Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g23 № 1 9-11 б.
  • Урманнар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Урманнар
  • Уяныгыз! 2023
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Урманнарга нәрсә яный?
  • Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле
  • Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?
  • Изге Язмалар өмет бирә
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2023
Уяныгыз! 2023
g23 № 1 9-11 б.
Хатын-кыз тропик урманда асылмалы күпердән бара.

ПЛАНЕТАБЫЗ ИСӘН КАЛЫРМЫ?

УРМАННАР

УРМАННАРНЫ планетабызның «үпкәләре» дип атыйлар һәм һич тә юкка түгел. Агачлар кеше өчен зыянлы булган углекислый газны йота һәм без сулый торган һаваның мөһим компоненты булган кислородны бүлеп чыгара. Җир йөзендәге үсемлекләрнең һәм хайваннарның 80 проценты урманнарда яши. Урманнар булмаса, яшәү мөмкинлеге булмас иде.

Урманнарга нәрсә яный?

Җирне авыл хуҗалыгында куллану максаты белән һәр ел миллиардлаган агачлар киселә. 1940 елларның ахырыннан алып хәзерге вакытка кадәр бөтен дөнья буенча тропик урманнарның яртысы юк ителгән.

Урманнар юк ителгәндә, андагы бар үсемлекләр һәм хайваннар да юк ителә.

Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле

Киселгәннән соң, кайбер урманнар кабат үскән һәм хәтта территорияләре киңәйгән. Экологлар урмансыз калган җирләрнең никадәр тиз тергезелә алуына һәм шул җирдә яңадан матур куе урман үсеп чыга алуына бик гаҗәпләнгән. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

  • Тикшерүчеләр урманнардан чистартылган, ә аннары кулланылмыйча ташлап калдырылган җирләрне күзәткән. Алар Америкадагы һәм Көнбатыш Африкадагы 2 200 андый участокны тикшергән һәм шул туфракта якынча ун елдан соң кабат урман үсә башлаганын ачыклаган.

  • Бер фәнни журналда әйтелгәнчә, бар агачлары киселгән урман территориясендә яңадан агачлар үсеп чыксын һәм бөтен тереклек тулысынча торгызылсын өчен, якынча 100 ел кирәк («Science»).

  • Күптән түгел Бразилиядәге галимнәр кеше утырткан һәм үзеннән-үзе үсеп чыккан урманның кайсысы тизрәк үскәнен чагыштырган.

  • Бу тикшерү турында бер журналда мондый нәтиҗә язылган: «Бәхеткә каршы, агачларны утырту кирәк тә булмаган. Нибары биш елдан соң, бу җирләрдә агачларның бар элекке төрләре үскән» («National Geographic»).

    СЕЗ БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ?

    Урманнарның тергезелүе

    Рәсемдә урманнан чистартылган һәм ташлап калдырылган җир күрсәтелгән. 10 елдан соң урман туфрагы үз хәленә кайта. 100 я күбрәк елдан соң урман тулысынча үсеп чыгар дип көтелә.

    Авыл хуҗалыгы өчен урманнардан чистартылган, ә аннары ташлап калдырылган урыннарда, кеше агачлар утыртмаса да, урманнар кабат үсә башлый. Башка сәбәпләр аркасында юк ителгән урманнар турында да шуны ук әйтеп була.

Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?

Бөтен дөнья буенча белгечләр, урманнарны яклар өчен һәм зыян күргән урманнарны торгызыр өчен, күп тырышлык куя. Нәтиҗәдә, Берләшкән Милләтләр Оешмасының бер отчеты буенча, соңгы 25 ел эчендә «урман кисү 50 процентка кимегән».

Ләкин урманнарны саклар өчен куйган тырышлыклар җитәрлек түгел. Бер оешманың отчеты буенча, соңгы берничә ел дәвамында тропик урманнарның юк ителүе үзгәрешсез кала (Global Forest Watch).

Кайбер оешмалар, хөкүмәтнең рөхсәтеннән башка агачларны кисеп, миллиардлаган доллар табыш ала. Аларның комсызлыгы тропик урманнарның юк ителүенең төп сәбәбе булып тора.

Урманчы урмандагы агачларны тикшереп йөри.

Урман хуҗалыгы оешмалары агачларны кисү күләмен контрольдә тота һәм яңаларны утырта

Изге Язмалар өмет бирә

«Йәһвәa Аллаһы җирдә карап торышка матур һәм тәмле җимеш бирә торган төрле-төрле агачлар... үстерде» (Яратылыш 2:9).

Аллаһы, урманнар кешегә һәрвакыт файда китерсен өчен, аларны киселгәч яңадан үсеп чыгу сәләте белән барлыкка китергән һәм урманнарның искиткеч экосистемасының сакланып калуын тели.

Аллаһы кешеләрнең җир ресурсларын дөрес кулланмавы аркасында планетабызның һәм андагы тормышның юк ителүен рөхсәт итмәячәк. 15 нче биттәге «Планетабыз исән калачак» дигән мәкаләне карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

Ирле-хатынлы пар җирдәге оҗмахка шатлана.

Кешеләрнең җир ресурсларын дөрес кулланмавы планетабызның һәлак ителүенә китермәячәген без кайдан беләбез? jw.org сайтыннан «Ни өчен Аллаһы Җирне барлыкка китергән?» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу