Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 3 6-7 б.
  • Тереклек нәрсәне ачыклый?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тереклек нәрсәне ачыклый?
  • Уяныгыз! 2021
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Гади» күзәнәк чыннан да гадиме?
    Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау
  • Тормыш ничек башланган?
    Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау
  • Күзәнәкләрнең специальләшү сәләте
    Иҗади эшләр
  • Без аллаһының барлыгын ничек белә алабыз?
    Аллаһы безне яратамы?
Уяныгыз! 2021
g21 № 3 6-7 б.
Чүпрә күзәнәгенең аркылы кисеме.

Чүпрә күзәнәге бик катлаулы. Аның яхшы оештырылган һәм ДНКсы булган төше бар. Һәрбер күзәнәктә кечкенә механизмнар химик матдәләрне ризыкка әйләндерә.

Тереклек нәрсәне ачыклый?

Тирә ягыбызда бар тере организмнар үсә, хәрәкәтләнә һәм үрчи. Бу Җирне уникаль, матур планета итә. Әле беркайчан да кешеләр тере организмнар турында шулкадәр күп белмәгән. Тереклеккә карап, тормышның башлангычы турында нәрсә белеп була? Кайбер фактларны карап чыгыйк.

Тереклекнең катлаулылыгы аның Барлыкка Китерүчесе булырга тиеш икәнен күрсәтә. Күзәнәкләрне тормыш кирпечләре дип атыйлар. Яшәр өчен һәм үрчер өчен, алар, кечкенә фабрикалар кебек, меңләгән катлаулы йөкләмәләр үти. Моны хәтта иң гади күзәнәкләр турында әйтеп була. Мисал итеп икмәк пешерер өчен кулланылган чүпрәне алыйк. Аның һәрбер күзәнәге кечкенә тере организм булып тора. Кеше күзәнәге белән чагыштырганда, чүпрә күзәнәге бик гади булып күренергә мөмкин. Ләкин чынлыкта ул бик катлаулы. Мәсәлән, чүпрә күзәнәгенең яхшы оештырылган һәм ДНКсы булган төше бар. Һәрбер күзәнәктә кечкенә механизмнар химик матдәләрне ризыкка әйләндерә. Чүпрә ризыксыз калганда, ул, үз эшчәнлеген әкренәйтер өчен, катлаулы процессны башлап җибәрә. Моның ярдәмендә чүпрә озак саклана ала, ә камыр басылганда, яңадан актив булып китә.

Галимнәр, кеше күзәнәкләренең эшчәнлеген аңлар өчен, инде дистәләгән еллар чүпрә күзәнәкләрен өйрәнә. Ләкин аларга әле өйрәнәсе күп. Швейцариядәге Чалмерс техник университетында эшләүче профессор Росс Кинг болай дип зарлана: «Хәтта чүпрә күзәнәкләрен өйрәнер өчен, без бик күп тәҗрибәләр үткәрергә теләр идек, ләкин аларның барысын үткәрер өчен, биологлар җитәрлек түгел».

Уйлап карагыз: хәтта гади чүпрә күзәнәгенең искиткеч катлаулылыгы аның Барлыкка Китерүчесе булырга тиешлеген әллә күрсәтмиме? Ул үзеннән-үзе барлыкка килә алганмы соң?

Тереклек тереклектән генә килеп чыга ала. ДНК нуклеотидлар дип аталган молекулалардан тора. Кешенең һәрбер күзәнәгендә 3,2 миллиард нуклеотид бар. Алар, ферментларны һәм аксымнарны ясар өчен, билгеле бер тәртиптә тезелеп, махсус код булдыра.

Нуклеотидларның очраклы рәвештә, хәтта иң гади комбинациядә дөрес тезелүнең ихтималлыгы бик кечкенә (1:10150). Бу хәттә мөмкин түгел диярлек.

Әле бер фәнни тәҗрибә дә тормышның очраклы рәвештә үле материядән килеп чыга алганын дәлилләмәгән.

Кеше тормышы уникаль. Башка тереклектән аермалы буларак, кешеләр тормышка шатлана ала. Безнең иҗади осталыкларыбыз, аралашу сәләтләребез һәм хис-тойгыларыбыз бар. Без тәмнәр, исләр, тавышлар һәм төсләрне аера беләбез. Без киләчәккә планнар корабыз һәм тормыш мәгънәсе турында уйланабыз.

Уйлап карагыз: бу үзенчәлекләребез, без яши һәм үрчи алсын өчен, эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә алар яратучан Барлыкка Китерүченең бүләгеме?

Чүпрә күзәнәкләрен өйрәнер өчен ясалган Адам исемле робот

Адам — кечкенә фургон зурлыгындагы робот. Аның суыткычы, «куллары», камералары, датчиклары һәм дүрт компьютеры бар. Бу робот чүпрә күзәнәкләре белән катлаулы тәҗрибәләр үткәрер өчен ясалган булган. Һәм ул моны, кеше катнашыннан башка, уңышлы гына башкара.

Бер галим чүпрә күзәнәген өйрәнер өчен ясалган Адам дип исемләнгән робот янында тора.

Сезгә Адам һичнинди конструкторсыз үзеннән-үзе очраклы рәвештә барлыкка килгән дип әйтсәләр, сез ышанырсызмы? Әлбәттә, юк. Әмма иң гади тере күзәнәкләр роботтан күпкә катлаулырак. Роботны ясар өчен, конструктор кирәк икән, тере күзәнәкләр турында нәрсә әйтеп була?

Барлыкка Китерүченең барлыгын раслаучы сокландыргыч тереклек турында белер өчен, jw.org сайтында «Иҗади эшләр» дигән рубрикадагы мәкаләләрне һәм видеоларны карагыз

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу