Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g22 № 1 10-12 б.
  • 3. Мөнәсәбәтләрегезне яклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 3. Мөнәсәбәтләрегезне яклагыз
  • Уяныгыз! 2022
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Яхшы дуслар сайлагыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Мәхәббәтсез дөньяда дуслыкны ныгыт
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Бу журналда
    Уяныгыз! 2022
  • Ата-аналар, балагызның йөрәгенә Йәһвәгә карата ярату салыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2022
g22 № 1 10-12 б.
Бәхетле олы-яшьтәге ир белән хатын кочаклашып тора.

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

3 | Мөнәсәбәтләрегезне яклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Тынычсыз дөньяда борчулар арткан саен, күп кешеләр, үзләре дә абайламыйча, бер-берсеннән ераклаша.

  • Кешеләр үз дусларыннан читләшә.

  • Ирле-хатынлылар арасында мөнәсәбәтләр суына.

  • Әти-әниләр үз балаларының борчуларына әз игътибар бирә я бөтенләй аларны игътибарсыз калдыра.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Дуслар аеруча авыр вакытларда безгә, физик һәм эмоциональ яктан сәламәт булыр өчен, бик кирәк.

  • Дөньядагы вакыйгалар аркасында туган стресс гаиләбездә көтелмәгән авырлыкларга китерергә мөмкин.

  • Борчулы яңалыклар балаларыбызны никадәр куркыта икәнен без хәтта абайлап бетермәскә мөмкин.

Нәрсә эшләп була?

Изге Язмаларда болай диелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Дустыбыз безгә ярдәм итә һәм гамәли киңәш бирә ала. Андый дусның барлыгын белү безгә авырлыкларны кичереп чыгарга көч өсти.

НИЧЕК БИРЕШМӘСКӘ? Файдалы киңәшләр

Бәла-казалар вакытында бу гамәли адымнар сезгә мөнәсәбәтләрегезне якларга булышыр

НИКАХЫГЫЗНЫ НЫГЫТЫГЫЗ

Бәхетле олы-яшьтәге ир белән хатын кочаклашып тора.

Никахыгызны ныгытыгыз

Изге Язмаларда болай диелә: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак... Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр» (Вәгазьче 4:9, 10). Ир белән хатын бер-берсенә каршы тормаска, ә бер самолет белән идарә итүче ике пилот кебек хезмәттәшлек итәргә тиеш.

  • Стресс аркасында тормыш иптәшегез белән начар мөгамәлә итмәгез. Сабырлык һәм аңлашучанлык зур әһәмияткә ия.

  • Ким дигәндә атнага бер тапкыр тормыш иптәшегез белән борчыган сорауларны уртага салып сөйләшегез. Бер-берегез белән түгел, ә авырлык белән көрәшегез.

  • Икегезгә дә ошаган эшләр белән шөгыльләнеп, бергә вакыт үткәрегез.

  • Тормышыгызда булган шатлыклы вакыйгаларны искә төшерегез. Мәсәлән, бергә туй фотоларын карап була.

«Ир белән хатын һәр сорау буенча бер фикердә булмаска мөмкин, ләкин бу аларның бергә хезмәттәшлек итә алмаганын аңлатмый. Алар, бер карарга килеп, бергә эш итеп, уңышлы була ала» (Дамир).

ДУСЛАРЫГЫЗ БЕЛӘН АРАЛАШЫГЫЗ

  • Төрле милләттәге хатын-кызлар бергә шатланып аралаша.

    Дусларыгыз белән аралашыгыз

    Дусларыгыздан ярдәм кабул итү белән генә чикләнмәгез. Үзегез дә аларга ярдәм итәр өчен юллар эзләгез. Башкаларны ныгытып, сез үзегезне дә ныгытырсыз.

  • Һәр көн берәр дустыгызның хәлләрен белешегез.

  • Сезнекенә охшаш авырлыкларны кичергән дусларыгыздан киңәш сорагыз.

«Авырлыклар, давыл сыман килеп, безгә аек фикер йөртергә комачаулый ала. Андый чакларда дусларыбыз безгә, белгәннәребезне искә төшереп, дөрес юнәлеш күрсәтер. Дуслар сезнең турында кайгырта һәм сезнең кайгыртуыгызны да сизә» (Наилә).

БАЛАЛАРЫГЫЗГА КАРАТА ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ

Ата-ана ике баласы белән бергә пирста табигатькә сокланып утыра.

Балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз

Изге Язмаларда болай диелә: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ярсырга исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19). Башта балаларыгыз сезгә үз куркуларын һәм борчуларын сөйләргә теләмәстер. Ләкин сабырлык белән тыңлап, сез аларга үз хисләрен белдерергә булышырсыз.

  • Балаларыгыз сезгә үз хисләрен сөйли алсын өчен, уңай шартлар булдырыгыз. Кайбер балаларга әти-әнисе белән кара-каршы утырып аралашу авыр булырга мөмкин, ә мәсәлән, машинада барганда я урамда йөргәндә, алар үзләрен иркенрәк хис итә һәм теләбрәк сөйләшә.

  • Балаларыгыз начар яңалыкларны чиктән тыш күп карамасын өчен, игътибарлы булыгыз.

  • Алар сезнең гаилә иминлеге өчен ясаган адымнарыгызны күрсен.

  • Гаиләгез белән афәт вакытында ничек эш итәчәгегез турында уйланыгыз һәм репетиция ясагыз.

«Балаларыгыз белән сөйләшегез һәм аларны үз хисләрен белдерергә дәртләндерегез. Алар үз куркуларын, борчуларын һәм канәгатьсезлеген яшерергә мөмкин. Үзегезнең дә андый хисләр белән көрәшкәнегезне һәм аларны ничек җиңгәнегезне сөйләгез» (Бану).

«Гаиләгез бәхетле була ала» дигән видеороликтан кадр. Бәхетле пар кулга-кул тотынышып бара.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ. «Гаиләгез бәхетле була ала» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу