Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 17 хикәя
  • Бер-берсенә охшамаган игезәкләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бер-берсенә охшамаган игезәкләр
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ягъкуб мирас ала
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ягъкуб белән Исау татулаша
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Акыллы эш итеп мирасыгызны кадерләгез
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Рабига — Аллаһының тугры һәм ашкынучан хезмәтчесе
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 17 хикәя
Яшь Ягъкубның күңеле сарыкларга тартыла

УНҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бер-берсенә охшамаган игезәкләр

БУ ИКЕ малай бер-берсенә охшамаган, шулай бит? Аларның исемнәрен беләсеңме? Җәя белән ук тоткан малайның исеме Исав, ә сарыклар караучы малайның исеме Ягъкуб.

Яшь Исав җәясен кулга алып укны мишеньгә төзә

Исав белән Ягъкуб — бу Исхак белән Ребеканың игезәк малайлары. Исхак Исавны ныграк ярата, чөнки ул яхшы аучы һәм өйгә ашарга ризык алып кайта. Әмма Ребека Ягъкубны ныграк ярата, чөнки ул юаш, тыныч малай.

Ул вакытта аларның бабалары Ибраһим әле исән булган, һәм Ягъкуб аның Йәһвә турында сөйләгәннәрен тыңларга яраткандыр. Ибраһим 175 яшендә үлгән, ул чакта игезәкләргә 15 яшь булган.

40 яшендә Исав Кәнган җирләрендә яшәүче ике хатын-кызга өйләнгән. Бу Исхак белән Ребеканы бик нык күңелсезләндергән, чөнки бу хатыннар Йәһвәгә гыйбадәт кылучы булмаган.

Шуннан соң бер вакыйга аркасында Исавның үз абыйсы Ягъкубка бик нык ачуы чыккан. Бер көн Исхак үзенең олы улына фатиха бирергә җыена. Исав Ягъкубтан олырак, шуңа күрә ул фатиханы алырга өметләнә. Ләкин инде элегрәк Исав үзенең фатиха алырга хокукын Ягъкубка саткан булган. Шулай ук алар туган вакытта Аллаһы фатиханы Ягъкуб алачак дип әйткән булган. Нәкъ шулай булган да: Исхак фатиханы Ягъкубка биргән.

Соңрак Исав моның турында белә һәм аның Ягъкубка ачуы чыга, ул хәтта аны үтерергә тели. Ребека, моның турында ишеткәч, бик нык борчыла һәм үз ире Исхакка: «Ягъкуб та Кәнган кызларыннан хатын алса, түзеп булмас»,— ди.

Шуңа күрә Исхак улын Ягъкубны чакырып алган да болай дигән: «Кәнган кызларыннан хатын алма. Ә Харранга, Бетуил бабаң йортына бар. Аның улы Лабан кызларының берсен үзеңә хатын итеп ал».

Ягъкуб, әтисенең сүзен тыңлап, үзенең туганнары яшәгән ерак Харранга юлга чыккан.

Яратылыш 25:5—11, 20—34; 26:34, 35; 27:1—46; 28:1—5; Еврейләргә 12:16, 17.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу