Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 12 хикәя
  • Кешеләр биек манара төзи

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кешеләр биек манара төзи
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бабыл манарасы
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Телләр башлангычы һәм Бабил манарасы
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 12 хикәя
Төзүчеләр төрле телдә сөйләшә һәм бер-берсен бүтән аңламый башлый

УНИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кешеләр биек манара төзи

КҮП еллар узган. Нух улларының бик күп балалары туган. Алар үсеп җиткән һәм үзләре дә балалар тапкан. Тиздән җирдә күп кеше яши башлаган.

Шул кешеләрнең берсе Нух оныгының улы Нәмруд булган. Ул явыз кеше булган: ул хайваннарны һәм кешеләрне үтергән. Ул үзен шулай ук барлык кешеләр өстеннән патша итеп куйган. Аллаһы Нәмрудны яратмаган.

Бабыл манарасы

Ул вакытта бар кешеләр дә бер телдә сөйләшкән. Нәмруд, кешеләр белән идарә итәр өчен, аларның бер урында яшәүләрен теләгән. Ул нәрсә эшләгән? Син беләсеңме? Ул кешеләргә шәһәр һәм шәһәрдә биек манара төзергә кушкан. Рәсемгә күз сал: алар кирпеч ясый. Күрәсеңме?

Йәһвә Аллаһыга аларның бу эшләре ошамаган. Ул кешеләрнең, таралышып, бөтен җир йөзендә яшәүләрен теләгән. Әмма кешеләр болай дигән: «Әйдәгез шәһәр һәм башы күкләргә тиярдәй биек манара төзик. Үзебезне данлыклы итик!» Кешеләр Аллаһыны түгел, ә үзләрен данларга теләгән.

Шуңа күрә Аллаһы кешеләрнең бу эшен туктаткан. Беләсеңме, ничек итеп? Кинәт кешеләр төрле телләрдә сөйләшә башлаган. Моны Аллаһы эшләгән. Төзүчеләр бер-берсен аңламый башлаганнар. Шуңа күрә аларның шәһәре Бабыл дип атала башлаган. Бабыл «буташтыру» дигәнне аңлата.

Һәм кешеләр Бабылдан күченә башлаган. Бер телдә сөйләшүче кешеләр җирнең башка урыннарына китеп, анда бергә яши башлаганнар.

Яратылыш 10:1, 8—10; 11:1—9.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу