Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g23 № 1 15 б.
  • Планетабыз исән калачак

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Планетабыз исән калачак
  • Уяныгыз! 2023
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бу журналда
    Уяныгыз! 2023
  • Җирнең киләчәге бармы?
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Җир юк ителәчәкме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Җирне кем коткарыр?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2023
g23 № 1 15 б.
Урман һәм таулар белән уратып алынган матур күл.

Oleh_Slobodeniuk/E+ via Getty Images

Планетабыз исән калачак

«Җир без уйлаганнан чыдамрак икән».

Климатның үзгәрүен күзәтүче халыкара тикшерүчеләр төркеме шундый нәтиҗәгә килгән. Әйе, Аллаһы, кешеләрне кайгыртканга, табигый процессларны барлыкка китергән, шуңа күрә планетабыз үз-үзен тергезә ала.

Шулай да кешеләрнең җиргә никадәр зур зыян китергәнен исәпкә алсак, табигый процессларның булуы гына җитәрлек түгел. Аллаһы, планетабыз исән калсын өчен, чара күрәчәк. Ни өчен без моңа ышана алабыз?

Рамкада китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләр сезне җирнең исән калачагына һәм хәтта гөрләп чәчәк атачагына ышандырыр.

  • Планетабызны Кодрәтле Аллаһы барлыкка китергән. «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Яратылыш 1:1).

  • Планетабызның Хуҗасы — Йәһвә Аллаһы. «Җир һәм җир йөзендәге бар нәрсә, җир һәм анда яшәүчеләр — Йәһвәнекеa» (Зәбур 24:1).

  • Аллаһы планетабызны нык урнаштырган. «Ул җирне нигезләренә нык урнаштырган, җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас» (Зәбур 104:5).

  • Аллаһы планетабызны анда тормыш һәрвакыт чәчәк атсын өчен барлыкка китергән. «Хак Аллаһы, җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы, аны юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишагыя 45:18).

  • Аллаһы кешеләр җирдә мәңге яшәячәк дип вәгъдә итә. «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

Кешеләр җирдә, аңа зыян китермичә дә, Аллаһы барлыкка китергән табигый процесслар ярдәмендә шатланып яши ала. Изге Язмалардагы пәйгамбәрләрлекләр буенча, Йәһвә Аллаһы билгеләнгән вакытта планетабызга зыян китерүче кешеләрне юк итәчәк (Ачылыш 11:18).

Ул вакытта Аллаһы җирне гүзәл оҗмахка әйләндерәчәк һәм, кулын ачып, «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәк» (Зәбур 145:16).

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу