Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 3 4-5 б.
  • Физик сәламәтлек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Физик сәламәтлек
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ҮЗ ТӘНЕГЕЗНЕ КАЙГЫРТЫГЫЗ
  • НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР
  • 1. Сәламәтлегегезне яклагыз
    Уяныгыз! 2022
  • Ничек мин йокыны туйдыра алам?
    Яшьләрнең сораулары
  • Сәламәтлек турында кайгырту. Изге Язмалардагы карашны тот
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
Уяныгыз! 2019
g19 № 3 4-5 б.
Ир кеше салат ашый

Физик сәламәтлек

Изге Язмалар — медицина дәреслеге түгел. Шулай да андагы киңәшләр физик сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итә ала. Әйдәгез, кайберләрен карап чыгыйк.

ҮЗ ТӘНЕГЕЗНЕ КАЙГЫРТЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (Эфеслеләргә 5:29).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Бу принцип физик сәламәтлегебез турында кайгыртырга дәртләндерә. Бер отчет буенча, кешенең сәламәтлек белән бәйле авырлыклары күп чакта аның тормыш рәвешеннән тора. Шуңа күрә дөрес тормыш алып бару сәламәтлегебезне яхшырта ала.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Дөрес тукланыгыз. Файдалы ашамлыклар сайлагыз һәм күп итеп су эчәргә тырышыгыз.

  • Физик яктан актив булыгыз. Яшегезгә карамастан, физик яктан актив булу сәламәтлегегезне яхшыртырга булышыр. Хроник авыру белән интеккән кешеләргә дә, инвалидларга да бу файда китерә. Якыннарыгыз һәм табибларыгыз төрле күнегүләр ясарга киңәш итәргә мөмкин. Ләкин сездән башка бу күнегүләрне беркем дә ясамас!

  • Җитәрлек йоклагыз. Озак вакыт дәвамында йокы туйдырмау җитди авыруларга китерергә мөмкин. Гадәттә, кешеләр төрле нәрсәләр белән шөгыльләнеп вакытында ятмаганга, йокылары туймый. Җитәрлек йокласагыз, тормышыгыз яхшырыр.

НАЧАР ГАДӘТЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Үз тәнебезне тәмәке кебек зыянлы нәрсәләр белән пычратмасак, сәламәтлегебез яхшырак булыр. Билгеле, тәмәке тарту чирләргә һәм үлемгә китерә.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Календарьга тәмәке тартуны ташларга җыенган көнегезне билгеләп куегыз. Бу көн килгәнчегә кадәр, тәмәке тарту белән бәйле бар нәрсәләрне юк итегез: тәмәке, уткабызгыч, көл савытларын. Тәмәке тартучылар булган урыннарда булмаска тырышыгыз. Карарыгыз турында якыннарыгызга сөйләгез, алар да сезгә булыша ала.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР

Ир кеше Изге Язмаларны укый

Изге Язмалар китабын алыр өчен, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ЧАРАЛАРЫН КҮРЕГЕЗ.

«Яңа йорт төзегәндә түбәдә, беркем дә егылып төшмәсен өчен һәм кан түгүдә гаепле булмас өчен, култыкса яса» (КАНУН 22:8).

АЧУЫГЫЗНЫ КОНТРОЛЬДӘ ТОТЫГЫЗ.

«Ярсырга ашыкмаган кешенең акылы үткен, ә сабырсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 14:29).

АРТЫК КҮП АШАМАГЫЗ.

«Шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 23:20).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу