Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 2 10-11 б.
  • Ничек җаваплы булырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ничек җаваплы булырга?
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ҖАВАПЛЫ БУЛУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • НИ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ БУЛУ МӨҺИМ?
  • ҖАВАПЛЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?
  • Өйдәге вазифалар
    Уяныгыз! 2017
  • 8 Үрнәк
    Уяныгыз! 2018
  • Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Балагызга уңышсызлыкларын кичерергә ярдәм итегез
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 2 10-11 б.
Бер әти кеше улына үсемлеккә су сибәргә булыша

САБАК 4

Ничек җаваплы булырга?

ҖАВАПЛЫ БУЛУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Җаваплы кешеләр ышанычка лаек. Алар билгеләнгән эшләрне җиренә җиткереп башкара һәм вакытында тәмамлый.

Бик яшь булсалар да, балалар җаваплы булырга өйрәнә ала. «15 айлык балалар әти-әнисе әйткәнне эшли, ә 18 аенда аларның әти-әнисе эшләгәнне эшлисе килә,— дип әйтелә бер китапта.— Күп кенә җирләрдә әти-әниләр 5—7 яшьлек балаларының ярдәмчел булу теләкләрен үстерә башлый. Балалар яшь булуларына карамастан күп кенә эшләрне яхшы башкара ала» («Parenting Without Borders»).

НИ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ БУЛУ МӨҺИМ?

Кайбер җирләрдә «бумеранг буыны» дигән төшенчә кулланыла. Ул өйләреннән китеп үзләре генә яшәп караган, әмма авырлыклар аркасында әти-әниләренә әйләнеп кайткан яшьләрне аңлата. Кайбер очракларда андый хәл яшьләр акча тотарга, өй эшләрен карарга һәм көндәлек тормышта җаваплы булырга өйрәтелмәгәнгә була.

Шуңа күрә әгәр дә сез балаларыгызны инде хәзер җаваплы булырга һәм олы тормыштагы вазифаларын үтәргә өйрәтәсез икән, яхшы эшлисез. «Сезнең аларны унсигез яшькә кадәр үзегезгә бәйле итеп тотасыгыз, ә соңыннан чын дөньяга этеп чыгарасыгыз килмәс иде»,— дип әйтелә бер китапта («How to Raise an Adult»).

ҖАВАПЛЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

Өйдәге эшләрне эшләргә кушыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

Балаларга ата-аналары белән бергә эшләү ошый. Аларның бу табигый теләкләрен кулланып, аларга өйдәге эшләрне башкарырга кушып була.

Кайбер ата-аналар моны эшләргә теләми. Аларның фикеренчә, балаларына һәр көн дөнья кадәр дәрес әзерлисе бар. Шуңа күрә аларның үз балаларының йөген тагы да авыррак итәсе килми.

Әмма өйдәге эшләрне башкарган балалар, мөгаен, мәктәптә яхшырак укыр, чөнки өйдәге эшләрне эшләү аларны йөкләмәләрне кабул итәргә һәм аларны тәмамларга өйрәтә. Өстәвенә, «балаларыбыз кечкенә булганда, аларның ярдәм итәргә теләкләрен санга сукмасак, алар башкаларга ярдәм итү әллә ни мөһим түгел дип уйлый башлар... Алар шулай ук үзләре урынына башкалар эшләрне эшләр дип көтә башлар», диелә өстә китерелгән китапта («Parenting Without Borders»).

Бу сүзләрдән күренгәнчә, өйдәге эшләрне эшләү балаларны алучылар түгел, ә бирүчеләр булырга өйрәтә. Бу эшләр балаларга гаиләләрендә мөһим урын алып торганнарын һәм гаиләләре алдында җаваплы икәннәрен аңларга ярдәм итә.

Хаталары өчен җавап тотарга өйрәтегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Киңәшкә колак сал, тәрбияне кабул ит, һәм киләчәктә син зирәк булырсың» (Гыйбрәтле сүзләр 19:20).

Балагыз берәр хата кылса, мәсәлән улыгыз я кызыгыз ялгыш кеше әйберен бозса, булган хәлне яшереп калырга тырышмагыз. Балалар үз хаталарының тискәре нәтиҗәләрен кабул итә ала: бу очракта гафу үтенә һәм, бәлки, хәтта китергән зыянны каплый ала.

Үз хаталарын һәм ялгышлыкларын таныса, балаларыгыз шуңа өйрәнәчәк:

  • намуслы булырга

  • башкаларны гаепләмәскә

  • акланмаска

  • урынлы булганда, гафу үтенергә

Бер әти кеше улына үсемлеккә су сибәргә булыша

ХӘЗЕР ӨЙРӘТЕГЕЗ

Җаваплы булырга өйрәтелгән балалар, үсеп җиткәч, тормышларын яхшырак алып бара алачак

Үрнәк күрсәтегез

  • Мин тырышмы, тәртип яратаммы һәм пунктуальме?

  • Балаларым өйдәге эшләрне эшләгәнемне күрәме?

  • Мин хаталарымны таныйммы һәм кирәк булганда, гафу үтенәмме?

Без нәрсә эшләдек?

«Төшке аш әзерләгәндә, балалар миңа ярдәм итте; алар моны сабый чактан ук эшли иде. Юылган киемнәрне урыннарына урнаштырганда, алар да моны эшләде. Җыештырганда, алар да җыештырды. Алар өчен эш күңелле нәрсә булып китте. Минем белән булу, мин нәрсә эшлим, шуны эшләү аларга рәхәт иде. Шулай алар җаваплылыкка өйрәнде» (Лора).

«Бер тапкыр яшь улым гаиләбезнең бер дусты белән үзен дорфа тоткач, мин аңа шул дуска шалтыратып, аңардан кичерү сорасын дип әйттем. Соңрак та аңа күп кенә очракларда намуслы, әмма игелексез сүзләре өчен гафу үтенергә туры килде, әмма хәзер ул, хаталар кылганда, кичерү сорарга өйрәнде» (Дебра).

ХАТАЛАРДАН САБАК АЛУ

«Балалар хаталар кыла, һәм алар моны эшләгәндә, ата-аналарга шуны исләрендә тоту мөһим: балалары үз хаталарыннан файдалы сабаклар алачак,— дип яза бер журналда укытучы Джесика Лаи.— Елдан ел иң яхшы укучыларым, ягъни бәхетлерәк һәм күпкә уңышлырак укучылар, шундый булды: алар хаталар кылды, ләкин ата-аналары аларны шул хаталарының нәтиҗәләреннән якламады, ә хаталарын төзәтергә ярдәм итте» («Atlantic»).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу