Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 19 хикәя
  • Ягъкубның зур гаиләсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ягъкубның зур гаиләсе
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ягъкуб Харранга бара
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ягъкуб белән Исау татулаша
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Яратылыш эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Яратылыш эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 19 хикәя
Ягъкуб һәм аның уллары

УНТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ягъкубның зур гаиләсе

РӘСЕМДӘГЕ зур гаиләне күрәсеңме? Бу — Ягъкубның 12 улы. Аның кызлары да бар. Ягъкуб балаларының исемнәрен беләсеңме? Әйдә аларның кайберләре белән танышыйк.

Лиядән Рубин, Шәмгун, Леви һәм Яһүд туган. Рахилә, үзенең баласы булмаганга, бик кайгырган. Шуңа күрә ул Ягъкубка үзенең асравы Билһаны биргән, һәм аңардан Дан һәм Нафтали исемле ике угыл туган. Лия дә үзенең асравы Зилфәне Ягъкубка биргән, һәм аңардан Гадь һәм Ашир туган. Шуннан соң Лиянең Исасхар һәм Зәбулун исемле тагы ике улы туган.

Ахыр чиктә Рахилә дә бала тапкан. Ул аңа Йосыф дип исем кушкан. Соңрак без Йосыф турында күбрәк белербез, чөнки ул бик күренекле кеше булачак. Шулай итеп, Ягъкуб Рахиләнең әтисе Лабан йортында яшәгәндә, аның 11 улы туган.

Ягъкубның кызлары да булган, әмма Изге Язмаларда аларның берсе генә — Динә генә искә алына.

Бер көн Ягъкуб Лабаннан аерылып, Кәнганга кайтырга җыена. Ул үзенең зур гаиләсен, шулай ук зур сарык көтүләрен һәм башка малларын җыя да ерак юлга чыга.

Ягъкуб гаиләсе белән Кәнганга кайтып, бераз вакыт үткәч, Рахиләнең тагы бер улы туа. Бу хәл юлда була. Рахилә бик нык газап чигә һәм, ахыр чиктә, бала тапканда үлә. Аның баласы исән кала, һәм Ягъкуб аңа Ибнеямин дип исем куша.

Безгә Ягъкубның 12 улының исемнәрен хәтердә сакларга кирәк, чөнки бар Исраил халкы алардан барлыкка килгән. Әйе, Исраилнең 12 буынына Ягъкубның 10 улының һәм Йосыфның 2 улының исемнәре бирелгән. Исхак Ягъкубның уллары туганнан соң әле бик озак яшәгән, һәм ул шулкадәр күп оныклары булуына бик шатлангандыр. Әйдә хәзер аның Динә исемле оныгы белән нәрсә булганын карап чыгыйк.

Яратылыш 29:32—35; 30:1—26; 35:16—19; 37:35.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу