Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 3 8-9 б.
  • Өйдәге вазифалар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өйдәге вазифалар
  • Уяныгыз! 2017
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫРЛЫК
  • НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Ничек җаваплы булырга?
    Уяныгыз! 2019
  • Балагызны, эштән курыкмыйча, бирешмәскә өйрәтегез
    Гаилә өчен ярдәм
  • Ничек басынкы ​булырга?
    Уяныгыз! 2019
  • Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2017
g17 № 3 8-9 б.
Бер бала уенчыкларын җыя, ә әтисе аш бүлмәсенең стенасын буи

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | БАЛАЛАРНЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Өйдәге вазифалар

АВЫРЛЫК

Кайбер гаиләләрдә өйдәге вазифаларны өлешчә балаларга кушалар, һәм балалар аны тыңлаучанлык белән үти. Башка гаиләләрдә исә ата-аналар балаларын өйдәге эшләрдә катнаштырмый, һәм тегеләр тырай тибеп йөри.

Галимнәр әйтүенчә, андый хәл аеруча көнбатыш илләрендә күзәтелә, анда балалар үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп яшәргә күнегә. Стивен исемле балалы гаилә башы: «Бүгенге көндә балалар игътибарсыз калдырылган: алар видеоуеннар уйнап, телевизор яки интернет карап утыра. Алардан бер нәрсә дә таләп ителми»,— дип зарлана.

Ә, сезнеңчә, балага өй эшләрен кушу чыннан да мөһимме? Шулай эшләсәгез, өегез чистарак булыр, әмма балагызның шәхес буларак үсүенә моның файдасы бармы?

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Кайбер ата-аналар балаларының мәктәптә укулары, дәресләре, мәктәптән тыш шөгыльләре болай да җитәрлек дип, аларга өйдәге вазифаларны йөкләргә ашыкмый. Ләкин моңа икенче яктан карыйк.

Өйдәге вазифалар балага җитлегергә ярдәм итә. Өйдә вазифалары булган балалар, гадәттә, яхшырак укый, һәм бу гаҗәеп түгел. Өйдәге эшләр башкару үз-үзеңә ышанычны үстерә, тәртипкә өйрәтә һәм көчле холыклы кеше булырга ярдәм итә, ә бу сыйфатлар мәктәптә бик кирәк.

Өйдәге вазифалар балаларны башкалар турында уйлап яшәргә өйрәтә. Гадәттә өйдә ярдәм итәргә өйрәтелгән бала, үсеп җиткәч, җәмгыятькә файда китереп тора. Һәм бу аңлашыла да, чөнки ул бала чактан ук башкаларны үзеннән өстен күрергә күнеккән. Югарыда әйтеп кителгән Стивен болай ди: «Балалар, алардан бер кем дә бер нәрсә дә таләп итмәсә, барысы аларга хезмәт күрсәтергә тиеш дигән фикергә килә. Алар үз өстенә җаваплылык алу һәм тырышып эшләү ни икәнен белмичә үсә».

Өйдәге вазифалар гаиләне берләштерә. Өйдә ярдәм итеп, бала үзенең гаилә эшләрендә мөһим роль уйнаганын да, туганнары алдында бурычы бар икәнен дә аңлый. Ә ата-ана баласына мәктәптән тыш шөгыльләр өй эшләреннән мөһимрәк дип санарга рөхсәт итсә, бала туганнары алдында бурычы бар икәнен аңламаячак. Үзегездән сорагыз: «Балам футбол командасына якын булып, гаиләбез „командасыннан“ читтә калса, бу файдалы булырмы?»

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Мөмкин кадәр иртәрәк башлагыз. Кайберәүләр баланы өч яшьтән үк эшкә өйрәтергә киңәш итә. Башкалар исә моны ике яшьтән ук яисә иртәрәк тә башлап була дип саный. Чынында, кечкенә балаларга ата-аналарына ярдәм итәргә һәм барысын әти һәм әни кебек эшләргә ошый. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 22:6.)

Яшенә карап йөкләмә бирегез. Мәсәлән, өч яшьлек сабый бала уенчыкларын җыя, түгелгән суны сөртеп ала яки юасы керләрне аерып куя ала. Олырак балага бүлмәне тузан суырткычы белән җыештыруны кушып була. Ул машинаны юа ала һәм хәтта төшке ашны әзерли ала. Йөкләмәләрне баланың сәләтләренә карап бирегез. Балагызның дәртләнеп эшләгәнен күргәч, сез, бәлкем, гаҗәпләнеп куярсыз!

Өй эшләренең мөһимлеген күрсәтегез. Әлбәттә, балага көн саен күп дәресләр бирелсә, бу җиңел түгел. Ләкин бер китапта әйтелгәнчә, ата-аналар баласы яхшы билгеләр алсын дип аны өйдәге эшләрдән азат итсә, бу әти-әнинең нәрсә әһәмиятлерәк икәнен аңламаганын күрсәтә («The Price of Privilege»). Югарыда әйтелгәнчә, өйдәге вазифаларны үтәү балага укуын яхшыртырга ярдәм итә. Моннан тыш, тупланган тәҗрибә һәм сәләтләр киләчәктә, аның үз гаиләсе булгач, файдалы булачак. (Изге Язмалардагы принцип: Филипиялеләргә 1:10.)

Нәтиҗәләр турында түгел, ә максат турында уйлагыз. Бәлкем, балагыз бирелгән йөкләмәне сез көткәннән әкренрәк эшлидер. Эшнең сыйфаты да бик үк яхшы түгелдер. Шул чакта сез барысын үзегез эшләргә теләрсез, ләкин андый теләк белән көрәшергә кирәк. Максатыгыз — балагызны эшне олыларча үтәргә өйрәтү түгел, ә аның җаваплы кеше булып үсәргә һәм эштән шатлык табып яшәргә өйрәтү. (Изге Язмалардагы принцип: Вәгазьче 3:22.)

Эчке теләкләрегез дөрес булсын. Кайберәүләр балага өйдәге эшләрне башкарганы өчен түләсәң, ул җаваплырак булып китәр дип әйтә. Башкалар исә, шулай эшләсәң, бала үз игътибарын гаиләгә нәрсә бирә алганына түгел, ә аннан нәрсә ала алганына туплый башлый дип саный. Алар шулай ук баланың акчасы күбәеп киткәч, ул өй эшләрен эшләми башлар дип кисәтә. Димәк, андый өйрәтүнең мәгънәсе югала. Моннан нинди нәтиҗә? Өйдәге вазифаларны башкару түләүле булса, яхшы булмас.

ТӨП ШИГЫРЬЛӘР

  • «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

  • «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

  • «Кеше өчен үз эшләреннән канәгатьлек табудан яхшырак нәрсә юк» (Вәгазьче 3:22).

Стивен һәм Стефани

«Өйдәге эшләрдә катнашып, һәрберебез үзен кирәкле итеп хис итә. Бакчада яки өйдә бар гаиләбез белән тырышып эшләсәк, кич белән җыелганда, без бердәмлегебезне сизәбез. Һәрберебез эшкә үз өлешен кертте, һәм бу рәхәтлек китерә» (Стивен).

«Кызларыбызны балачактан ук өйдә ярдәм итәргә өйрәтә идек, һәм бу, алар үскәч, бик кирәк булды. Гаиләбез — бер команда, без бердәм эшләргә тиеш дип, аларны ышандырып тора идек. Без һәрвакыт өй вазифаларын шатлык белән башкара идек, һәм кызларыбыз да моны үзләштерде» (Стефани).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу