Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g22 № 1 7-9 б.
  • 2. Яшәү чараларыгызны яклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 2. Яшәү чараларыгызны яклагыз
  • Уяныгыз! 2022
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Әзрәк акчага ничек яшәп була?
    Төрле темалар
  • Гаиләдә акча тоту
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Акча мәсьәләсен хәл итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Акчаны тота белү
    Уяныгыз! 2019
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2022
g22 № 1 7-9 б.
Балта остасы агач кисәгенә кадак кадаклый.

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

2 | Яшәү чараларыгызны яклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Бүгенге көндә күп кешегә очны очка ялгап яшәргә туры килә. Кызганычка каршы, дөньядагы авырлыклар хәлне тагы да начарайта. Ни өчен?

  • Берәр җирдә бәла-каза килеп чыкканда, ризыкка, торакка бәяләр арта.

  • Кризислар эшсезлеккә һәм эш хакының кимүенә китерә.

  • Афәтләр аркасында кешеләр үз бизнесларын, йортларын һәм мал-мөлкәтен югалта, ә бу ярлылыкка китерә.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Акчаны акыллы тота белү кризисны кичереп чыгарга ярдәм итәргә мөмкин.

  • Онытмагыз: матди иминлек даими түгел; керемнәр, җыелган акча һәм мал-мөлкәт үз кыйммәтлеген югалта ала.

  • Бәхетне һәм гаиләдәге татулыкны акчага сатып алып булмый.

Нәрсә эшләп була?

Изге Язмаларда болай диелә: «Ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк» (1 Тимутигә 6:8).

Канәгать булу, булганына сөенеп, моннан артыгын теләмәүне аңлата. Матди хәлегез зыян күргәндә, булганына канәгать булу аеруча мөһим.

Моның өчен, тормышыбызга, бәлки, үзгәрешләрне кертергә кирәк булыр. Чөнки акчаны тота белмәсәк, матди хәлебез начараер гына.

НИЧЕК БИРЕШМӘСКӘ? Файдалы киңәшләр

Бәла-казалар вакытында бу гамәли адымнар сезгә яшәү чараларыгызны якларга булышыр

ЧЫГЫМНАРЫГЫЗНЫ КИМЕТЕГЕЗ

  • Олы яшьтәге хатын-кыз бакчада кишер җыя.

    Чыгымнарыгызны киметегез

    Берәр әйбер сезгә бик кирәк булмаса, аны сатып алуны кичектереп була. Мәсәлән, сез үзегезгә мондый сораулар бирә аласыз: «Машина миңа чыннан да кирәкме?» яисә «Мин үзем яшелчә үстерә аламмы?»

  • Берәр нәрсәне сатып алганчы, үзегездән сорагыз: «Мин моңа мохтаҗмы? Минем моңа акча җитәрме?»

  • Сез яшәгән җирдә социаль ярдәм чаралары оештырылган булса, аларны кулланыгыз.

«Без гаиләбез белән тормыш рәвешебезне яңадан карап чыгарга булдык. Нәтиҗәдә, без күп акча алган кайбер күңел ачуларны киметтек, ә кайберләреннән баш тарттык. Шулай ук без арзанрак ризыкны сатып ала башладык» (Гали).

БЮДЖЕТ ТӨЗЕГЕЗ

Хатын-кыз калькулятор ярдәмендә квитанциядәге саннарны исәпли.

Бюджет төзегез

Изге Язмаларда болай диелә: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә, ә ашык-пошык эшләүче һәркем ярлы булачак» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5). Бюджет төзү сезгә керем-чыгымнарны планлаштырырга булышачак.

  • Башта ай дәвамында көтелгән керемнәрнең исемлеген языгыз.

  • Аннары ай дәвамында булачак чыгымнарның исемлеген төзегез һәм нәрсәгә акча сарыф иткәнегезне тикшерегез.

  • Керемнәрне чыгымнарыгыз белән чагыштырыгыз һәм, бюджетыгыздан чыкмас өчен, нәрсәдән баш тартып яисә нәрсәне киметеп була икәнен билгеләгез.

«Һәр ай керем-чыгымнырабызны тикшереп, без көтелмәгән очракларга акча аерып куябыз һәм булачак чыгымнарны планлаштырабыз. Бу безгә артык борчылмаска булыша, чөнки без акча кая китәчәген беләбез» (Кәрим).

БУРЫЧ АЛМАГЫЗ / АКЧАНЫ САК ТОТЫГЫЗ

  • Әни үз кызына банкага акча салырга булыша.

    Бурыч алмагыз / акчаны сак тотыгыз

    Бурычлардан котылыр өчен, план корыгыз. Мөмкин булса, бөтенләй бурыч алмагыз. Моның урынына кирәк әйберне сатып алу өчен акча җыегыз.

  • Планлаштырылган һәм көтелмәгән чыгымнар өчен һәр ай күпмедер акча аерып куегыз.

ТЫРЫШЫП ЭШЛӘГЕЗ

Изге Язмаларда болай диелә: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

  • Балта остасы агач кисәгенә кадак кадаклый.

    Тырышып эшләгез

    Эшегезгә карата уңай караш саклагыз. Эшегез сезгә ошап бетмәсә дә, ул сезгә акча китерә.

  • Тырыш һәм ышанычлы эшче булыгыз. Бу сезгә эшегезне саклап калырга ярдәм итәр һәм, хәтта эшне югалтсагыз да, сезгә эш табу җиңелрәк булыр.

«Мин теләсә нинди эшкә тотынам, хәтта эш үзе я эш хакы миңа ошап бетмәсә дә. Мин эшне һәрвакыт намуслы, сыйфатлы, үзем өчен эшләгәндәй башкарырга тырышам» (Данис).

Эш эзләгәндә

  • Инициатива күрсәтегез. Хәтта вакансияләр тәкъдим итмәгән оешмаларга шалтыратыгыз. Дусларыгызга һәм туганнарыгызга эш эзләгәнегез турында әйтегез.

  • Чиктән тыш таләпчән булмагыз. Истә тотыгыз: һәр яктан ошаган эшне табу җиңел түгел.

Ата-ана бюджетлары буенча фикер алыша, аларның балалары ишегалдында уйный.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ. «Әзрәк акчага ничек яшәп була» дигән мәкаләне укыгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу