Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 3 8-9 б.
  • Гаилә тормышы һәм дуслык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаилә тормышы һәм дуслык
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЭГОИЗМНАН КАЧЫГЫЗ
  • ЯХШЫ ДУСЛАР САЙЛАГЫЗ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР
  • Кайгыртучан булыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Кеше хәленә керә белегез
    Уяныгыз! 2020
  • Аллаһы сезне кызганамы?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Яхшы дуслар сайлагыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2019
g19 № 3 8-9 б.
Бер гаилә үз дуслары белән пикник оештырган

Гаилә тормышы һәм дуслык

Күпләргә гаиләдәгеләре я дуслары белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булу авыр бирелә. Әйдәгез, мөнәсәбәтләргә кагылышлы Изге Язмалардагы кайбер принципларны карап чыгыйк.

ЭГОИЗМНАН КАЧЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Башкалар безгә нәрсә бирә алганы турында түгел, ә без аларга нәрсә бирә алганыбыз турында уйласак, мөнәсәбәтләребез яхшы булыр. Үзебез турында гына уйлап яшәсәк, без башкалар белән мөнәсәбәтләребезне җимерербез. Мәсәлән, үзе турында гына уйлаган кеше тормыш иптәшенә тугрылыксыз була ала. Өстәвенә, беркем дә гел мактанучы кеше белән дуслашырга теләмәс. Бер китапта болай дип әйтелә: «Үзләре турында гына уйлаган һәм башкалар турында кайгыртмаган кешеләрнең күп проблемалары була» («The Road to Character»).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

  • Башкаларга ярдәм итегез. Чын дуслар бер-берсенә ышана һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Тикшеренүләр буенча, башкаларга ярдәм итүче кешеләрдә депрессия сирәгрәк була һәм аларның үз-үзләренә ышанычлары үсә.

  • Кызганучан булыгыз. Кызгану якыныңның авыртуын үзенекен кебек сизүне аңлата. Кызганучан кеше сарказм кулланмас, чөнки бу — башкаларның хисләрен рәнҗетер өчен әйтелгән шаярту.

    Кызгану башкаларга карата түземле булырга ярдәм итә. Кызганучан булсагыз, сез культуралары һәм чыгышлары төрле булган кешеләр белән дуслаша аласыз.

  • Башкалар белән вакыт үткәрегез. Башкалар белән күбрәк вакыт үткәреп, сез аларны яхшырак белерсез. Чын дуслар булдырыр өчен, эчкерсез аралашу мөһим. Шуңа күрә яхшы тыңлаучы булыгыз. Дустыгызның проблемалары белән кызыксыныгыз. Бер тикшеренүдән күренгәнчә, «эчкерсез аралашу кешеләрне бәхетлерәк итә».

ЯХШЫ ДУСЛАР САЙЛАГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Яманнар белән аралашу яхшы әхлакны боза» (1 Көринтлеләргә 15:33, искәрмә).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Без аралашкан кешеләр безгә яхшы я начар яктан нык тәэсир итә. Белгечләр әйтүенчә, дусларыбыз тормышыбызга зур йогынты ясый. Мәсәлән, тәмәке тартучы я аерылышуга җиңел караучы кешеләр белән аралашсак, безнең дә тәмәке тарта башлавыбыз я тормыш иптәшебез белән аерылышуыбыз бар.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Матур сыйфатларга ия һәм үзегез үрнәк алырга теләгән кешеләр белән дуслашыгыз. Мәсәлән, әдәпле, хөрмәт күрсәтүче, юмарт һәм кунакчыл кешеләр белән аралашыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БАШКА ПРИНЦИПЛАР

Бер хатын кечкенә кызга Изге Язмаларга нигезләнгән мультфильм күрсәтә

Ирле-хатынлыларга, яшүсмерләргә һәм балаларга гаиләдәге мөнәсәбәтләрен яхшыртырга булышучы, Изге Язмаларга нигезләнгән видеолар карагыз

РӘНҖЕТҮЧЕ СҮЗЛӘРДӘН КАЧЫГЫЗ.

«Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 12:18).

ЮМАРТ БУЛЫГЫЗ.

«Юмарт кеше муллыкка ирешер» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 11:25).

БАШКАЛАРНЫ ҮЗЕГЕЗНЕ ЯРАТКАНДАЙ ЯРАТЫГЫЗ.

«Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (МАТТАЙ 7:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу