Кеше хәленә керә белегез
Авырлык
Башкаларның бездән нәрсә белән аерылып торганы турында күп уйласак, безнең бу аермаларны кимчелекләр итеп күрүебез бар. Нәтиҗәдә, без үзебездән аерылып торган кешеләргә кимсетеп карый башларбыз. Башкаларга карата тискәре мөнәсәбәттә булсак, безгә аларның хәленә керү авыр булыр.
Изге Язмалардагы принцип
«Шатланучылар белән бергә шатланыгыз, елаучылар белән бергә елагыз» (РИМЛЫЛАРГА 12:15).
Бу нәрсәне аңлата? Бу принцип кешенең хәленә керә белүне үз эченә ала. Кешенең хәленә керү — үзебезне аның урынына кую һәм аның хисләрен аңлау дигән сүз.
Кеше хәленә керә белү ничек ярдәм итә?
Кешенең хәленә керә белгәндә, без уртак якларыбызны күрәбез һәм аның хисләре үзебезнекенә охшаш икәнен аңлыйбыз. Кеше хәленә керә белү безгә бар кешеләрнең, чыгышлары нинди генә булмасын, бер гаилә әгъзалары булуын күрергә ярдәм итә. Охшаш якларыбызга игътибар итсәк, безнең башкаларга карата мөнәсәбәтебез яхшы якка үзгәрер.
Кеше хәленә керә белү безгә шулай ук башкаларны хөрмәт итәргә ярдәм итә. Сенегалда яшәүче Анна-Мария түбән дип саналган каста кешеләренә элек кимсетеп караган. Аңа нәрсә булышканы турында ул болай дип сөйли: «Мин бу кешеләрнең авырлыкларын күргәндә, шуның турында уйландым: үзем алар урынында булсам, нинди хисләр кичерер идем? Нәтиҗәдә, мин үземнең алардан өстенрәк түгел икәнемне аңладым. Мин, үз дәрәҗәмне казаныр өчен, бернәрсә дә эшләмәдем бит». Әйе, башка кешенең авырлыкларын аңларга тырышсак, без аны тәнкыйтьләмәбез, ә киресенчә, кызганырбыз.
Нәрсә эшләп була?
Кайбер кешеләргә карата тискәре фикердә булсагыз, аермаларыгызны түгел, ә охшаш якларыгызны күрергә тырышыгыз. Мәсәлән, шуны күз алдына китерегез:
Кеше хәленә керә белсәк, бу безгә барыбызның да бер гаилә әгъзалары булуыбызны күрергә булышыр
аларның үз гаиләләре белән ашап утырганын
тырышып эшләүләрен
дуслары белән аралашуларын
яраткан музыка тыңлауларын
Аннары үзегезне алар урынына куеп карагыз. Үз-үзегездән сорагыз:
Берәрсе миңа түбәнсетеп караса, мин нинди хисләр кичерер идем?
Башкалар әле минем белән танышканчы мине хөкем итсә, мин нәрсә сизәр идем?
Үзем бу кешеләр арасыннан булган булсам, мин башкаларның үзем белән ничек мөгамәлә итүләрен теләр идем?