Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 18 хикәя
  • Ягъкуб Харранга бара

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ягъкуб Харранга бара
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ягъкубның зур гаиләсе
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Көтелмәгән авырлыклар ябырылганда, Йәһвә ярдәм итәчәк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Ягъкуб белән Исау татулаша
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 18 хикәя
Ягъкуб Харрандагы кешеләрне Лабан һәм аның кызы Рахәлә турында сораштыра

УНСИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб Харранга бара

ЯГЪКУБ кемнәр белән сөйләшеп тора? Син беләсеңме? Ул күп көннәр юлда булганнан соң, бу кешеләрне кое янында очраткан. Алар сарык көтүчеләре. Ягъкуб алардан: «Сез кайсы яктан?» — дип сораган.

«Харраннан»,— дигән алар.

«Лабанны беләсезме?» — дип сораган Ягъкуб.

«Беләбез,— дип җавап биргән алар.— Кара, әнә сарык көтүе белән аның кызы Рахилә килә». Еракта Рахиләне күрәсеңме?

Рахилә әтисенең көтүен көтә

Ягъкуб сарык көтүен су эчертергә алып килүче Рахиләне күргәч, кое авызыннан ташны алып куя. Бу Лабанның көтүе. Шуннан соң ул Рахиләне үбә һәм үзе турында сөйли. Рахилә дулкынланып, өенә кайта һәм барысын да әтисе Лабанга сөйләп бирә.

Ягъкуб Лабан йортында туктый һәм Лабан моңа бик шатлана. Ягъкуб Лабаннан Рахиләне үзенә хатын итеп бирүен үтенгәч, ул шулай ук шатлана. Әмма ул аның Рахилә өчен җиде ел басуда эшләвен таләп итә. Ягъкуб Рахиләне яратканга ризалаша. Әмма туй вакыты җиткәч, нәрсә булганын беләсеңме?

Лабан Ягъкубка Рахилә урынына үзенең олы кызы Лияне бирә. Ягъкуб Лабанга тагы җиде ел эшләргә ризалашкач, Лабан аңа Рахиләне дә хатын итеп бирә. Ул вакытта Аллаһы ир-атларга берничә хатын алырга рөхсәт иткән. Әмма безнең көннәрдә, Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, ирнең бер генә хатыны булырга тиеш.

Яратылыш 29:1—30.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу