Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g23 № 1 3-5 б.
  • Төче су

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Төче су
  • Уяныгыз! 2023
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Төче суга нәрсә яный?
  • Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле
  • Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?
  • Изге Язмалар өмет бирә
  • Мәңгелек тормышка ага торган чишмә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Уяныгыз! 2023
g23 № 1 3-5 б.
Хатын-кыз чишмәдән учлары белән чумырып су ала.

ПЛАНЕТАБЫЗ ИСӘН КАЛЫРМЫ?

ТӨЧЕ СУ

ҖИРДӘГЕ тормыш сусыз, аеруча төче сусыз, мөмкин түгел. Һәрбер тере организм күбесенчә судан тора. Күлләр, елгалар, сазлыклар һәм җир асты сулары кешеләрне һәм хайваннарны эчә торган су белән тәэмин итә, шулай ук басуларыбызны сугарырга мөмкинлек бирә.

Төче суга нәрсә яный?

Җир өслегенең күпчелек өлеше су белән капланган. Ләкин Бөтендөнья метеорология оешмасының отчеты буенча, планетабыздагы суның 0,5% гына эчәргә яраклы. Андый күләмдәге су җирдәге тормыш өчен җитәрлек, әмма климатның үзгәрүе һәм суны куллануның арта баруы аркасында ул әзәя һәм пычрана. Галимнәр әйтүенчә, 30 елдан соң биш миллиард кешегә эчәр өчен төче су җитәрлек күләмдә булмаска мөмкин.

Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле

Планетабыздагы табигый процесслар ярдәмендә җирдә су һәрвакыт җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Кояш, туфрак һәм су асты дөньясы, бергә эш итеп, суны чистарта. Әйе, планетабыз үз-үзен тергезергә сәләте белән барлыкка китерелгән. Моңа кайбер дәлилләрне карап чыгыйк.

  • Пычранган су, туфрак аша үтеп, күп кенә пычраткыч матдәләрдән чистарына. Сазлыкларда үскән кайбер үсемлекләр суда булган азот, фосфор һәм пестицидларны юк итә.

  • Галимнәр пычрак суны чистарта торган физик һәм биологик процессларны ачкан. Мәсәлән, суны пычратучы органик матдәләр агымсуда таркала һәм бактерияләр аларны юк итә.

  • Төче судагы моллюсклар һәм мидияләр суга эләккән зыянлы химик матдәләрне нибары берничә көн эчендә юк итә ала. Алар моны су чистарту станцияләреннән дә сыйфатлырак эшли.

  • Су әйләнеше ярдәмендә җирдә һәрвакыт су бар. Бу һәм башка табигый процесслар суны атмосферадан читкә таралуыннан һәм башкача юкка чыгуыннан саклый.

    СЕЗ БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ?

    Туфрак — табигый су фильтры

    Пычранган су, туфрак аша үткәндә, металлардан, агулы химикатлардан, органик калдыклардан һәм башка пычраткыч матдәләрдән чистарына. Шуңа күрә, туфрак аша үтеп, җир астында җыелган сулар эчәр өчен яраклы булырга мөмкин. Бу процесс ничек бара?

    Туфракның аркылы кисеме: җир өсте сулары, туфрак белән балчык катламнары аша, ташлар аша үтеп, чистара һәм җир астында җыела.

    Су механик рәвештә чистарына

    Ком һәм таш бөртекләре суны механик рәвештә чистарта. Алар аша үткәндә, пычраткыч матдәләр иләктә тоткарлангандай тоткарланып кала.

    Су биологик фильтр аша үтеп чистарына

    Туфрактагы микроорганизмнар кеше өчен агулы булган матдәләрне нейтральләштерә, ә кайбер бактерияләр агулы майларны хәтта углекислый газ белән суга тарката ала.

    Су химик рәвештә чистарына

    Туфракта электр зарядлы кисәкчекләр бар. Туфрактагы плюс зарядлы кисәкчекләр судагы минус зарядлы агулы химик матдәләрне эләктереп ала, ә минус зарядлы кисәкчекләр плюс зарядлы агулы химик матдәләрне эләктерә. Мәсәлән, балчыктагы минус зарядлы кисәкчекләр суда булган плюс зарядлы зыянлы аммоний кисәкчекләрен эләктереп ала һәм суны чистарта.

Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?

Коллаж: 1. Ир-ат, машинадан май акмасын өчен, аны ремонтлап куя. Май җиргә акмасын өчен, ул махсус аслыкны куллана. 2. Ир-ат агулы матдәләрдән калган буш савытларны утилизация үзәгенә тапшыра.

Машинадан җиргә май акмасын өчен, аны ремонтлап, агулы матдәләрне дөрес утилизацияләп, су чыганакларын чиста килеш саклап була

Белгечләр, мөмкин булганча, суны сак тотарга, мае акмасын өчен, транспорт чараларын вакытында ремонтларга һәм кулланылмаган даруларны канализациягә түкмәскә киңәш итә.

Инженерлар, тозлы суны төчеләндерер өчен, төрле ысуллар уйлап чыгарган. Аларның максаты — эчәргә яраклы суның күләмен арттыру.

Ләкин бу куелган тырышлыклар гына җитәрлек түгел. Чөнки, тозлы суны төчеләндерү ысуллары күп акча һәм энергия таләп иткәнгә, аларны зур масштабта кулланып булмый. Берләшкән Милләтләр Оешмасының суны саклау турындагы 2021 елгы отчетында да болай диелгән: «Бөтен дөньяда хәлне яхшыртыр өчен, хәзерге тырышлыкларны икеләтә арттырырга кирәк».

Изге Язмалар өмет бирә

Ходай «су тамчыларын күтәрә, алар томаннан оеша да яңгыр булып болытлардан ява, кешеләр өстенә коела» (Әюп 36:26—28).

Суны саклар өчен, Аллаһы табигый процесслар булдырган (Вәгазьче 1:7).

Уйлап карагыз: әгәр дә Аллаһы суны чистарта торган процессларны уйлап чыгарган икән, әллә ул суга китерелгән зыянны юк итә алмасмы? 15 нче биттәге «Планетабыз исән калачак» дигән мәкаләне карагыз.

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

Зурайтып күрсәтелгән су молекулалары.

Суның уникаль үзлекләре ярдәмендә җирдә тормыш мөмкин. jw.org сайтыннан «Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә. Су» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу