Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g22 № 1 4-6 б.
  • 1. Сәламәтлегегезне яклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 1. Сәламәтлегегезне яклагыз
  • Уяныгыз! 2022
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Сәламәтлекнең алтын кагыйдәләре
    Уяныгыз! 2015
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
  • Физик сәламәтлек
    Уяныгыз! 2019
  • Сәламәтлек турында кайгырту. Изге Язмалардагы карашны тот
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2022
g22 № 1 4-6 б.
Өстәлдә төрле файдалы ризык ята.

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

1 | Сәламәтлегегезне яклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Кризислар һәм афәтләр сәламәтлегебезне какшата ала.

  • Бәлага очраганда, без стресс кичерәбез. Ә дәвамлы стресс аркасында кеше чирләп китә ала.

  • Пандемия һәм афәтләр вакытында сәламәтлек саклау системасы барысына тиешле ярдәм күрсәтә алмаска һәм бөтенесенә дарулар җитмәскә мөмкин.

  • Кризислар аркасында кешеләр матди яктан зыян күрә. Бу аларның ризыкны сатып алу һәм сәламәтлекне кайгырту мөмкинлекләрен чикли.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Җитди авыру һәм стресс аркасында кеше файдалы гадәтләрен бозарга, мәсәлән, дөрес тукланмаска һәм күнегүләр ясамаска мөмкин. Нәтиҗәдә аның сәламәтлеге тагы да зуррак зыян күрә.

  • Дәваланмау кеше сәламәтлеген тагы да какшата һәм хәтта тормышын куркыныч астына куя.

  • Сәламәтлегебезне кайгыртсак, безгә чуалыш вакытында дөрес карарлар кабул итү җиңелрәк булыр.

  • Матди хәлебез нинди генә булмасын, без, сәламәтлегебезне яклар өчен, гамәли адымнар ясый алабыз.

Нәрсә эшләп була?

Зирәк кеше туа алган куркынычны күреп ала һәм саклык чараларын күрә. Бу сәламәтлеккә дә кагыла. Еш кына гигиена саклау йогышлы чирләрдән яклый, ә инде чирләсәң — тизрәк терелергә булыша. Саклык чараларын күрү дәваланудан яхшырак.

«Тәнебезнең һәм йортыбызның чисталыгы турында кайгыртсак, без табибларга һәм даруларга әзрәк акча сарыф итәрбез» (Азатa).

a Бу журналда кайбер исемнәр үзгәртелгән.

НИЧЕК БИРЕШМӘСКӘ? Файдалы киңәшләр

Бәла-казалар вакытында бу гамәли адымнар сезгә сәламәтлегегезне якларга булышыр

ГИГИЕНА САКЛАГЫЗ

Ир кеше урамда сабынлап кулларын юа.

Гигиена саклау

Изге Язмаларда болай диелә: «Алдын-артын уйлаучы, хәвеф-хәтәрне күреп, качып китә» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Сәламәтлегегезгә яный алган куркынычларны алдан күреп, алардан качыгыз.

  • Кулларыгызны еш сабынлап юыгыз, аеруча ашарга пешерер алдыннан һәм бәдрәфтән соң.

  • Регуляр рәвештә өегезне җыештырыгыз һәм еш кагыла торган өслекләрне дезинфекцияләгез.

  • Мөмкин булса, йогышлы чир белән авырган кешегә якынлашмагыз.

ДӨРЕС ТУКЛАНЫГЫЗ

Өстәлдә төрле файдалы ризык ята.

Дөрес туклану

Изге Язмаларда болай диелә: «Үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (Эфеслеләргә 5:29). Дөрес тукланып һәм начар гадәтләрдән качып, без үз тәнебез турында кайгыртабыз.

  • Күп су эчегез.

  • Төрле җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр ашагыз.

  • Майлар, тоз, шикәрне ашауны чикләгез.

  • Тәмәке, наркотиклар кулланмагыз, исерткеч эчемлекләрне артык эчмәгез.

«Авырмас өчен, без файдалы ризык ашарга тырышабыз. Югыйсә акчабыз табибларга һәм даруларга китәр иде. Акчаны файдалы ризыкка сарыф итү күпкә яхшырак» (Кәрим).

КҮНЕГҮЛӘР ЯСАГЫЗ ҺӘМ ҖИТӘРЛЕК ЯЛ ИТЕГЕЗ

Ир кеше йөгерә.

Күнегүләр ясау

Изге Язмаларда болай диелә: «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6). Безгә эшләргә дә, ял итәргә дә кирәк.

  • Физик яктан актив булыгыз. Мәсәлән, көн саен урамда йөрегез. Физик яктан актив булу хәтта олы яшьтәгеләрнең, гарипләрнең һәм хроник авыруы булган кешеләрнең сәламәтлекләрен яхшырта.

  • Яшь хатын-кыз йокымсырап утыра.

    Җитәрлек ял итү

    Җитәрлек ял итегез. Йокысы туймаган кеше стресска бирелә, һәм аңа игътибарын туплау авыр була. Озак вакыт дәвамында йокыны туйдырмау җитди авыруларга китерергә мөмкин.

  • Йокларга ятар һәм торыр вакытны сайлап, көн саен бу график буенча эш итәргә тырышыгыз.

  • Йокларга яткач, телевизор карамагыз һәм электрон җайланмаларны кулланмагыз.

  • Йокларга ятар алдыннан, күп ашамагыз. Кофеинлы һәм исерткеч эчемлекләрне эчмәгез.

«Йокы хәлемә бик нык тәэсир итә. Йокы җитмәгәндә, минем башым һәм тәнем авырта, ә йокым туйса, көчем ташып тора һәм мин сирәгрәк чирлим» (Җәүдәт).

«Вируслар һөҗүменнән саклан» дигән видеороликтан кадр. Хатын-кыз коронавирус кисәкчегенә ишек ача.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ. «Вируслар һөҗүменнән саклан» дигән видеороликны карагыз. Бу видеоны табар өчен, jw.org сайтында исемен кертегез. Шулай ук «Сәламәтлекнең алтын кагыйдәләре» дигән мәкаләне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу