегездә ярату һәм хөрмәт сүзләре булсын
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Ни өчен мин гел тиешсезне сөйлим?
    Яшьләрнең сораулары
Иҗади эшләр
ijwwd 31 мәкалә
Чәчәктән нектар эчәр өчен, колибри телен чыгара.

Moment/Robert D. Barnes via Getty Images

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Колибри кошының теле

Әгәр нәзек трубканы суга төшерсәң, бу су трубка буйлап өскә күтәрелә. Элек галимнәр колибри кошы да чәчәктән нектарны теле белән шушы принцип буенча ала дип уйлаган. Әмма соңрак үткәрелгән тикшерүләр колибри кошының чәчәктән нектарны күпкә катлаулырак ысул белән алганын күрсәткән.

Игътибар итегез. Колибри телен нектарга тыкканда, тел очы ике нечкә «ботакка» аерыла. Алар бөтерелгән керфекләрдән тора һәм улакны хәтерләтә (галимнәр бу керфекләрне «ламелла» дип атый). Нектарга кергәндә, «улаклар», ачылып, нектарны «чумырып ала», ә тел нектардан чыкканда, бу «улаклар» кире ябыла. Шулай итеп тел нектарны колибриның томшыгына алып кереп китә.

Коллаж. Колибри чәчәктән нектар эчә. Түгәрәкләрдә күрсәтелгән: 1) Колибринең теле нектарга керә. 2) Тел очы икегә аерыла һәм нектарны эләктереп кире томшыкка кайта.

Колибри кошының теле ничек эшләвен өйрәнгән галимнәр Алехандро Рико-Геварра, Фан Тайси һәм Маргарет Рубега әйтүенчә, бу процесс секундның уннан бер өлешеннән дә тизрәк үтә. Аларның сүзләре буенча, «нектар эчкәндә, колибри кошының тел очы шулай ук төрле якка да хәрәкәт итә ала».

Шунысы да кызыклы: колибриның тел очындагы бар бу хәрәкәтләр физик кануннар буенча үзеннән-үзе барганга, бу кош чәчәктән нектар алу өчен үз энергиясен бөтенләй сарыф итми.

Галимнәр колибри теленең эшләү принцибын медицинада, роботлар ясауда һәм башка өлкәләрдә кулланырга уйлый. Алар, бу кошның эффектив рәвештә нектарны эләктереп алу ысулын кулланып, түгелгән сыеклыкларны җыю җайланмаларын уйлап чыгарырга ниятли. Андый җайланмалар, мәсәлән, түгелгән нефтьне җыюда ярдәм итә алыр иде.

Колибри кошының теленә карагыз

Сез ничек уйлыйсыз? Колибри кошының тел үзенчәлекләре эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә бу Аллаһының иҗади эше нәтиҗәсеме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу