Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 12 хикәя 34 б.
  • Ягъкуб мирас ала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ягъкуб мирас ала
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бер-берсенә охшамаган игезәкләр
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Акыллы эш итеп мирасыгызны кадерләгез
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Ягъкуб белән Исау татулаша
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йәһвә — «Тынычлык Аллаһысы»
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 12 хикәя 34 б.
Ягъкуб Исаудан беренче угылга тиешле хокукны бер касә ашка сатып ала

УНИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб мирас ала

Исхак белән Рабига игезәк малайлары Ягъкуб һәм Исау белән утыра

Исхакка 40 яшь булганда, ул Рабига исемле кызга өйләнгән. Исхак аны бик нык яраткан. Вакыт узу белән, аларның ике игезәк малае туган.

Олы малайларының исеме — Иса́у, ә кечесенеке Ягъкуб булган. Иса́у яхшы аучы булган. Ул — кырда булырга, ә Ягъкуб өйдә булырга яраткан.

Ул көннәрдә, әти кеше үлгәндә, җирнең һәм акчаның иң зур өлеше олы улына бирелгән булган. Бу мирас дип аталган. Исхакның гаиләсендә мирас шулай ук Йәһвәнең Ибраһимга әйткән вәгъдәләре белән дә бәйле булган. Исауны́ бу вәгъдәләр әллә ни кызыксындырмаган, ә Ягъкуб аларны мөһим дип санаган.

Ягъкуб белән Исау

Бер көнне Иса́у аудан бик арып кайткан. Ул Ягъкуб пешергән ашның тәмле исен сизеп алган. Шунда Иса́у аңа: «Үлеп ашыйсым килә! Тизрәк ашарга бир әле!» — дигән. Ягъкуб аңа болай дип җавап биргән: «Ярый, әмма башта мирасың минеке булачак дип вәгъдә ит». «Мирасымның ни файдасы бар? — дигән Иса́у.— Ул синеке булсын. Минем ашыйсым килә». Син ничек уйлыйсың, Иса́у дөрес эшләгәнме? Юк. Ул бик мөһим нәрсәне бер касә ризыкка алмаштырган.

Исхак картайгач, олы улына фатиха бирергә вакыт җиткән. Әмма Рабига бу фатиханы кече улы Ягъкубка алырга булышкан. Моның турында белгәч, Иса́у бик ярсыган һәм энесен үтерергә булган. Исхак белән Рабига, Ягъкубны якларга теләп, аңа болай дигән: «Әниеңнең абыйсы Лаба́н янына бар да, Исауны́ң ачуы басылганчы, шунда яшә». Ягъкуб, әти-әнисенең киңәшенә колак салып, котылып калган.

«Кеше бөтен дөньяны үзенеке итеп тә, җанын югалтса, аңа ни файда? Әйе, кеше үзендә булган бар нәрсәсен бирсә дә, җанын саклап кала алырмы?» (Марк 8:36, 37)

Сораулар: Иса́у нинди кеше булган? Ягъкуб нинди кеше булган? Ни өчен Иса́у урынына фатиханы Ягъкуб алган?

Яратылыш 25:20—34; 27:1—28:5; Еврейләргә 12:16, 17

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу