Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 3 10-11 б.
  • Төрле кешеләр белән дуслашыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Төрле кешеләр белән дуслашыгыз
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Авырлык
  • Изге Язмалардагы принцип
  • Ни өчен бу файдалы?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Алар тискәре карашларын җиңгән
    Уяныгыз! 2020
  • Ярату күрсәтегез
    Уяныгыз! 2020
  • Дусларымның санын арттырыргамы?
    Яшьләрнең сораулары
  • Яхшы дуслар сайлагыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 3 10-11 б.
Төрле расалардан булган дүрт хатын көлешеп аралаша, аларның балалары якында бергә уйный.

Төрле кешеләр белән дуслашыгыз

Авырлык

Үзебезгә ошамаган кешеләрдән читләшсәк, аларга карата тискәре карашыбыз үсәр генә. Һәм үзебезгә охшаган кешеләр белән генә дуслашсак, без үз уйларыбызны, хисләребезне һәм эшләребезне генә дөрес дип санарбыз.

Изге Язмалардагы принцип

«Йөрәгегезне киң итеп ачыгыз» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 6:13).

Бу нәрсәне аңлата? «Йөрәк» ул — кешенең хисләре һәм тойгылары. Без үзебезгә охшаган кешеләрне генә яратсак, йөрәгебез «ябык» һәм «тар» булыр. Шуңа күрә безгә үзебездән аерылып торган кешеләр белән дә дуслашырга кирәк.

Ни өчен бу файдалы?

Кеше белән яхшы танышкач, без аның ни өчен тегеләй я болай эш иткәнен аңлый башлыйбыз. Аның белән дуслашкач, без инде аның башка төркем кешесе булуын онытабыз. Без аны күбрәк кадерли башлыйбыз һәм аның кайгысын да, шатлыгын да уртаклашабыз.

Назари исемле хатын-кызның мисалын карап чыгыйк. Элек ул иммигрантларга карата тискәре карашта булган. Аңа бу карашны җиңәргә нәрсә булышкан? Ул болай дип сөйли: «Мин алар белән эшләдем һәм вакыт үткәрдем. Башка кешеләрнең алар турында сөйләгәннәре бөтенләй дөрес түгел булып чыкты. Башка культура кешесе белән дуслашканда, син аны инде стереотиплар буенча бәяләмисең, ә аны ярата һәм кадерли башлыйсың».

Сак булыгыз

Кайберәүләрнең тормыш рәвеше һәм гадәтләре үзләренә дә, башкаларга да зыян китерә. Шуңа күрә дусларны сайлаганда, безгә сак булырга кирәк. Әхлаксыз һәм тәртипсез кешеләр белән дуслашмау аларга тискәре караш белән карау дигән сүз түгел. Без әхлаксыз кешеләргә зыян китерергә я аларның хокукларын бозарга теләмәсәк тә, алар белән дуслашмау акыллырак булыр (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

Нәрсә эшләп була?

Башка ил, милләт кешеләре белән аралашырга мөмкинлекләр эзләгез. Болай эшләп карагыз:

  • үзләре турында сөйләүләрен сорагыз

  • аларны үзегезгә кунакка чакырыгыз

  • аларны игътибар белән тыңлагыз һәм алар өчен нәрсә мөһим икәнен аңларга тырышыгыз

Тормыштагы вакыйгалар кешенең холкына ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышсагыз, бу сезгә аның төркемендәге бар кешеләргә уңай караш белән карарга булышыр.

Тормыштан алынган мисал. Кандасами һәм Сокамма (Канада)

«Без Көньяк Африкада апартеид вакытында туып үстек. Ул чакта төрле раса кешеләре аерым яшәргә тиеш иде. Бу төрле раса кешеләрендә бер-берсенә карата тискәре мөнәсәбәт тудыра иде. Без ак тәнле түгел. Ак тәнлеләрнең кайберләре безне түбәнсеткәнгә, без аларны яратмый идек. Ул вакытта без үзебезне тискәре карашлы дип санамый идек. Без үзебезне корбаннар дип уйлый идек.

Карашыбызны үзгәртер өчен, без чыгышлары төрле булган кешеләр белән дуслашырга булдык. Ак тәнлеләр белән аралаша башлагач, без күп кенә уртак якларыбызга игътибар иттек. Безнең шартларыбыз да, авырлыкларыбыз да охшаш иде.

Без ак тәнлеләрне хәтта кунак иттек, һәм алар озак кына безнең йортыбызда яшәде. Без алар белән яхшы таныштык. Вакыт узгач, без дуслаштык һәм бер-беребездән аерылып тормаганыбызны аңладык. Нәтиҗәдә, без бар ак тәнле кешеләргә уңай караш белән карый башладык».

Чын кардәшләр

Джони һәм Гидеон Патшалык Залы янында балаларны каршы ала.

Джони белән Гидеонның расалары һәм сәяси карашлары төрле булса да, алар якын дус булып киткән.

«Джони белән Гидеон: дошманнар булган, ә хәзер кардәшләр булып киткән» дигән видеороликны карагыз. Аны табар өчен, jw.org сайтында исемен кертегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу